Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихы: республиканың беренче юбилееннан уникаль фотокадрлар

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында Татарстан Республикасының беренче юбилееннан – 1995 елның 30 августыннан уникаль фотокадрлар белән таныштыра.

news_top_970_100
Татарстан тарихы: республиканың беренче юбилееннан уникаль фотокадрлар

1995 елда республика үзенең беренче юбилеен билгеләп үтә. Чаралар дүрт мәйданчыкта – Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында, Кабан күлендә, Казан стадионы һәм ипподромында үтә. Бәйрәмгә ул вакытта Россия Федерациясенең премьер-министры булган Виктор Черномырдин килә.

(Виктор Черномырдин (1938-2010) – Совет һәм Россия дәүләт эшлеклесе, Россия Федерациясе Министрлар Советы һәм Хөкүмәте рәисе, РФ Президенты вазифаларын башкаручы, Россиянең Украинадагы илчесе. 2009 елның 11 июненнән алып гомеренең азагына кадәр – Россия Президенты киңәшчесе, Президентның БДБ илләре-катнашучылары белән икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча махсус вәкиле).

Виктор Черномырдин Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән

30 августта Татарстан Республикасы халкы үз дәүләтчелеге – республика барлыкка килү көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда республика Югары Советы Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә.

Татар халкы тарихы катлаулы да, каршылыклы да. Татарстан җирлегендәге беренче дәүләт - Идел буе Болгары. Ул Хазар каганаты белән көрәш алып бара, монгол яуларына каршы тора. Соңыннан бу җирләр Алтын Урданың бер өлешенә әйләнә. 15 гасырда Казан ханлыгы барлыкка килгәч, Мәскәү дәүләте белән каршылык бара. 1552 елда Иван IV Казанны яулый һәм бу җирләрне Рус патшалыгы составына кертә.

Россия составында хәзерге Татарстан башта Казан патшалыгы, соңрак Казан губернасы дип атала. Территориянең үзидарәсе булмый: төбәк башлыгы дәүләт хакимияте билгеләгән губернатор була. 1917 елгы революциягә кадәр бу җирләр беркайчан да Татарстан дип аталмый. 

1920 елның 27 маенда РСФСР составында Татарстан АССР оешу турындагы декрет имзалана.

1990 елның 30 августында төбәк Татар Совет Социалистик Республикасы статусын ала. СССР таркалганнан соң Татарстан Республикасы (бу исемне ул 1992 елда ала) Дәүләт составыннан чыкмый, ә Россия Федерациясе субъекты буларак эшләвен дәвам итә.

Беренче тапкыр республика оешу бәйрәмен 1991 елда билгеләп үтәләр. Бу хакта бер көн алдан – 29 августта игълан итәләр һәм республика оешу көнен ял көне итеп билгеләргә карар кылалар. Шунысы игътибарга лаек, бу датага шулай ук республика башкаласы Казанның туган көнен бәйрәм итү дә багышлана.

Бүген Татарстан Республикасы көне – бөтенхалык бәйрәме. Бу көнне республика Президенты гадәттәгечә гражданнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Төбәкнең шәһәр һәм авыллары тантаналы төс ала. Татарстан халкы, нинди милләттән булуына карамастан, урам бәйрәмнәренә чыга һәм массакүләм чараларда катнаша. Шәһәрләрдәге тантаналар кичке бәйрәм салюты белән тәмамлана. Шәһәрләрнең кафе һәм рестораннарында озын тарихлары дәвамында үз уникальлекләрен югалтмаган татар ашларының милли ризыклары тәкъдим ителә. Милли ашларның рецептларын халык, буыннан-буынга тапшырып, кадерләп саклый.

Татарстан Республикасы көне, башка рәсми бәйрәмнәр кебек үк, 1992 елда республика Югары Советы тарафыннан кабул ителгән “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм башка истәлекле даталар турында” Татарстан законы белән билгеләнгән.

Ел саен башкалада Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәрендә зур күңел ачу программасы әзерләнә. Ел саен оештыручылар “Бәйрәм төрле буын кешеләренә кызыклы һәм күңелле булачак” дип ышандыра.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәмнәребезнең иң әһәмиятлесе – Республика көне уңаеннан тәбрик итәм.

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек иҗтимагый тормышка тагын да җанлану, аерым бер күтәренкелек өстәде. Татарстанның үткәне мисалында кешеләрнең үз алларына ачык һәм күркәм максатлар куеп берләшүе, аларның хезмәте икътисади үсеш, тормышны яхшырту, иҗтимагый яшәешнең мөһим нигезен тәшкил иткән бай мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү өчен шартлар тудыруын ачык күрергә була.

Күпмилләтле Татарстан иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап, алга баруын дәвам итә. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясенең тыныч шартларда баруы шуңа дәлил булып тора. Республиканың киләчәк үсешен законнар нигезендә тәэмин итә алырдай көчле депутатлар корпусы сайланачагы шик тудырмый.

Россия Федерациясенең алдынгы субъектларыннан берсе буларак, Татарстан ил җитәкчелегенең даими ярдәмен тоеп яши. Төбәкләр белән хезмәттәшлектә без Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2018 елгы май указында куелган стратегик бурычларны үтәү юнәлешендә тырышып эшлибез.

Казанда берничә көн элек тәмамланган WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионаты республиканың инфраструктура һәм кадрлар белән бәйле зур мөмкинлекләргә ия булуын күрсәтте. Татарстанга федераль үзәк һәм халыкара оешмалар тарафыннан күрсәтелгән ышаныч инвестицияләр кертергә теләүчеләрнең республика белән кызыксынуын арттыру, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту эшенә бәрәкәтле этәргеч бирә.

Республикада гамәлгә ашырыла торган программалар гражданнар өчен заманча торакта, уңай тирәлектә яшәү, сыйфатлы медицина ярдәме һәм яхшы белем алу, гаилә төзү, балалар үстерү һәм тәрбияләү мөмкинлеген, өлкәннәрнең имин һәм мул тормышын тәэмин итүне максат итеп куя.

Кадерле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы үз бәйрәмен җәмгыятьтәге күтәренке рух һәм киләчәккә якты өметләр белән каршы ала.

Республиканың Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, шәхсән үз исемемнән сезгә Татарстаныбыз һәм Россия Федерациясе мәнфәгатьләрендә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм, исәнлек-саулык, тынычлык һәм бәхет телим.

Республика көне котлы булсын!


1992 ел. Татарстан дәүләт суверенитетын игълан итү. “На Волге широкой” киножурналыннан өзек


30 августта булачак күңел ачу чаралары программасы:

11:00 Горький исемендәге паркта “Иске парк хәзинәләре” балалар бәйрәме узачак. Программада: 8 тематик уен зонасы, интерактив һәм конкурслар, җиңел атлетика кроссы, шахмат турниры, яраткан мультфильм геройларыннан күңел ачу программасы һәм башкалар
12:00 Казан Кремлендә Tat Cult шәһәр мәдәният һәм сәнгать фестивале узачак. Бәйрәм кунакларын кино күрсәтү һәм театр чыгышлары, интерактив арт-объектлар һәм яшь рәссамнарның махсус проектлары көтә. Фестивальнең хедлайнерлары – Аигел, Зөлфия Камалова, Альберт Нурминский һәм башкалар
12:00 Иске Татар бистәсендә “Жизнелюб” проектында катнашучылар концерт куячак, “Э-Моция” студиясе артистлары “Ачык йөрәкләр шәһәре” театраль перфомансын күрсәтәчәк һәм “Казан солгесе” халык җыр-бию сәнгате фестивале узачак
12:00 “Ак чәчәкләр” бульварында балалар бәйрәме узачак. Кунакларны “Төп геройлар” балалар фестивалендә катнашучылар белән концерт һәм күңел ачу программасы, шулай ук җырчы Динә Гарипова һәм телетапшырулар алып баручы Юлия Барановскаяның чыгышлары көтә
12:00 Меңьеллык мәйданында “Kazan city racing” автомотошоу башланачак. Программада Harley-Davidson клубының 50 мотоциклчысыннан колонналар йөрүе, “КАМАЗ-Мастер” командасыннан махсус тамаша программасы һәм башкалар бар
13:00 Камал театры янында “Наше время – Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестивале узачак. Биредә 15:00 сәгатьтә “Уйнагыз, гармуннар” халык иҗаты фестивале үтәчәк
13:30 Казан ипподромында ат спорты бәйрәме башланачак. Программада – Татарстан Республикасы Президенты һәм Казан Мэриясе призына кызыклы ат чабышлары һәм узышлар, матур концерт программасы һәм кыйммәтле бүләкләр уйнату
17:00 “Казан” гаилә үзәге янында зур бәйрәм концерт программасы башланачак, Feduk, Pompeya һәм “Рондо” төркемнәре, Лэйна һәм “Казан егетләре” катнашачак
20:00 Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада “Казан көзе” опера фестивале узачак. Классик композицияләрне Мариинский театрының опера труппасы солистлары Владислав Сулимский һәм Екатерина Семенчук башкарачак
22:00 Бәйрәм Казансу акваториясе өстендә зур салют белән тәмамланачак. Салютны күзәтү өчен иң яхшы нокталар: Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100