Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихы: беренче коммунист татар хатын-кызының язмышы нинди булган?

1920 елның августы азагында беренче өлкә партия конференциясе үткәрелә. Конференциядә хатын-кызлар ир-атлар белән тигез хокукларда катнаша. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында коммунист булган беренче татар хатын-кызы Зоря Баембәтованың уникаль тәрҗемәи хәле, фотографияләре һәм документлары белән таныштыра.

news_top_970_100
Татарстан тарихы: беренче коммунист татар хатын-кызының язмышы нинди булган?

  • Конференциядә хатын-кызлар ир-атлар белән тигез хокукларда оештыру, азык-төлек характерындагы гомуми мәсьәләләр, агитация һәм пропаганда, партиянең өлкә комитетын сайлау мәсьәләләре һәм башка күпчелек мөһим сораулар турында сөйләшүдә катнаша.

Зоря Баембәтова (1899-1986) – РКП (б) әгъзаларының I Татар өлкә конференциясендә хатын-кыз вәкилләрнең берсе була.

1920 елда депутатларның Казан Советына сайлаулар үткәрү буенча әзерлек эшләре башлана. Казан Советы депутаты Зоря Баембәтова бирегә 40 нчы Казан дары заводының эшчеләре тарафыннан вәкил итеп җибәрелә. Казан Советы депутаты Зоря Баембәтова – коммунист булган беренче татар хатын-кызы. Партия өлкә комитеты әгъзасы буларак Зоря Баембәтова 1920 елда РКП (б) каршындагы Хатын-кызлар бүлеге мөдире булып эшли. 1920 елдан башлап, Хатын-кызлар бүлеге республиканың сәяси һәм икътисадый тормышында катнашу өчен, эшче, крестьян һәм хуҗабикә хатын-кызларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек башкара, бу исә хатын-кызлар үзаңын үстерүгә сизелерлек ярдәм итә. Шулай ук Хатын-кызлар бүлеге мәгариф учреждениеләре булдыру, партия мәктәпләре оештыру, белемсезләрне укыту, хатын-кызлар митинглары, конференцияләр, делегат җыелышлары уздыру, хатын-кызларның хокукый, гаилә һәм милек хәле өлкәсендәге декретлар, шулай ук балаларны, шул исәптән сукбай, карау, мәктәп инспекцияләре һәм башка актуаль мәсьәләләр белән шөгыльләнә.

Хатын-кызлар бүлеге мөдире буларак Зоря Баембәтова 1921 елның гыйнварында эшче һәм крестьян татар хатын-кызларының беренче съездын оештыра. Съездда 400 дән артык делегат катнаша, съезд эшендә иптәш Сәедгалиев җитәкчелегендә партия һәм республика хөкүмәтенең барлык җаваплы җитәкчеләре дә актив катнаша. Съезд Казан университетының актлар залында уза.

Зоря Баембәтова республиканың торгызылуында актив катнашуы белән башка татар хатын-кызларына үрнәк күрсәтә.

Мәскәү шәһәре, 1965 елның 25 ноябре

Тәрҗемәи хәл

1918 елның маеннан КПСС әгъзасы – союз әһәмиятендәге шәхси пенсионер – Зоря Әхтәм кызы Баембәтова

Зоря Баембәтова урта рәттә уңнан беренче

Минем тәрҗемәи хәлем бик гади. Мин 1899 елда Уфа шәһәрендә пролетарий Әхтәм Җиһангир улы Мөслимов гаиләсендә туам.

Әтием – элеккеге Уфа өязе Караякуп волостеның Салих авылыннан чыккан кеше, хәерче, җирсез крестьянның улы. Бик иртә шәһәргә эш эзләп китә һәм шунда кала.

Яшь чагында әтием Урал сөңгеләре һәм алтын приискларда, миңа 6-7 яшь булганда – Красноярск краенда алтын приискларда эшли, читлек белән бергә шахта коесы упкынына төшеп китеп, каты имгәнә. Әти Красноярскидан 1910 елда кайта, озак дәваланганнан соң аякка баса, ләкин авыр эштә инде бүтән эшли алмый. Шул вакытта әтием балта чабарга өйрәнә һәм калган гомере буе төзелештә, Ак елга артындагы урман кисәкләрендә эшләп, балта остасы була, әмма гел йөткерә, тончыга, уң аягына аксый, чөнки Красноярскидагы һәлакәт вакытында аның алты кабыргасы һәм уң аягының бот сөяге сына, үпкәләре зарарлана.

Әти өлкән балалары аякка басып, гаиләгә акчалата ярдәм итә башлаганчы эшли.

Әнием – Стәрлетамак өязе Сартчишмә авылыннан башкорт хатыны Фәрхи Вәлиулла кызы Рахманкулова. Әнием бик иртә ятим кала, туганнары аны 7 яшендә Уфага алып килә һәм танышларына – руслар, кечкенә поместьелы алпавытлар Курковскийлар гаиләсенә хезмәт итүгә бирә. Әнием 17 яшенә кадәр аларда кала. Хуҗалары аны Уфа астындагы утарларында һәм Уфа шәһәренең Пушкин урамындагы йортларында яхшы эшләргә өйрәтә. 10 ел дәвамында әнием, аны бары тик ашатканнары, киендергәннәре, эшләргә өйрәткәннәре өчен генә, хуҗаларында бушлай эшли. Әтиемә кияүгә чыккач, әни элеккечә үк тиеннәргә эшләвен дәвам итә. Әтием дә, әнием дә балаларны нык яраткан: без гаиләдә 9 бала идек.

Тормышлары ачы булуга карамастан, әти-әнием безне грамотага өйрәтергә тырыша. 1905 елда ук мин татар мәхәллә мәктәбенә йөри башлыйм, анда ике ел дәвамында минем өчен аңлаешсыз гарәп телендә догалар укырга һәм гарәп хәрефләре язарга өйрәнәм.

Әнием озак еллар гаиләсенә хезмәт иткән Оренбург уку округы попечителеннән мине Уфа рус-башкорт хатын-кызлар училищесында казна счетына интернатка кабул итүләрен сорый һәм шулай итеп миңа мәктәптән китәргә насыйп була.

1907 елда мин шушы училищега укырга керәм һәм интернатта казна хисабына тулысынча тәэмин ителештә яшим. Бу – башкорт һәм татар балаларын русча укыту өчен укытучылар кадрларын әзерләүне максат итеп куйган махсус белем бирү училищесы иде.

Биредә милли изү нык сизелде: татарча сөйләшү катгый рәвештә тыелды, сыйныф укытучылары тәрбияләнүче кызларны күзәтеп кенә торды һәм ана телендә сөйләшкән өчен җәза бирде.

Уку курсы 6 еллык иде. 1913 елда мин училищены кызыл диплом белән тәмамладым, иң тәртипле, алдынгы укучы буларак, бер генә сыйныфта да икенче елга калмадым, бергә укырга кергән кызларның күбесе төрле сыйныфларда икенче елга калса да. Минем белән бергә укырга кергән 30 кыздан 1913 елда алтау гына тәмамладык. Укучыларга таләпләр шулкадәр катгый иде.

Шул ук 1913 елда мин Уфада өч еллык хатын-кызлар педагогик курсларына укырга кердем. Уфада татар кызлары аз иде, барлык курсисткалар да руслар иде, шуңа күрә миңа алардан бернинди фән буенча да калышмаска кирәк иде. Һәм мин калышмадым да. 1916 елда тулы курсны тәмамладым, инородец балалары өчен халык училищелары укытучысы исемен алдым.

1916 елның сентябрендә мине, училищеның элекке мөдире сугышка алынып, фронтта булу сәбәпле, Уфа өязе Караякуп волостеның Арслан зур татар авылына малайлар өчен земство башлангыч училищесына мөдир-укытучы итеп билгелиләр.

1917 елның февраль һәм Бөек Октябрь социалистик революцияләрен мин шушы татар авылында каршылыйм һәм искиткеч вакыйгалар кичерәм: бу вакытта караңгы, фантастик кәефле муллалар һәм йодрыклар йогынтысында укучыларыбыз мәктәпләрне җимерә һәм рус укытучыларына һөҗүм итә башлый.

1917 елның җәендә каникуллар вакытында мин, Башкортстанның иң ерак районнары буенча Аргаяшка кадәр йөреп, мөселман хатын-кызларының тигез хокуклылыгы турында кайгыртучы булып эшлим. Бу районнарда башкорт халкы аеруча күп иде, дөресрәге – башкорт хатын-кызлары, чөнки ир-атларның барысы да диярлек сугышта иде. Безгә мөселман хатын-кызларының үзаңын булдырырга, аларга ирекле Россия гражданнарының хокуклары турында аңлатырга кирәк иде.

Бу бик кызыклы һәм шактый куркынычлы сәфәр иде, чөнки авылларда мөселман руханилары хатын-кызлар өчен хокуклар файдасы яклы түгел иде. Миңа хәтта Уфада Мөселманнарның Диния нәзарәтеннән сак грамотасы кебек нәрсә алырга туры килде, анда миңа хатын-кызларның тигез хокуклылыгы турында хакимият исеменнән генә түгел, рухи җыеннан да агитация алып барырга рөхсәт ителә, дип язылган иде. Грамотада мөфти Баязитовның үзенең имзасы куелган иде!

1917 елның көзендә мин яңадан үз мәктәбемә кайтам һәм үз эшемне дәвам итәм: укытучылар җыелышларында һәм конференцияләрендә катнашам. Октябрь революциясеннән соң авылда ир-атларның, бигрәк тә фронттан яраланып кайткан солдатларның кәефләре күтәренке иде һәм көн саен безнең мәктәптә бетмәс-төкәнмәс җыеннар һәм көн вакыйгалары турында митинглар үтә иде. Көннәрдән беркөнне училище мөдире – элекке укытучы Мирсәет Ашимов әйләнеп кайтты. Ул – большевик һәм фронтта партиягә кергән булып чыга, менә шуннан соң бездә җир, фабрика, заводлар һәм крестьяннарның хокуклары турында совет власте декретларын аңлату буенча халык һәм укучылар белән интенсив эш башлана.

Әмма 1918 елның язында мин янә Уфага әйләнеп кайтам һәм хатын-кызлар арасында агитация эшләренә керешәм.

Халык мәгариф бүлегендә укытучыларның бер җыелышында безгә, укытучыларга, большевиклар партиясе сафына барырга һәм урыннарда совет власте өчен актив көрәшергә, халыкны сайлауларга оештырырга өндәү белән мөрәҗәгать итәләр.

Күп кенә рус укытучылары арасында мин дә шунда ук большевиклар партиясенә керергә теләк белдереп, гариза язам һәм, безнең агитация һәм укытучылар эше һәркемгә билгеле булу сәбәпле, партия әгъзасына бернинди киңәшләрсез генә кабул ителәм.

Бу хәлләр 1918 елның 5 маенда, Карл Маркс туганга йөз ел тулган көнне булган иде.

Партия сафларына кергәч, мине кичекмәстән Башкортстанда хатын-кызлар арасында агитация һәм пропаганда эшләре өчен губерна мөселман комиссариатына эшкә җибәрәләр, инструктор итеп алалар һәм шунда ук мин, Уфадагы Советлар съездына делегатлар сайлау кампаниясен үткәрү өчен, башка хезмәткәрләр белән бергә Игли районына чыгып китәм.

Тиздән губерна советлары съезды була һәм мин башка делегатлар арасында Мәскәүгә советларның 5 нче съездына юлланам. Съездда мин безнең партиянең бөек юлбашчысы һәм совет хөкүмәте башлыгы В.И.Ленин чыгышын беренче тапкыр күрәм һәм тыңлыйм.

Мәскәүдә мин гаҗәеп сәяси вакыйгалар шаһиты булам: шәһәрдә хәрби хәл игълан ителә, урамнар буйлап йөрүе куркынычлык уята, берәр почмактан дошманнарыңның берәрсе сикереп чыгып, атып үтерер кебек тоела...

Съезд тәмамлангач, Безнең Уфа делегациясе һәм мин алар белән партия һәм Ленин чакыруы буенча Казан янында, Зөя станциясендә 5 нче Армия формалашкан Көнчыгыш гражданнар сугышы фронтына чыгып киттек.

Политбүлектә мине фронт яны юлы буйлап урнашкан авылларда яшәгән татарлар арасында агитатор булып эшкә алалар һәм мин бу эшне көн саен станциядән 10-12 чакрым араны җәяү йөреп, алып барам.

Бервакыт август азагында чак кына дошманнар кулына эләкмим: рус телендә агитация әдәбияты белән эш иткәндә, чехларның офицер Каппель җитәкчелегендәге бер отряды Югары Шырдан авылыннан тыл ягыннан килеп керә.

Мин бер дә курыкмыйм, броневикта авылга якын сазлыктан һәм урманнан акларны тартып алырга килгән артиллерия пушкаларыннан канонада ут астында бер тәүлек уздырам.

Бу минем артиллерия канонадасын беренче тапкыр кичереп җибәрүем иде.

Шулай итеп мин революция дошманнарына каршы ачык кораллы көрәштә совет хакимиятен яклауга баскан беренче татар хатын-кызы булып чыгам, 5 нче армиянең сәяси бүлегендә башка татарлар юк иде.

Казанны аклардан азат иткәннән соң, без Казанда бераз калабыз һәм мин Мәскәү урамындагы коммунистлар клубында шундый күренешнең шаһиты булам (бу клуб Мулланур Вахитов вакытында оештырылган иде): татар коммунистларының фронтовиклар төркеме яшь татар хатын-кызын уратып алып, “Ни өчен ул Мулланур Вахитовны татар буржуазиясеннән коткару өчен бернинди дә чаралар күрмәде? Ни өчен ул Ильяс Алкинга, совет власте тарафыннан таратылган милли парламент әгъзасы буларак һәм аның белән иң яхшы дустанә мөнәсәбәтләрдә була торып, Мулланур Вахитовны коткарып калу үтенече белән йөрмәде?” сорауларына аңардан, үз сүзләрендә нык торып, җавап көттеләр. Бу хатын-кыз Әминә Мөхетдинова булып чыга, ул әтисенең өендә, Беренче тауда, әлеге хәлләрне тыныч кына үткәреп җибәрә, гәрчә ул да Мулланур Вахитов оештырган социалистик комитет әгъзасы булса да.

Казаннан соң без Сембергә, Сембердән соң – Бөгелмәгә юл тоттык. Бөгелмәне безнең гаскәрләр нәкъ менә 1918 елның 7 ноябрендә алган иде инде, безнең штаб тимер юл линиясендә, вагоннар эчендә иде.

Бөгелмәдә 50 нче армиянең татар телле сәяси бүлеге органы – “Кызыл Яу” (Кызыл армия) газетасын оештырдык һәм совет хакимиятен яңадан торгызу буенча эшләр алып бардык.

Туган шәһәребез Уфага Яңа ел алдыннан гына – 1918 елның 31 декабрендә төнлә, урамда дөм караңгы булганда һәм буран уйнаганда, Ак елга аша тимер юл күперен җәяүләп чыгып, килеп төштек: чигенгәндә аклар күперне шартлатты һәм электр станциясен ватты.

Без советларның нормаль эшен җайга салырга, шәһәрдә һәм районнарда предприятиеләр хуҗалыгын тәртипкә китерергә өлгермәдек, Себер ягыннан яңа һөҗүм башланды: 1919 елның язында, безнең частьләр чигенгәндә, мин Белебей шәһәрендә хуҗалык иткән йокы тифына шаккаттым һәм үзем дә эвакуация санитар вагоннарында шундый ук авыру иптәшләрем арасында ятып, апрель азагына көчкә аякка бастым.

1919 елның июнендә шәһәребез Ак Колчак бандаларыннан кабат чистартылды һәм мин янә партиянең губерна башкарма комитетының мөселман секциясен оештыру буенча Уфада сәркатип булып эшли башладым.

1919 елның октябрендә ирем инде күптәннән Үзәк Мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге башлыгы булып эшләгән Казанга килдем.

Тиздән мине партиянең Казан губерна башкарма комитеты каршындагы Губмусбюрога сәркатип һәм бер үк вакытта завод һәм фабрикаларда, предприятиеләрдә татар хатын-кызлары арасында эшләү буенча оештыручы итеп билгелиләр. Губерна хатын-кызлар бүлегенең эшен ул вакытта иптәш Нина Ванькова алып бара, мин аның бүлегендә хатын-кызлар арасында эшләү буенча беренче коммунист-татар инструкторы булам.

1919 елның ноябрендә татар-коммунистларның губерна конференциясе уза, анда башка иптәшләр арасында мин Шәрыкъ халыклары коммунистларының 2 нче Бөтенроссия съездына делегат итеп сайланам.

Мәскәүдә съездда миннән кала башка бер генә дә хатын-кыз делегат юк иде, мин берүзем идем, шул сәбәпле миңа делегатлар тулай торагында түгел, ә танышлар янында яшәргә туры килә, чөнки минем өчен аерым биналар юк иде.

Съездда мин президиумга сайланам һәм рус телендәге чыгышларны беркетеп барып, сәркатип эшләрен алып барам.

1918 елда Зур театрда беренче тапкыр күргән бөек юлбашчы В.И.Ленин съездда халыкара хәл турында сүз алып бара. Съездда миңа сирәк бәхет елмая: мин В.И.Ленинны янәшәдә, президиум өстәле артында күрәм, сөйләшәм һәм аның миңа мөрәҗәгать иткән сорауларына җавап бирәм.

В.И.Ленин съездга берничә тапкыр килә, берничә тапкыр ул Н.К.Крупская һәм М.И.Ульянов белән бергә килә, алардан тыш “Бөтенроссия старостасы” – РСФСР ҮБК рәисе М.И.Калинин белән дә килә. Икенче көнне М.И.Калинин безнең делегатлар белән фотога төшә.

1920 елның башында Казан депутатлар советына сайлаулар үткәрү буенча эшләребез башлана, бирегә мин 40 нчы Казан дары заводы хезмәткәрләреннән һәм эшчеләреннән делегат итеп җибәреләм һәм ике составта – җиденче һәм сигезенче чакырылышта Казан Советы депутаты булам. Кулымда 1920 елның 7 маеннан 132 нче номерлы һәм 1921 елның августыннан 131 нче номерлы таныклыклар бар.

Казан Советында депутат буларак шулай ук беренче татар хатын-кызы булам.

Татарстан АССРы өлкә партия конференциясендә игълан ителгәннән соң, ВКП(б) Өлкә Комитеты әгъзасы итеп сайланам. Бу да татар коммунист хатын-кызларын өлкә комитеты составына сайлауның беренче очрагы иде.

Мин шулай ук Татарстан АССР Хөкүмәте әгъзалары составына сайланган беренче татар хатын-кызы һәм беренче һәм икенче составларда Татарстан АССР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы булам: 295/3 нче һәм 20/6 нчы номерларына әгъзалык билетларым бар.

1920 елның декабрендә мин Татарстан Республикасыннан 8 нче Бөтенроссия Советлар съездында хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән беренче хатын-кыз делегат булам, 872 нче номерлы делегатлар билетым бар, анда М.И.Калинин һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты сәркатибе Енукидзе имзалары куелган.

Партия өлкә комитеты әгъзасы буларак, мин, бүлек мөдире булган иптәш Нина Ванькова эштән баш тарткач һәм Казаннан республика игълан ителгәннән соң китеп баргач, хатын-кызлар бүлеге мөдире булып эшлим. Ул вакытта Казаннан мондый китү очраклары күп иде. Өлкә партнерлык конференциясендә губерна башкарма комитеты рәисе – иптәш И.И.Ходоровский яшь Татарстан Республикасы иминлеге һәм чәчәк атуы өчен җиң сызганып эшләячәгенә сүз бирүен һәм соңыннан башка җиргә китеп баруын яхшы хәтерлим... Аның артыннан башкалар да Казан шәһәреннән китеп барырга ашыкты.

Хатын-кызлар бүлеге мөдире буларак, мин 1921 елның гыйнварында татар эшче һәм крестьян хатын-кызларының беренче съездын оештыра алам. Съездда 400 дән артык делегат катнаша, съезд эшендә иптәш Сәедгалиев һәм ТатҮБК рәисе Борһан Мансуров җитәкчелегендә партиянең һәм республика хөкүмәтенең җаваплы җитәкчеләре дә актив катнаша.

Съезд Казан университетының Актлар залында уза һәм фотога төшерелә, әмма ни кызганыч, әлеге фотография миндә сакланып калмаган.

1921 елның көзендә, республикада корылык аркасында уңыш һәм азык-төлек запаслары булмау сәбәпле чын ачлык ачыклангач, авылларда балаларның ашамаганлыктан һәлак булулары билгеле була башлый.

Бөтен ачлыктан аермалы буларак, республикада авырулар – тиф һәм холера кискенләшә. Халыкны һәм, беренче чиратта, балаларны коткару өчен ашыгыч чаралар күрергә кирәк була.

Менә шул чакта мине партиянең өлкә комитеты хатын-кызлар бүлегендә эштән алып, РСФСР Халык Мәгариф комиссариаты коллегиясе әгъзаларына – социаль тәрбиянең баш идарәсенә башлык итеп, ягъни иң кайнар эшкә билгелиләр.

Шул ук вакытта халык комиссариаты тарафыннан ачлыктан интеккән балаларга ярдәм күрсәтү комиссиясе һәм республика балаларын имин губерналарга, Украинага, Урта Азиягә күчерү өчен эвакуация бюросы оештырыла. Кулымда 1921 елның 9 ноябреннән 1078 нче номерлы таныклык һәм 1921 елның 9 ноябреннән халык мәгариф комиссарыннан комиссар Шаһид Әхмәдиев имзалаган 9286 нчы номерлы мандат бар.

Бу Мәскәү белән турыдан-туры провод буенча коткарылган балаларны үлемнән коткарып ерак юлга озату өчен санитар һәм мунча-кер юу поездлары турында турыдан-туры сөйләшү белән бәйле бик газаплы һәм бик нервлы эш иде.

Ачлыктан тилмергән балалар эвакбюросының урыннарда һәм Казанда эшчеләр штаты зур иде. Алар балалар ашарга нәрсә дә булса эзләп йөргән авыл, урман һәм басуларда ач балаларны җыю буенча вәкаләтле вәкилләр иде.

1922 елда мине башка эшкә – Татарстан Халык Комиссарлары берлегенең баш сәяси-агарту бүлегенә начальник урынбасары сыйфатында күчерәләр, җитәкче – иптәш Евгений Николаевич Семенов иде. Кулымда 1923 елның 31 гыйнварында кабул ителгән 497 нче номерлы таныклыгым бар.

1923 елның язында мин авырый башлыйм һәм профессор Чабаксаров киңәше белән Кырымга шифаханәгә китәм.

1923 елның көзендә мин татар республикасында эштән китәм һәм ирем эшләгән Бохарага юл тотам.

Сүз уңаеннан, шуны да әйтергә кирәк, республика игълан ителгәннән соң ирем Мәскәүгә юлланып, башта Мәскәүдә, аннары Донбасста, аннары Ташкентта һәм Бохарада эшли.

Бохарага килгәч, мин кабат Бохара Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты хатын-кызлар бүлегендә эшлим, Бохара Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты биргән таныклыгым да бар.

Бохара ул вакытта халык республикасы иде, тәрҗемәче аша эшләргә туры килгәнгә күрә, эш бик авыр иде. Мин Бохара телен белмәгәнгә, минем белән таҗик телен яхшы белгән һәм 1921 елдан бирле Бохарада эшләгән Зарифә Азизова эшли.

Анда мин бизгәк белән авырып китәм һәм һәр авыру өянәгеннән соң ишетү сәләтен югалта башлыйм. Бу хәл безне бик борчый һәм без ирем белән БХКП(б) Үзәк Комитетының Урта Азия бюросы рөхсәте белән 1924 елның көзендә Мәскәүгә китәбез.

Мин Мәскәүдә укырга телим, әмма сәламәтлегем начарлану сәбәпле, миңа партиянең Үзәк Комитетының дәвалау комиссиясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәсе була. Мине Кремль сырхауханәсендә ныклап дәвалыйлар, санаторийларга, курортларга җибәрәләр һәм ахыр чиктә, начар ишетә башлавым тиф, бизгәк һәм ачлыктан соң нерв системасының көчле травмасы белән бәйле, дип билгелиләр. Ул вакытта мин Ленинградта ишетү буенча белгечләргә мөрәҗәгать итәм һәм шунда профессор Фельдбергта дәваланам.

1930 елда гына мин партия Үзәк комитетының Югары партия мәктәбенә марксизм-ленинизм курсларына укырга керә алам. Курсларны 1933 елда тәмамлыйм һәм ВКП(б) ҮК партия нәшриятында эшли башлыйм. Шунда ук шул чакта Казаннан Мәскәүгә киткән Хафиз Сәйфи дә эшли (Хафиз Сәйфи – сәясәт эшлеклесе, 1917-1919 елларда Бакыда татар коммунистлары төркеменең “Берлек” оешмасы сәркатибе, РКП(б)ның Әстерхан мөселман комитеты һәм мөселман секциясе әгъзасы, “Көч”, “Кызыл сөңге” газеталары мөхәррире, 1922-1925 елларда Татарстанда Мәгариф халык комиссариатында эшли).

1934 елда мин партия нәшриятыннан Ленинградка көнчыгыш институт (хәзер Азия институты) каршындагы тәрҗемәче-редакторларның югары курсларына командировкага җибәреләм, анда ике ел укыйм һәм Ленинградның дымлы климатыннан янә авырып китеп, укуны туктатам һәм партия нәшриятына әйләнеп кайтып, биредә 1936 елга кадәр эшлим.

1936 елда Мәскәү шәһәре яңадан районлаштырылганнан соң, мин яңа районнарның берсендә эшләргә теләк белдерәм һәм исәптә торган партиянең Бауман РК сәркатибеннән Мәскәү шәһәренең Куйбышев районына район башкарма комитеты президиумының яшерен бүлек мөдире булып эшләргә җибәреләм.

1937 елда яшерен бүлек үзгәртеп корыла, хәрбиләштерелә һәм хәрби хезмәткәрләр таләп ителгән махсус проект дип атала башлый.

1937 елның февралендә мин СССРның игенчелек халык комиссариатының үзәк аппаратына эшкә күчереләм һәм ау һәм тыюлыкларның баш идарәсендә кадрлар буенча эш алып барам. Идарәнең системасында перифериядә күп “белгечләр” ачыклана – элеккеге ак офицерлардан яшерен дошманнарны ачыкларга һәм исәпкә алырга кирәк була.

1938 елда бу главкны СССР НКЗ системасыннан күчерәләр, һәм мин СССР НКЗның башка главкына – авыл хуҗалыгы төзелешен проектлаштыручы конторга шулай ук кадрларга эшкә күчәм. Аннан соң икътисадчыга квалификацияләнеп, конторның минем колакларым өчен тынычрак план бүлегенә күчәм. Сугышка кадәр шунда эшлим, СССРның НКЗ аппаратын Омскига эвакуацияләү башлангач, мин Мәскәүдә калырга карар кылам һәм Глаагрометслужбага эшкә күчәм, анда мине яшерен бүлекне җитәкләргә билгелиләр, тик 1941 елның октябрендә мине барыбер агрометслужба белән Омскига эвакуациялиләр, шуннан мин 1943 елның мартында Мәскәүгә әйләнеп кайтам һәм янә Омскидан кайткан авыл хуҗалыгы төзелешен проектлаштыручы конторда эшли башлыйм.

1944 елда әлеге контор башка системага тапшырыла һәм мин авыл хуҗалыгын электрлаштыру буенча башка главкка – авыл хуҗалыгын электрлаштыру баш идарәсенә план бүлегендә икътисадчы булып эшләргә күчәм һәм шунда 1953 елга кадәр эшлим.

1953 елда 5 министрлыкны яңа үзгәртеп кору башлана һәм кадрларны 50 процентка диярлек кыскарткач, мин, сәламәтлегем начар булу сәбәпле, икенче төркем инвалиды буларак пенсиягә китәм.

Шулай итеп мин 1937 елның февраленнән 1953 елның маена кадәр СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгында берөзлексез 16 ел эшлим, производствода бик яхшы хезмәткәр булам, яхшы эшләрем өчен бүләкләнәм.

Эш елларында зур партия йөкләнешен алып барам: стена газетасы редакторы, җирле комитет китапханәсе мөдире (китапханәдә 6 меңнән артык китап бар иде), башлангыч партия оешмасы сәркатибе булып эшлим.

Партия сафларында булган елларда миңа карата бернинди шелтәләр дә, кисәтүләр дә булмый, гомерем буе партиянең фидакарь әгъзасы булып, партия сафларында чисталык өчен һәм милләтчелек белән шовинистлыкка каршы көрәш алып барам.

СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы аппаратыннан эштән киткәндә, партия оешмасы һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы миңа пенсия билгеләү турында үтенәләр һәм миңа 110 сум күләмендә союз әһәмиятендәге шәхси пенсия билгелиләр. Миндә РСФСРның миңа әле 1928 елда ук билгеләнгән шәхси пенсиясе бар иде инде. Ул пенсия миңа мин Мәскәүдә авырып китүем сәбәпле эшли алмаганда, авыр матди шартларда булганда билгеләнгән иде. Ул чакта миңа пенсия, мин өлкә комитетының һәм Татарстан Үзәк башкарма комитетының элеккеге әгъзасы булганга күрә, Татарстан Хөкүмәте үтенече буенча билгеләнгән иде.

Пенсиягә киткәч, мин үземне җәмәгать эшеннән киткән дип санамыйм һәм еллар буе халык арасында партия йөкләнеше һәм иҗтимагый эшләр алып барам. Аерым алганда, мин 5 ел дәвамында үзем яшәгән 10 нчы торак-коммуналь хуҗалык стена газетасын алып барам.

Шәхси пенсионер – 1918 елның маеннан КПСС әгъзасы.

(Баембәтова) – (Зоря Баембәтованың шәхси имзасы)

  • Зоря Баембәтова 1986 елның декабрендә вафат була.


Уникаль документ һәм фотография белән Татарстан Дәүләт архивының күргәзмәләр һәм язма бастыру эшчәнлеге бүлеге баш архивисты Динар Фатыйхов таныштырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100