news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан табибларына хезмәт хакы 15 апрельгә түләнеп бетәчәк

Медицина хезмәткәрләренең бер өлеше март аенда хезмәт хакын тулысынча алмаган дигән мәгълүмат чыккан иде.

news_top

Татарстан табибларына хезмәт хакы 15 апрельгә кадәр тулысынча түләнәчәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов хәбәр итте.

Медицина хезмәткәрләренең бер өлеше март аенда хезмәт хакын тулысынча алмаган дигән мәгълүмат чыккан иде.

Март өчен билгеләнгән хезмәт хакы түләү вакыты 15 апрельдә тәмамлана, ул вакытка кадәр түләүләр тулы күләмдә башкарылачак, дип аңлаттылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Мәсьәлә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Финанслар министрлыгы җитәкчелегенең контролендә тора. Түләүләр якындагы дүшәмбе-сишәмбе көннәренә билгеләнгән», — диде Айрат Гарипов.

Табибларга хезмәт хакы тулы күләмдә түләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар