
Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиблары махсус хәрби операциядән яраланып кайткан хәрбинең маңгаен 3D-принтер ярдәмендә төзәткән. Бу хакта Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Татарин» позывнойлы хәрби хезмәткәр махсус операциягә узган елның февралендә үз теләге белән киткән. 26 июльдә хәрби бирем үтәгәндә, ир-атның баш сөяге, корсак куышлыгы, уң аягының тезе һәм сул аягының боты бик каты яраланган. Хәрбине 2 тәүлек буе яу кырыннан чыгара алмаганнар. Ахыр чиктә аны командир аркасына салып алып алып чыккан.
Ир-ат 2 ай буе аңсыз диярлек хәлдә госпитальләрдә яткан, узган елның августында гына аңына килгән. Гәүдәсенең сул ягы бөтенләй диярлек параличланган булган. Табиблар, якындагы 3 елда аякка баса алмас, дип фаразлаган. Ләкин ир-ат тиздән култык таягына таянып йөри башлаган.
Татарстан хәрбиенә Санкт-Петербургның Киров исемендәге хәрби-медицина академиясендә берничә операция ясаганнар. Соңыннан табиблар аны, алга таба хәрби хезмәткә яраксыз, дип таныган. Ир-атны планлы тәртиптә тыныч тормыш шартларында эшләүче коллегалары янына кайтарып җибәргәннәр. Шулай итеп, ул Татарстан Республика клиник хастаханәсе нейрохирургына күренә алган.
Хәрбинең башына компьютер томографиясе ясаганнар һәм 2 нче нейрохирургия бүлегенә яту көнен билгеләгәннәр. Нейрохирург Никита Николаев 2 атна дәвамында махсус программа ярдәмендә пациентның баш сөяген модельләштергән һәм сөякнең алыштырырга кирәк булган өлешен 3D-принтерда бастырган. Шуннан соң табиб, пациентның баш сөягенең барлык индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, бастырылган модельгә туры китереп, титан пластина әзерләгән.
Нейрохирург һәм казналык-бит хирургы Илнур Кашапов баш сөягенә пластик операция ясаган. Операция уңышлы узган. 5 көннән ир-атны хастаханәдән чыгарганнар.
Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә клиникада, 3D-принтер кулланып, 14 операция ясалган. Хирурглар әйтүенчә, бу – операциянең вакытын киметү һәм пациентка анатомик яктан төгәлрәк пластика ясау мөмкинлеге бирә.