Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары махсус операциядә катнашкан хәрбинең бавырын тишеп кереп, венасы янына ук кадалып калган тимер ярчыкны алган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
45 яшьлек ир-ат узган елда хәрби хәрәкәтләр зонасында яралана, шуннан соң аны сәламәтлеге буенча комиссиялиләр. Ярчыкны РКБда тикшеренүләр узганда күреп алганнар. Ул бик куркыныч урында урнашкан – корсакта теләсә нинди җәрәхәт булган очракта, ярчык венаны тишәргә, шуннан соң көчле кан китәргә, һәм пациент үләргә мөмкин була.
РКБның 2 нче хирургия бүлеге командасы 2 сәгатьлек операция вакытында ярчыкны уңышлы гына алган. Операция ясалган пациентны берничә көннән өенә кайтарып җибәргәннәр.
