news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда утын ярганда кулын балта белән чабып өзгән үсмерне коткарганнар

news_top
Татарстанда утын ярганда кулын балта белән чабып өзгән үсмерне коткарганнар
"Татар-информ" архивы

Татарстанның Балалар республика клиник хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе табиблары 17 яшьлек үсмернең өзелгән кул чугын кабат тоташтырып кую буенча операция ясаган. Бу турыда «Татар-информ» Балалар республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Үсмер, утын ярган чакта, балта белән кулын чабып өзгән. Табиблар егеткә өч катлаулы операция ясаган.

«Хирургик операцияләр – кул чугын реплантацияләү, нурлы артерияне ревизияләү, тромблэктомия, тукымаларны некроэктомияләү ясалды», – дигәннәр клиникада.

Хәзер үсмер егет кул бармакларын кыса ала башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар