Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан табиблары Covid-19 авыруыннан соң үлә язган кешене коткарганнар

Авырган вакытта бу ир-ат 15 килога ябыккан.

news_top_970_100
Татарстан табиблары Covid-19 авыруыннан соң үлә язган кешене коткарганнар
Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары коронавирус инфекциясен кичергәннән соң кисәк кенә каны китә башлаган кешене коткарып калган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Казанда яшәүче ир-ат бер ай чамасы 7 нче номерлы хастаханәдә ята. Биредә аны коронавирус инфекциясеннән дәвалыйлар. авыру бик катлаулы формада була. Июльдә дәвалап бетергәч, ир-атны өенә кайтарып җибәрәләр.

Август азагында бу кешенең ашказанына кан сава башлый. Аны ашыгыч ярдәм машинасында ул көнне дежур булган 18 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә китерәләр. Биредә аңа операция ясыйлар.

Ике көннән соң ир-атта кабат кан китү башлана. Кабат операция һәм реанимация була. Көн ярым вакыт узгач, ир-атта өченче тапкыр кан китү ачыла. Шундый кыска гына вакыт аралыгында ир-атта катлаулы формада перитонит башлана, перфорация — ашказанында тукымалар үлү сәбәпле, өч зур тишек барлыкка килә. Гадәттә мондый катлаулану бер атна, кайчакта күбрәк вакыт эчендә килеп чыга.

Табиблар аңлатканча, Covid-19 авыруыннан соң, бу кешенең организмында күзәнәкләрнең нормаль эшчәнлеге бозыла, ашказанында кискен җәрәхәтләр барлыкка килә.

Ир-атның хәле бик авыр була, аны Республика клиник хастаханәсенең 1 нче бүлегенә күчерәләр. Ир-атка ике сәгать дәвамында кабат операция ясыйлар. Аннары кабат реанимация була.

Мондый катлаулы хәлләр вакытында, табиблар сүзләренчә, пациентларның ун проценты гына исән кала. Әлеге ир-атны коткаралар, хәзер аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Авыру белән көрәшкән айлар эчендә ир-ат 15 килога ябыга, аңа 20 литр донор каны салалар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100