news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан табиблары бер хатынның кулында үскән 20 килолы шешне кисеп алган

Табиблар өч сәгать дәвамында катлаулы операция ясый.

news_top
Татарстан табиблары бер хатынның кулында үскән 20 килолы шешне кисеп алган

Түбән Кама табиблары кулына 20 килолы шеш үскән хатынга ярдәм иткән. Ул 2008 елда онкология бүлегендә дәваланган. Катлаулы операциядән соң, уң кулында лимфостаз башланган, шеш барлыкка килгән. 2020 елда кул бик нык зурая башлый, хатын теләгән киемен кия алмый, өйдән чыга алмый. Бу турыда «Татар-информ» Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Чираттагы консультация вакытында табиблар шешне алырга карар кыла. Хирургия бүлеге җитәкчесе Муртазали Рамазанов һәм табиб-хирург Марат Гатауллин катлаулы операция ясый. Ул өч сәгать дәвам итә. Шешнең гомуми авырлыгы 20 кило булып чыга. Бәхеткә, ул яман шеш түгел.

Авыру хатынның кәефе яхшы булу да ярдәм итте, ди табиблар.

Шешеннән азат ителгән хатын да табибларга, биредәге барлык хезмәткәрләргә рәхмәт әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар