news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бармагын «болгарка» белән өздергән кызны коткарганнар

news_top

Татарстан табиблары бармагын «болгарка» белән кискән кыз баланы коткарган. Операция 6 сәгать чамасы барган. Бу турыда  kazanfirst.ru  хәбәр итте.

13 яшьлек кыз баланы хастаханәгә китергәннәр. Аның бер бармагы тире тукмаларында гына эләгеп торган.

Әтисе «болгарка» пычкысы белән эшләгән чакта, кызы аңа ярдәм итеп тора. Шул чакта инструмент перчаткага эләгә һәм кызның бармагын кисә.

Бармакны коткару өчен, табиблар 6 сәгать дәвамында операция ясый. Дүртенче тәүлектә бармак төзәлә башлый. Хәзер кызның кулындагы зур җөй генә әлеге травма турында искә төшереп тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар