news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан табиблары 14 яшьлек үсмер гомерен саклап калу өчен көрәшә

Сөякләре сынып беткән бала реанимация бүлегендә ята.

news_top
Татарстан табиблары 14 яшьлек үсмер гомерен саклап калу өчен көрәшә

Чаллыдагы ашыгыч ярдәм хастаханәсе табиблары инде икенче көн рәттән 14 яшьлек бала гомерен саклап калу өчен тырыша. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итә.

Үсмерне хастаханәгә ашыгыч ярдәм китерә. Хәзер ул реанимация бүлегендә ята.

Баланы 15 гыйнварда, аңсыз килеш тапканнар. Ул ГЭС бистәсенең 10 комплексында үзе яши торган йорт янында табыла.

Үсмер биеклектән егылып төшкән дип фаразлана. Аның башы, үпкәләре имгәнгән, сөякләре сынган. Бу баланың 68 яшьлек опекун-әбисе белән яшәве билгеле. Ул хәзер шок халәтендә.

Фаҗига ничек килеп чыкканы әлегә билгеле түгел. Бу эш белән балигъ булмаганнар эше буенча инспекторлар шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар