news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан спортчысы йөзү буенча Россия беренчелегендә ике бронза медаль яулаган

news_top

15–19 июль көннәрендә Уфада егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча Россия беренчелеге узган. Казан спортчысы Амалия Ильиных ике тапкыр мактау баскычына күтәрелгән: ул ирекле стиль белән йөзүдә 1500 м (16:30.03) һәм 800 м (9: 05.75) дистанцияләрендә өченче булып килгән. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.

Амалия Россиянең спорт мастеры нормативын үтәгән. Йөзүчене ярышларга тренер Марина Алексеевна Рыбакова әзерләгән, дип хәбәр итәләр Физик культура һәм спорт комитетында.

Беренчелектә илнең 65 төбәгеннән 14-15 яшьлек 1080 спортчы катнашкан. Ярышлар ирекле стиль белән йөзүдә, аркада йөзүдә, брасс, баттерфляй һәм 50дән 1500 метрга кадәр дистанцияләрдә комплекслы йөзүдә, шулай ук ирекле стиль белән 4×100 һәм 4×200 метр араларда йөзү һәм 4×100 метр аралыкта комплекслы йөзү юнәлешләре буенча узган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар