news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хезмәттәшләренә зарядка ясата

Ул иртәнге зарядка видеоларын куйган.

news_top
Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хезмәттәшләренә зарядка ясата
Солтан Исхаков

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов эштә зарядка ясаткан видео куйган.

«Һәр иртә эш көне алдыннан хезмәттәшләрем белән зарядка ясыйбыз. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл!», «Бәйрәм яхшы, ә иртәнге зарядка һәр көнне кирәк», дип язган ул видеолар янына.

Бу идеяне хуплаганнар. Элекке чордагы зарядкаларны искә төшергәннәр.

Инстачылар: «Шәп», «Искитмәле идея! Безгә дә көнне шулай башларга кирәк», «Афәрин, Хәлил абый», «Челендж ясарга кирәк», - дип комментарий калдырганнар.

«Әлбәттә, сәламәтлек өчен бик яхшы. Аннары тирләгән килеш эшләргә кирәк», - дип язган берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар