news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан сайлаучыларының 65 проценты тавыш биргән

news_top

«Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча, 20 сентябрьдә 12:00 сәгатькә Татарстанда республика сайлаучыларының 64,5 проценты тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм мәгълүмат үзәгендә хәбәр итте.

18–20 сентябрьдә Татарстанда, илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлавы уза. Парламентка барлыгы 450 депутат катнаш система буенча сайланачак.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VII чакырылыш депутатын сайлау өчен Биектау бермандатлы сайлау округы №50 буенча өстәмә сайлаулар һәм муниципаль өстәмә сайлаулар үткәрелә.

Бүген Республика территориясендәге сайлау участоклары 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар