Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан сабыйлары Беренче каналда Максим Галкинны шаккаттырды - видео

Берсенә алты, калганнарына биш яшь ярым булган бу балалар "Лучше всех" тапшыруына барган.

news_top_970_100
Татарстан сабыйлары Беренче каналда Максим Галкинны шаккаттырды - видео
Узган шимбәдә Беренче каналда бара торган "Лучше всех" тапшыруында Максим Галкин Казан балалары белән аралашты. Малайлар беговел дигән педальсез кечкенә велосипедта тамаша күрсәттеләр. Беговеллар командасын тамашачылар да ошатты, алкышларга күмделәр.

Казанда Тимофей Васильев, Марк Габдрәхимов, Рәис Гыймадиев һәм Ратмир Мазаев исемле дүрт малайдан "Puky ride team" дигән төркем оештырганнар. Берсенә алты, калганнарына биш яшь ярым булган бу балалар әти-әниләре белән Мәскәүгә барган.

Балалар үскәч, мотоцикл сорыйбыз диләр. Максим исә "башта тешләрегез үссен әле", дип шаярта. Малайлар егылган кеше өстеннән сикереп кенә узабыз дип көлешәләр. 

Сабыйлар үскәч, химик, спортчы, палеонтолог булырга, трюклар ясарга хыяллана. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100