«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы буларак ел саен уздырыла торган XXIII «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» республика конкурсына йомгаклар ясалды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел бәйгедә 215 оешма һәм халык сәнгать кәсепләре осталары катнашырга теләк белдергән, алар 358 төрле продукция һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим иттеләр.
Конкурсның эксперт комиссияләре Татарстан предприятиеләренең икътисадый һәм социаль-сәяси факторлар тудырган заманча шартларга яраклашырга әзер булуларын һәм үзебезнең технологияләр һәм ресурслар нигезендә конкурентлыкка сәләтле лаеклы продукция җитештерү сәләтен күрсәтүләрен тагын бер мәртәбә билгеләп үттеләр. Конкурсның оештыру комитетында Татарстан җитештерүчеләренең шулай ук технологияләрне өзлексез камилләштерүгә, яңа җитештерүләрне үстерүгә һәм заманча менеджмент ысулларын гамәлгә кертүгә юнәлеш алуларына игътибар иттеләр.
Эксперт комиссияләре эше йомгаклары буенча оештыру комитеты җиңүчеләрне раслады: 156 лауреат, I дәрәҗә 139 дипломант һәм II дәрәҗә 27 дипломант билгеләнде, аларның исемлеге «Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар буенча дәүләт төбәк үзәге (ЦСМ Татарстан)» ФБУ сайтында чыкты. Исемлекне сылтама аша карап була.
Хәзерге вакытта «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының федераль этабында катнашуга гаризалар кабул итү башланды.
- Россиянең агросәнәгать комплексын ныгыту һәм төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешү өчен Татарстан Республикасы территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.