Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән тәбрик итте: «Россия үзенең кешеләре белән көчле»

news_top_970_100
Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән тәбрик итте: «Россия үзенең кешеләре белән көчле»
Фото: https://rais.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Кадерле ватандашлар!

Сезне Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Бу – илебез, аның күпьеллык тарихы һәм мәдәнияте, Ватаныбызны данлаучы һәм саклаучыларның казанышлары белән горурлану көне.

Әлеге бәйрәмдә Россия өчен, дәүләтнең мөстәкыйльлеген саклап калган һәм бүгенге көндә җәмгыятебезнең нигезе дип танылган рухи-әхлакый хәзинәләрне безгә тапшыруга ирешкән ата-бабаларыбыз мирасы өчен җаваплылык хисе аеруча арта. Без үз көчебезгә камил ышаныч һәм ныклы адымнар белән киләчәккә барабыз.

Президентыбыз Владимир Владимирович Путин әйткәнчә, Россия – үзенчәлекле цивилизация, эчке төрлелегенә дә карамастан, һәрчак бердәм булган һәм булачак күпмилләтле һәм күпконфессияле халык. Киң мәйданда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләрен 194 халыкның мәдәнияте, теле һәм гореф-гадәтләре зур байлыгы дип танылган уртак Ватаныбызга олы мәхәббәт берләштерә. Бу дәүләт бәйрәмен куәтле һәм берләшкән ил булып билгеләп үтүебезнең кыйммәтен без ачык аңлыйбыз.

Татарстан Республикасы Россиянең социаль-икътисадый үсешенә, куркынычсызлыгын һәм технологик бәйсезлеген тәэмин итүгә, халыкара партнерлар белән элемтәләрен ныгытуга зур өлеш кертә.

Махсус хәрби операция шартларында якташларыбыз туган җирдә тынычлык урнашсын өчен батырларча көрәшәләр. Без Ватанны саклаучыларыбыз белән горурланабыз, барыбыз бергәләп аларга һәм гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. Илнең терәк төбәге буларак, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, Татарстан алга таба да Җиңү хакына эшләячәк.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Россия үзенең кешеләре белән көчле, дип ышанып әйтә алам.

Уңышларыбызның нигезен Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, һәр эштә иҗадилык, осталык, тырышлык, беренчеләрдән булып фәнни ачышлар ясарга омтылу тәшкил итә. Россия – безнең туган җиребез булу белән беррәттән, зур һәм тату гаилә дә.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм рухи күтәренкелек телим. Һәр йортта муллык һәм иминлек булсын!» –диелә котлауда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100