news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Республикасы Конституциясенә – 34 ел

news_top
Татарстан Республикасы Конституциясенә – 34 ел
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

6 ноябрь — Татарстан Республикасының яңа тарихында истәлекле дата. Бу көнне, нәкъ 34 ел элек, 1992 елда, республика Югары Советы Татарстан Конституциясен кабул итте. Безнең Төп закон Россия Федерациясе Конституциясеннән бер ел алдан бик катлаулы сәяси шартларда кабул ителде. Бу турыда язма Татарстан Дәүләт Советы сайтында чыкты.

«Конституцияне кабул итү Дәүләт суверенитеты турында декларациянең дәвамы булды. Декларациядә яңа принципларны игълан итеп, республикага аларны Төп законга үзгәрешләр кертеп беркетергә кирәк иде, – дип искә ала Конституция комиссиясе әгъзасы (1990 елдан 1992 елның ноябренә кадәр) Зилә Вәлиева. – Иҗтимагый-сәяси хәл гомумән алганда кискен үзгәрешләр чорына туры килде – дөнья тиз үзгәрде, һәм бу вакытта яңа Төп законны булдыруга ихтыяҗ туды. Ул киләчәктә республиканың нинди кагыйдәләр буенча яшәячәген һәм эшләячәген билгеләп, киләчәк үсешнең хокукый кысаларын һәм параметрларын төгәл билгеләргә тиеш иде».

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләгән Конституция комиссиясе 1990 елда оештырыла. Татарстанның Төп законы галимнәр, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан эшләнгән. Тулаем алганда, гамәлдәге Конституцияне татарстанлылар үзләре иҗат итә. Ике ел эшләү дәверендә Конституция комиссиясенә гражданнардан биш меңнән артык тәкъдим һәм төгәлләштерүләр керә.

Татарстан Конституциясе җиде кисәктән, дүрт бүлектән һәм 126 статьядан тора. Аның текстындагы һәр сүзнең үз кыйммәте һәм аерым әһәмияте бар.

Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Конституциясендә ул чор өчен принципиаль яңа нормалар беркетелгән, аны эшләүчеләргә төрле тәҗрибәгә, шул исәптән халыкара тәҗрибәгә таянырга туры килгән.

«Тарихта беренче тапкыр Россия Федерациясе субъекты дәрәҗәсендә республиканың дәүләт телләре турында статья чыкты. Анда «Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре» дип игълан ителгән. Конституциядә Татарстан республикадан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә дигән 14 нче статья пәйда булды. Бу юридик практикада яңа күренешләр иде. Һәм, минемчә, нәкъ менә шушы нормалар бөтен ил масштабында мәдәни күптөрлелекне һәм башка милләтләрнең үзенчәлеген саклап калу өчен көчле импульс бирде», – дип басым ясады Зилә Вәлиева.

Төп закон халык хакимиятен, кеше хокуклары һәм ирекләре өстенлеген, социаль гаделлекне, хакимиятләр бүленешен, дәүләт телләренең тигез хокуклы булуын, җирле үзидарә органнарының мөстәкыйльлеген, икътисади эшчәнлек иреклеген һәм хәзерге Татарстанның сәяси архитектурасын формалаштырган башка нигезләмәләрне иң югары кыйммәтләр дип игълан итте.

Ул еллардагы вакыйгаларга күз салып, 1992 елда Россия һәм Татарстан тарихындагы яңа чор таләпләренә тулысынча җавап бирә торган Конституция кабул ителде дип ышанып әйтергә була. Шунысы мөһим, ул республикабызның күпмилләтле халкын берләштерә алды һәм Татарстанның алдагы казанышларының нигезе булды – илнең терәк регионы бүген республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уңышлы үсә. Һәм безнең Конституциянең тарихи әһәмияте шунда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар