news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан районнарында нәселле тавык дип саткан чебиләр әтәч булып кычкыра башлаган

Халык матур төсләргә алданып, кыйммәт бәядән чебиләрне чират торып алган.

news_top
 Татарстан  районнарында нәселле тавык дип саткан чебиләр әтәч булып кычкыра башлаган
Рафилә Шәмсетдинова

Җәй уртасында Татарстанның төрле районнарында төсле чебиләр саттылар. Алар үскәч, төрле төстәге нәселле тавыклар булырга тиеш иде. Авыл халкы бик үк арзан булмаган чебиләрне чират торып алып бетерде.

Ә алданрак сатып алган кешеләр чебиләр үсә башлагач төсләре бетүе, ак чеби булып калулары, нәселле тавыклар дип алдап сатучыларның районнар буйлап йөрүе турында кисәтә башлады. Бу чебиләрне Яшел Үзән, Питрәч, Теләче һ.б. районнарда алучылар булды.

Теләчедә яшәүче аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинованың да ире балалар кызыксынгач матур чебиләрне сатып алган иде. Кайнанасы чебиләрне шушы көнгә кадәр үстергән. Тик тавык булыр дип көткән чебиләр көзгә ак әтәч булып өлгергән.

«Өйдә җәелгән токмач белән әтәч шулпасы тәмле була», — дип тынычландырган инстачы.

«Ялганлап саткан кешене вөҗдан дигәне газапламыймы икән? Кеше рәнҗер дип тә курыкмыйлар. Бу инде хәрам белән эшләнгән акчалар», — дип тә язучылар бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар