news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан районнарында эчә торган суга бәя ничә сумга арта?

Су бәясе һәр райнда төрлечә була.

news_top
Татарстан районнарында эчә торган суга бәя ничә сумга арта?

1 июльдән Татарстанда эчә торган суның бәясе артачак. Бер кубометр эчә торган суның уртача бәясе 25,37 сумга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты йомгаклау коллегиясендә билгеле булды, дип яза "Татар-информ".

Кайбыч районында эчә торган суның бәясе аз күтәреләчәк, бер кубометр өчен 17,7 сум түләргә кирәк булачак. Ә Әлмәт (кубометры 42,42 сум), Тукай (43,33 сум) һәм Тәтеш районнарында (48,28 сум) су бәясе күпкә артачак.

1 июльдән Казанда эчә торган су бәясе 20 сумнан артып китәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар