news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Рәисен сайлау видеокүзәтү астында узачак

news_top

2025 елның 14 сентябрендә – Бердәм тавыш бирү көнендә – Татарстан сайлау участокларының 98 процентында видеокүзәтү һәм видеофиксация системасы эшләячәк. Вакытлы сайлау участокларыннан тыш, камералар Татарстан Республикасының барлык дәрәҗәдәге сайлау комиссияләрендә – территория һәм участок комиссияләрендә эшләячәк.

«2025 елгы сайлауларда барлык төп сайлау гамәлләре видеокүзәтү астында була, шул ук вакытта яшерен тавыш бирү принцибы үтәлә. Бу – үтә күренмәлелекне, ачыклыкны һәм сайлау системасына ышанычны тәэмин итүнең мөһим элементы. Видеоконтроль системасы – һәр сайлаучының һәм һәр күзәтүченең тавыш бирү һәм тавышларны санауның катгый закон нигезендә узуына ышана алуына гарантия», – дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Республикада барлыгы 2752 сайлау участогы оешты, шул исәптән 42се – вакытлыча булу урыннарында (шифаханәләрдә, хастаханәләрдә, тикшерү изоляторларында һ.б.) оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисен сайлау 14 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә узачак. Барлык сайлау участоклары иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр сайлаучылар өчен ачык була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар