news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Рәисен сайлау көне 14 сентябрьгә билгеләнгән

news_top
Татарстан Рәисен сайлау көне 14 сентябрьгә билгеләнгән
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Рәисен сайлауны бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла. Сайлауларны билгеләү турындагы карар проектын бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында хупладылар. Карар парламентның якындагы утырышында кабул ителәчәк.

Быел сентябрьдә Татарстан Рәисенең вәкаләтләре срогы тәмамлана, дип хәбәр итте парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

«Федераль законнар һәм ТР Сайлау кодексы буенча, республиканың дәүләт хакимияте органнарына сайлау көне – бу органнарның вәкаләтләре срогы чыга торган елда сентябрьнең икенче якшәмбесе була», – дип искәртте ул.

Хәбибуллин әйтүенчә, ТР Конституциясе һәм Татарстан Сайлау кодексы буенча республика Рәисен сайлау ТР Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Аның сүзләренчә, закон нигезендә сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Бу очракта – 5 июньнән 15 июньгә кадәр.

Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы республика Рәисен, 7,5 меңнән артык җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын һәм ТР Дәүләт Советының бер депутатын сайлаячак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар