Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Рәисен сайлау 14 сентябрьгә билгеләнде

news_top_970_100
Татарстан Рәисен сайлау 14 сентябрьгә билгеләнде
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан Рәисен сайлау 2025 елның 14 сентябренә билгеләнде. Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында шул хакта карар кабул ителде, дип яза «Татар-информ».

Депутатлар бертавыштан карар проектын кабул итүне хуплап тавыш бирде.

Искәртеп үтәбез, ТР Конституциясе һәм Татарстан Сайлау кодексы буенча республика Рәисен сайлау ТР Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Закон нигезендә, сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк түгел һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Бу очракта – 5 июньнән 15 июньгә кадәр.

Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы республика Рәисен, 7,5 меңнән артык җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатын һәм ТР Дәүләт Советының бер депутатын сайлаячак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100