news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2027 елга Дәүләт Советына юлламасы – тулы текст

news_top
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2027 елга Дәүләт Советына юлламасы – тулы текст
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар!

Кадерле татарстанлылар!

Россиядә 2026 елда бердәмлек – илебез халыклары һәм аның барлык гражданнары бердәмлеге мәсьәләләре игътибар үзәгендә булды. Сынаулар чорында моның әһәмияте аеруча арта.

Читтән басым ясалу һәм төрле кыенлыклар тудырылу шартларында барлык татарстанлыларга гражданлык бердәмлеген саклаулары, дәүләткә һәм алгы сызыктагы ил сакчыларына теләктәшлек белдерүдә ныклык күрсәтүләре, шулай ук югары күрсәткечләргә ирешүнең һәм эзлекле төстә алга баруның нигезен тәшкил иткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Татарстанның көче – кешеләрдә. Нәкъ менә хезмәт сөючән халкыбызга, аның талантлы булуына күрә республика күп кенә икътисадый күрсәткечләр һәм тормыш сыйфаты буенча алдынгы төбәк булып кала.

Әлбәттә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Россия Хөкүмәтенең даими ярдәменнән башка хәзерге уңышларга ирешү мөмкин булмас иде.

Илнең терәк төбәге – республикабызда яшәү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыра килеп, барлык буын татарстанлыларның ил үсешенә өлеш кертүе нәтиҗәсендә ирешелгән уңышларыбызны киләчәктә тагын да арттыра барырга тиешбез.

Хөрмәтле депутатлар!

Бу ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде.

Югары Башкомандующий, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция уздырыла торган зонада илнең бәйсезлеген һәм киләчәген батырларча яклап көрәшә.

Аларның кайберләре бүген бу залда утыра. Мин аларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучы һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Сез – горурлыгыбыз, Ватанга тугрылык һәм туган җирне яратуның күркәм үрнәге.

Бик күп якташларыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, республикада туган яисә белем һәм тәрбия алган 19 кешегә Россия Герое исеме бирелде.

Быелның июлендә Ватанны саклау өчен алып барылган хәрби хәрәкәтләрдә күмәк батырлык, кыюлык, ныклык һәм каһарманлык үрнәге күрсәткәне өчен Россия Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә Татарстан Республикасында төзелгән 430 нчы мотоукчылар полкына «гвардия полкы» дигән мактаулы исем бирелде.

Кадерле якташлар!

Сугышчыларыбыз төрле чорларда туган җир өчен үз-үзләрен аямыйча, кайберләре хәтта газиз гомерләрен фида кылып, Ватан хакына батырларча көрәштеләр.

Каһарманнарыбызның исемнәрен бервакытта да онытмаячакбыз. Һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алырга тәкъдим итәм.

Татарстан подразделениеләренең батырлыгын мәңгеләштерү өчен республика Хөкүмәтенә Казан Мэриясе белән берлектә Җиңү паркында мемориаль зона һәм Махсус хәрби операция музеен төзү эшләрен киләсе елда тәмамлауны йөклим.

Һичшиксез, ныклы тыл элеккечә үк хәрбиләребезнең төп таянычы булып тора. Аларның һәрберсе өчен үз гаиләсен дәүләтнең ышанычлы яклавында итеп тою гаять мөһим. Вазгыять ничек кенә четерекле булмасын, аларга тиешле барлык ярдәмне күрсәтү, теләктәшлек белдерү – безнең бурычыбыз.

Хәл ителәсе мәсьәләләрнең колачын, заман таләпләрен һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең үзара килешеп эшләргә тиешлеген истә тотып, Хөкүмәт составында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча аерым структур бүлекчә төзү һәм бу юнәлешнең кураторы итеп республиканың вице-премьеры статусында Россия Герое, генерал-полковник Александр Павлович Лапинны билгеләп кую турында карар кабул ителде.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Алгы сызыктагы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә, шулай ук безнең тарафтан шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ихлас йөрәктән ярдәм итәргә теләү бүген күмәк хәрәкәт төсен алды.

Меңләгән битараф булмаган гражданнарыбыз фронтка гуманитар ярдәм җибәрә. Муниципалитетлар, депутатлар корпусы, предприятиеләр, бизнес белән шөгыльләнүчеләр җәмгыятьләре, җәмәгать берләшмәләре гомуми эшкә үзләреннән зур өлеш кертә.

Битараф булмаган барлык татарстанлыларга рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Илне саклаучыларыбызга сугышчан рух өстәү өчен балалар фронтка хатлар яза, үзләре ясаган рәсемнәр юллый.

«Минем әтием – Каһарман» фестивале турында аерып әйтергә телим, аның экспозициясенең бер өлеше бүген фойеда күрсәтелә. Йөзләгән малай һәм кыз Ватанны саклап көрәшүче әтиләренең сурәтен ясаган. Күргәзмәләр бөтен республика буенча узды. Кайбер рәсемнәр махсус хәрби операция зонасына җибәрелде. Геройларыбыз барысы да җиңү белән кайтырлар дип ышанабыз.

«Герои рядом – Геройлар янәшә» әдәби конкурсы зур кызыксыну уятты. Анда илнең ун төбәгеннән йөз сиксәннән артык әсәр, шул исәптән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм шуларның шаһиты булган кешеләр әсәрләре дә, тәкъдим ителде инде.

Сугышчыларыбызның кыюлыгы, аларның Туган илгә тугрылыгы – яшь буын өчен киләчәк юлларында иң якты маяк. Татарстанда балалар һәм яшьләр өчен заманча инфраструктура булдыру эше алып барыла. Бу инфраструктурага яшьләр үзәкләре һәм хәрби-патриотик үзәкләр челтәре, экстрим-парклар, шулай ук балалар өчен савыктыру лагерьлары керә. Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, «Яшь армия», «Беренчеләр хәрәкәте», «Җиңү волонтерлары», «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе», «Белем» җәмгыяте, «Ватан» берләшмәсе һәм башка шундый яшьләр структуралары проектларына һәм башлангычларына төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Бу мәйданчыкларны тулы көченә эшләтү, барлык мөмкинлекләрне нәтиҗәлерәк файдалану – төп бурычыбыз.

Яшь буын белән эшләүгә яшьләрнең барлык төр төркемнәре вәкилләрен җәлеп итү гаять мөһим. Аларның фикеренә йогынты ясау өчен идеологик көрәш барган хәзерге вакытта бу – көнүзәк мәсьәлә. Киләчәк – балалар һәм яшьләр кулында. Аларның нинди булып үсеп җитүе бездән тора. Шуңа күрә яшь буын белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау елның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгасы булды. Анда 2 миллион 233 мең татарстанлы катнашты. Барлык сайлаучыларга актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәтемне җиткерәм.

Республикадан парламентның түбән палатасына 3 сәяси партиядән 13 депутат сайланды.

Халык сайлаган депутатларның бердәм эшчәнлеге киләчәктә дә республиканың мәнфәгатьләрен кайгыртырга, мөһим мәсьәләләр буенча сайлаучыларыбызның фикерләрен җиткерергә, шулай ук гражданнарны борчыган мәсьәләләрне һәм аларның ихтыяҗларын, шул исәптән кампания чорында аларның тәкъдимнәренә һәм күрсәтмә-таләпләренә дә таянып, хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.

Татарстан командасына, нинди сәяси карашларга өстенлек бирүләренә карамастан, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту һәм аның иминлеге хакына бердәм эшләү гаять мөһим.

Гражданнарның ышанычы, әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә катнашулары, бердәм эшчәнлекләре – җәмгыять үсешенең төп чыганагы. Республиканың Иҗтимагый палатасы бу эштә шактый әһәмиятле роль уйный. Бу ел башында аның сигезенче составы эшкә кереште.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Милләтләр һәм диннәр арасында тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәрчак безнең өчен гаять мөһим булды, бездә ул аеруча горурлык хисләре тудыра.

Татарстанда дус һәм күркәм күршеләр булып 175 милләт вәкиле гомер кичерә. Аларның мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен һәм, әлбәттә, телләрен саклау, аларга ярдәм күрсәтү – төп бурычыбыз.

Әлеге юнәлештә Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшенең уңай нәтиҗәләрен күрәбез. Моның өчен Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтемне белдерәм.

Туган телен кадерләгән милләт үзе дә кадерле булыр – ди халык. Тел һәм гореф-гадәтләр һәрчак олыдан кечегә гаиләдә тапшырыла.

Әмма бу эштә төп көч – мәгариф тармагында. Бүген телне саклауга иң зур өлешне кертүчеләр – туган тел укытучылары. Без бу залга 20, 30 ел һәм хәтта 40 елдан артык педагогик стажы булган туган тел укытучыларын чакырдык: Раиса Иванова – мордва телен, Галина Ляхова – чуваш телен, Ирина Горшкова – рус телен, Олеся Антипова – мари телен, Виталий Семенов – удмурт телен, «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан Айсылу Мөхәммәтова – татар телен укыта. Шулай ук 28 туган тел укытыла торган күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры, грузин теле укытучысы Маринэ Хухунашвили да безнең арабызда.

Сезгә һәм барлык туган тел укытучыларына игелекле һәм бик әһәмиятле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Һәрберегезгә бары уңышлар гына юлдаш булсын!

Системалы эш алып барылу нәтиҗәсендә республика хаклы төстә милләтләр һәм диннәр арасында гармонияле мөнәсәбәтләр урнашу ягыннан үрнәк булып тора.

Шул нигезгә корылу төбәкнең социаль-сәяси һәм икътисадый тотрыклылыгын тагын да ныгыта, Россиянең илкүләм иминлегенә шул рәвешчә саллы өлеш кертелә.

Кабат торгызылган Никола Тульский храмының Патриарх Кирилл тарафыннан изгеләндерелүе бу елның әһәмиятле вакыйгасы, христиан дөньясының җәүһәре – Казан Богородица монастырен дин тотучыларга кайтару эшенең бик мөһим этабы булды.

Республикада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы – гаять әһәмиятле тарихи вакыйга турындагы истәлекне мәңгеләштерү эше дәвам итә.

Казанда шундый атамалы мәчет төзү өчен мәйданчык әзерләү эше алып барыла. Җәмәгать урыны белән бергә мөселман комплексы Татарстан башкаласының тагын бер архитектур бизәгенә әйләнәчәк.

Шул ук вакытта хәзерге шартларда безнең рухи хәзинәләребезне деструктив көчләр җентекле күзәтүдә тота. Без кешеләр арасында дошманлык чәчү, ят инануларны көчләп тагу, динне басым ясау чарасы буларак куллану омтылышларын күрәбез.

Бу шартларда җәмгыятьнең тарихи нигезләрен һәм рухи саулыгын саклауда ышанычлы таяныч – традицион дини оешмалар аеруча мөһим роль уйныйлар.

Дин әһелләренә һәм барлык дин тотучыларга игелекле хезмәтләре, акыл белән үлчәп эш йөртүләре, Ватанга тугрылыклы булулары өчен рәхмәтемне җиткерәм.

Иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, традицион рухи хәзинәләребезне саклау максатларында без конфессияләрнең социаль башлангычларына төрлечә булышуны дәвам итәчәкбез. Изге тарихи ядкәрләрне торгызу, дини белем бирү һәм гуманитар миссияләрне үстерү өстенлекле юнәлешләр булып калачак.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Татарстанның үзенчәлекле тарихи һәм мәдәни коды аңа диннәр һәм цивилизацияләрне күпсанлы багланышлар аша бәйләүче, халыкара мөһим аралашу үзәге булырга мөмкинлек бирә.

Республикада хезмәттәшлеккә юллар ачык, ул чит ил партнерлары белән барлык юнәлешләрдә үзара эшчәнлек алып барырга әзер.

Татарстанда югары оештыру дәрәҗәсендә уздырылган глобаль масштабтагы чаралар – Россия-АСЕАН саммиты, «KazanForum», «РОСТКИ» халыкара форумнары Татарстан үрнәгендә Россиянең традицияләргә хөрмәткә һәм инновацияләргә нигезләнгән үсеш моделе хәтта тышкы басым шартларында да чит ил партнерларын җәлеп итәргә сәләтле булуын күрсәтте. Мондый чараларның гамәли нәтиҗәлелеген киләчәктә арттыра бару мөһим.

Ил Президенты күрсәтмәсе буенча Татарстан ислам илләре белән, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында да, төрле юнәлешләрдә эшен дәвам итә. Бу – мәдәният һәм фән өлкәләрендә, диннәр арасында багланышлар урнаштыру, яшьләр хәрәкәтләре һәм массакүләм мәгълүмат чараларына кагылышлы үзара эшчәнлек алып бару, азык-төлек өлкәсендә кебек үк, медицина юнәлешендә хәләл индустрия булдыру, туристлык, мода һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү.

Системалы төстә партнерлык финанславы инфраструктурасы булдырыла, БДБ илләрендә беренче буларак AAOIFI ислам финанславын үстерүгә ярдәм итү үзәге ачылды, алыш-бирешләрнең илкүләм беренче стандарты эшләнде һәм кабул ителде.

Әлеге юнәлешне үстерү эшен дәвам итәргә, сынау узган ысуллар куллануны арттыруны һәм Татарстан икътисадында ислам дөньясының инвестиция мөмкинлекләреннән киңрәк файдалануны тәэмин итәргә кирәк.

Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге республиканы уңай яктан күрсәтүгә ярдәм итә. Бу юнәлештә Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар зур өлеш кертә. Аларның кайберләре бүген безнең белән – залда Австралиядән Лилия Сәмигуллина, Казахстаннан Тәүфикь Кәримов, Төрекмәнстаннан Регина Әхмәтвәлиева, Үзбәкстаннан Таһир Шәйхинуров, Башкортостаннан Альфред Дәүләтшин, Пензадан Винера Мөхәммәтҗанова, Оренбургтан Илдус Дәүләтов, Сочидан Ринат Рамазанов, Самарадан Фәхретдин Канюкаев. Сезне алкышлар белән сәламлибез. Аралар ерак булса да, безгә бердәм булу, ярдәмләшеп яшәү, илебезне, халкыбызны, гореф-гадәтләрне дөньяга киң таныту мөһим.

Хөрмәтле депутатлар!

Тышкы һәм эчке чикләүләр һәм сынаулар шартларында республика икътисады уңай үсеш динамикасын саклый, терәк төбәкнең илне ныгытуга һәм үстерүгә өлеш кертүен тәэмин итә.

Республиканың икътисадый һәм технологик лидерлыгының төп нигезен нефть, газ һәм химия комплексы тәшкил итә. Тармак предприятиеләре илдә җитештерелгән нефть һәм химия продукциясе күләмендә шактый зур өлеш алып тора, республика сәнәгать күләменең 45 проценттан артык өлешен формалаштыра, чимал эшкәртүне системалы төстә үстерә, үз җитештерүләрен диверсификацияли һәм эшнең яңа юнәлешләренә инвестицияләр кертә. Монда, шул исәптән яңа «Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасында биотехнологияләр өлкәсендә дә, элегрәк читтән кертелә торган товарларны алмаштыру проектларын гамәлгә ашыру өстенлекле бурыч булып тора.

Компанияләребезгә социаль өлкәгә юнәлтелгән сәясәт алып барулары, фән өлкәсенә һәм кадрлар мөмкинлекләрен үстерүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Тулаем республикада илебез Президентының газлаштыру буенча биргән йөкләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында зур күләмдә эш башкарыла. 2030 елга кадәр 50 меңнән артык йорт хуҗалыгына газ кертү күздә тотыла. Без «Газпром» компаниясенә нәтиҗәле хезмәттәшлегебез өчен рәхмәтле.

Республиканың машина төзү тармагында элек чит илдән кертелә торган гаять әһәмиятле компонентларны алмаштыру, яңа технологияләрне, шул исәптән водородка нигезләнгән технологияләрне дә кулланышка кертү буенча актив эш алып барыла, санкцияләргә бирешми торган компонентларга нигезләнеп эшләнгән яңа продукция базарга чыгарыла, Мәскәүдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә файдаланыла торган электробуслар җитештерү үсештә, көнкүреш техникасы һәм продукциянең башка төрләре эшләп чыгару линиясе киңәйтелә.

Очкычлар төзү тармагында яңартылган Ту-214 очкычының чит ил компонентлары алыштырылган конструкциясенең Росавиация тарафыннан хуплануы аны серияле төстә җитештерү һәм Россия авиакомпанияләрен аның белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш, илдә җитештерелгән двигательле, чит ил товарларын алыштырып ясалган «Ансат» вертолетын сертификацияләү өчен сынаулар уздыру дәвам итә, Ми-34 вертолетын төзи башлау юнәлешендә эш алып барыла. Безнең алда яңа экспорт юнәлешләренә чыгу бурычы тора.

Кораблар төзүдә эшчәнлек төбәкләре һәм сату базарлары киңәйтелә һәм югары тизлекле катерлар чыгару үзләштерелә. Зур йөкләр ­ – контейнерлар һәм ашлык ташый торган граждан билгеләнешендәге суднолар эшләп чыгару буенча стратегик проектны гамәлгә ашыруны дәвам итү мөһим.

Пилотсыз аппаратлар һәм алар белән бәйле технологияләр һәм компонентлар уйлап табу һәм җитештерү – нәтиҗәләр бирә торган юнәлеш.

Дөньядагы иң яхшы практикаларны исәпкә алып, республика дәрәҗәсендә быел ук пилотсыз системаларны, шул исәптән түбән һава киңлекләрен файдалану белән бәйле икътисадый эшчәнлекне дә кертеп, үстерү буенча ведомстволар арасында эшне оештырырга кирәк.

Ил җитәкчелеге ярдәме белән республиканың оборона-җитештерү комплексы предприятиеләре, куелган бурычларны уңышлы хәл итә килеп, яңартып корыла һәм егәрлеген арттыра.

Егәрлекләрен тотрыклы файдалануны тәэмин итү өчен заводларга үз җитештерү өлкәсен диверсификацияләү юнәлешендә эшләргә кирәк. 2030 елга кадәр стратегик бурычыбыз – граждан продукциясе өлешен ким дигәндә 50 процентка җиткерү.

Энергетика комплексы сәнәгать үсешенең нигезен тәшкил итә. Электр энергиясен куллану Россиядәге гомум куллану күләменнән артыграк һәм үсүен дәвам итә. Генерацияләү җиһазларын модернизацияләү һәм яңарту буенча гамәлгә ашырыла торган проектлар 2030 елга генерацияләү егәрлеген 642 МВт күләменә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

Хөкүмәткә ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү оешмалары белән берлектә энергетика инфраструктурасының өзлексез эшләвен, шулай ук икътисадның социаль әһәмияткә ия тармаклары оешмаларын һәм бөтен республика халкын үз вакытында тулы күләмдә ягулык белән тәэмин итү буенча кирәкле барлык чаралар комплексын кабул итүне йөклим.

Хөрмәтле депутатлар!

Татарстанда гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары, предприятиеләребезнең инвестиция проектлары турындагы җентекле мәгълүмат сезгә алдан ук таратылган материалда китерелгән.

Безнең алда торган бурычларга тукталам.

Хәзерге шартларда барлык тармакларның үсеше өчен хезмәт җитештерүчәнлеген камилләштерү зур әһәмияткә ия.

Бизнеска эчке мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга кирәк. Цифрлаштыру, ясалма интеллект чараларын кулланышка кертү, роботлаштыру, шулай ук җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген арттыру предприятиеләрдә даими гамәли эш булырга тиеш.

Хөкүмәткә республиканың әйдәүче предприятиеләре һәм оешмалары белән бергә тармак киңәшмәләре уздыруны, хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тоткарлый торган төп киртәләрне һәм аның үсеше мөмкинлекләрен билгеләүне, федераль дәрәҗәдә илдә эшләнгән цифрлы нигездәге карарларны һәм сәнәгать робототехникасын куллануга кертүне бергәләп финанслау механизмнарын эшләүне йөклим. Әлеге эшнең йомгакларына нигезләнеп, шул исәптән үзебездә роботлар җитештерүне үстерүне дә кертеп, тармак программаларын камилләштерүгә кагылышлы тәкъдимнәр бирергә һәм киләчәктә уздырылачак чаралар планын тапшырырга кирәк булачак.

Тулаем алганда, алда торган бурычларны үтәү өчен икътисадның реаль секторы һәм фән-мәгариф комплексының «бер сулышта булуы» кирәк. Безгә кадрлар әзерләүнең мәктәптән алып предприятиегә кадәр, хәзерге сәнәгатьнең чынбарлыктагы ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән бердәм системасын булдыру зарур.

Эре предприятиеләрнең университетларыбыз инфраструктурасын формалаштыруда активрак катнашуы, уртак тикшеренү лабораторияләре булдыруы, укытучылар стажировкаларын һәм студентлар практикаларын уздыру өчен үз ресурсларының файдаланылуына киңрәк юл ачуы таләп ителә.

Предприятиеләрнең һәм фән-мәгариф оешмаларының илкүләм технологик лидерлыгы проектларында бергәләп тулы масштабта катнашуын тәэмин итү зарур. Республиканың Фәннәр академиясенә һәм профильле министрлыкларга бу берләшү юнәлешендә чаралар комплексын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк.

Иҗади һәм фәнни хезмәт нәтиҗәсендә тудырылган милек өлкәсе аерым игътибар сорый. Бүгенге көндә патентлар һәм товар билгеләре чын мәгънәсендә икътисадый актив булып тора. Фән, бизнес һәм үсеш институтларының хезмәттәшлеген ныгыта килеп, патент эшчәнлеген җанландыруга юнәлтелгән тырышлыкны арттырырга кирәк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Бүгенге вазгыять бездән һәрбер инвестиция проектына иң югары дәрәҗәдәге игътибар бирүне һәм административ киртәләрне киметү чараларын киңрәк файдалануны таләп итә.

Безнең тарафтан 2030 елга кадәр республикада бизнес алып бару шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар планы расланды. Хөкүмәткә, ресурслар белән тәэмин итү оешмаларына һәм муниципаль районнар башлыкларына барлык чараларның билгеләнгән вакытында үтәлүен тәэмин итүне йөклим.

Инвесторларны заманча җитештерү инфраструктурасы белән тәэмин итү һәм аларны кооперация челтәренә мөмкин булганча тиз тоташтыру гаять мөһим. Тармак министрлыкларына, район башлыкларына, махсус икътисадый зоналар һәм сәнәгать парклары идарәче компанияләренә проектлар үтәлешенә даими мониторинг уздыруны тәэмин итәргә, производстволарның эшчәнлеген башлауга тоткарлык ясардай хәлләрне кисәтергә һәм, дәүләт ярдәме чараларын мөмкин булганча киңрәк файдаланып, тиешле карарлар кабул итәргә кирәк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Республика икътисадының мөһим өлеше – ул кече һәм урта бизнес. Алар ирешкән казанышлар шәхси уңыш буларак кабул ителү белән бергә, Татарстан брендын киң таныту аша республиканың абруен арттыруга да хезмәт итә.

Бүген залда үз хезмәт юлы белән моны ачык раслаучы эшкуарлар: нефть-газ тармагы өчен БДБ илләренә сатуга чыгарыла торган комплектлаштыру материаллары җитештерү буенча гаилә предприятиесе җитәкчесе Ольга Айдуганова, үз лабораториясе һәм хәләл сертификат алган производствосы булган халыкара косметика бренды хуҗасы Резедә Нурисламова, хирургия өлкәсендә кулланыла торган, илдә тиңдәше булмаган яктырткычлар җитештерү буенча кече технология компаниясе җитәкчесе Артур Мадумаров, Татарстанда җитештерелеп, Россиянең дистәләгән төбәгенә сатуга чыгарыла торган балалар киемнәре бренды хуҗасы, күпбалалы әни Диларә Баһаутдинова.

Сезгә киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар телим.

Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, барлык дәрәҗә хакимият органнарына һәм бизнес берләшмәләренә эшкуарлар өчен уңайлы мохит тудыру, барлык бизнес-проектларны һәм башлангычларны тормышка ашыру өчен шартлар булдыру юнәлешендә эшне дәвам итәргә кирәк.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында республикада «Электрон мактау тактасы» проекты эшли башлады. Җәмгыятьтә Эш кешесенең абруен тану һәм аңа ихтирамлы мөнәсәбәт күрсәтү кебек күркәм традицияләр заманча яңгыраш алды. Цифрлы формат тармакларда иң яхшы дип танылган хезмәткәрләрнең үсеш тарихын һәм һөнәри казанышларын киң халыкка таныту мөмкинлеге бирә.

Быел Электрон мактау тактасына 15 220 кеше кертелде, аларга Мактау тактасына кертелү турында таныклык тапшырылды. Һәр лауреат – үзенең хезмәттәшләре өчен үрнәк, яшь буын һәм безнең барыбыз өчен дә чын мәгънәсендә маяк булып тора.

Без бүген залга кайбер лауреатларны – 20 елдан, хәтта 40 елдан артык хезмәт стажы булган җитештерү алдынгыларын чакырдык: нефть чыгару операторы Фәйрүзә Зәйнуллина, технологик җайланмалар операторы Андрей Хохлянцев, 6 нчы разрядлы кудыру аппаратчысы Илнар Гыйлаҗев; оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре машина төзүчеләре һәм хезмәткәрләре: станоклар һәм манипуляторлар көйләүче Сергей Сергеев, механика-җыю цехы операторы Радик Әхмәров, киң профильле станокчы Фидания Яшина, җыю эшләрен төгәлләүче эшче Юрий Гаранин, токарь Артем Комаров, җыючы-клепальщик Сергей Шохин, автоматлар көйләүче Рөстәм Әхмиев, шулай ук слесарь-ремонтчы Александр Видманов.

Җитештерү алдынгыларына тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телим!

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Бүгенге көндә безнең өчен иң өстенлекле бурыч – киң мәгънәсендә алганда, гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итү.

Барлык дәрәҗә хакимият органнарына, предприятиеләргә сәнәгать объектларының һәм тормыш эшчәнлеген тәэмин итү объектларының террорчылыктан сакланган булуын, гражданнар өчен саклану корылмаларның әзерлеген тәэмин итү, халыкка аларның кайда урнашкан булуы һәм, тулаем алганда, гадәттән тыш хәлләр вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирү буенча урыннарда алып барыла торган эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга зур игътибар бирергә кирәк.

Тагын бер кат басым ясап әйтәм, әлеге мәсьәләгә формаль карарга ярамый. Һәр җитәкче урында әлеге эшне оештыру өчен шәхси җаваплы.

Шуның белән бергә, куркынычсызлык мәсьәләләрен хәл итүдә гражданнарның да актив катнашуы зарур. Сүз билгеле бер таләпләрне үтәү турында гына түгел, ә һәр кешенең аңлы рәвештә үзен һәм якыннарын саклау юнәлешендә башкарылган эшләрнең гомуми системасына өлеш кертүе турында. Һәрберегезне куркынычсызлык мәсьәләләренә игътибарлы булырга, төрле хәвеф-хәтәрле очраклар килеп чыгу мөмкинлегенә җаваплы карарга чакырам.

Хөрмәтле депутатлар!

Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре халыкны продукциянең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итеп, үз алдында торган бурычларны лаеклы рәвештә үтәп килә.

Быел 4 млн тоннадан артык ашлык, 1 млн тоннадан артык майлы культура, 800 мең тоннадан артык бәрәңге һәм 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла. Әлеге күрсәткечләрнең нигезен авыл хезмәтчәннәренең көндәлек тырыш хезмәте, шулай ук системалы рәвештә авыл хуҗалыгы тармагына күрсәтелгән дәүләт ярдәме чаралары тәшкил итә. Быел гына да әлеге максатларга 16,7 млрд сум акча бүлеп бирелде, шулардан 12,4 млрд – республика бюджетыннан.

«Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләрен аерым билгеләп үтәсем килә, алар ел саен агросәнәгать комплексын тулы күләмдә ташламалы бәядән дизель ягулыгы белән тәэмин итә. Без сезгә бик рәхмәтле.

Тармак үсешенең тагын бер мөһим юнәлеше – ул эшкәртү предприятиеләренең егәрлеген арттыру. Республикада ашлыкны тирән эшкәртү комплексы төзү буенча стратегик проект гамәлгә ашырыла, бу елның августында хайваннар азыгындагы әһәмиятле аминокислота – метионин җитештерү заводын төзүгә керештек. Әлеге комплексның читтән кертелә торган бу гаять мөһим чималны үзебездә җитештерә башлавы, илебез авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате тармагының бәйсезлеген тәэмин итәчәк.

Татарстан терлекчелек тармагында традицион рәвештә ил күләмендә алдынгылар сафында тора. Ләкин шул ук вакытта мөгезле эре терлекнең баш саны кимү кебек тискәре тенденция сакланып кала, аларның баш саны соңгы 5 елда 17 процентка кимеде. Апас, Зәй, Кама Тамагы, Яңа Чишмә һәм Спас районнары авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бу мәсьәлә аеруча кискен тора.

Мөгезле эре терлекнең баш саны кимү күзәтелгән һәрбер муниципалитетта вазгыятьне тотрыклы хәлгә китерү, шул исәптән терлекчелек комплекслары төзү һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча тәгаен чаралар күрергә кирәк.

Республикада ат үрчетү тармагын үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Бу максатларда төбәк проекты кабул ителде. Аны гамәлгә ашыру 2032 елда атларның баш санын 1,5 тапкырга арттырырга, нәселле атлар базасын яхшыртырга, шулай ук тармакка яшь белгечләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Төп бурыч – ат үрчетү традицияләрен саклау һәм үстерү, аны халык, аеруча яшьләр арасында популярлаштыру.

Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгына муниципаль районнар башлыклары белән берлектә проект чараларын гамәлгә ашыруны һәм билгеләнгән срокларда һәм тулы күләмдә максатчан күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итүне йөклим.

Элек-электән ат татар халкы тормышы белән тыгыз бәйле. Аты барның – дәрте бар – дигән ата-бабалар. Без бүген дә бу хакта онытмаска тиеш. Атларга карата булган мәхәббәтне сакларга кирәк, бигрәк тә яшьләр арасында.

Агросәнәгать комплексы үсешендә кече хуҗалык формалары әһәмиятле роль уйный. Быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышу өчен республика бюджетыннан 700 млн сум акча бүлеп бирелде. Әлеге эшне дәвам итү мөһим.

Без бүген залга үзләренең тырыш хезмәтләре белән республикабыз үсешенә зур өлеш керткән фермерларыбызны: Арча районыннан Хәлим Гариповны, Лаештан Роза Исхакованы, Сарманнан Рөстәм Гыйбадуллинны, Кукмарадан Зөһрә Сафиуллинаны, Зәй районыннан Артур Мөхәммәтҗановны чакырдык. Фермерларыбызга мөһим һәм тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Уңышлар сезгә!

Шәһәрләрдә ел саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре күркәм гадәткә әйләнде. Авыл халкы алып килгән продукция югары сыйфатлы һәм арзан бәядән. Бу мөһим эшегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Соңгы елларда дөньяда һәм илебездә зур тизлек белән яңа технологияләр булдырыла.

Цифрлаштыру һәм ясалма интеллект безнең тормышыбызның барлык юнәлешләренә – икътисадка, дәүләт идарәсенә, социаль һәм мәдәни өлкәләргә тамырдан зур үзгәрешләр кертә.

Хакимият органнары буларак безнең бурыч – заманнан калышмау, һәрвакыт белем туплау, эшебездә яңа алымнарны мөмкин кадәр күбрәк куллану.

IT-инфраструктураны үстерү буенча планлы эшне дәвам итү сорала. Узган ел Татарстанда эшли башлаган алгарышлы IT-карарлар программасына өстәмә буларак без ясалма интеллектны үстерү буенча биш елга исәпләнгән республика программасын кабул иттек. Ул кадрлар әзерләүгә, фәнни тикшеренүләр алып баруга, шулай ук исәпләү машиналары инфраструктурасы булдыруга юнәлдерелгән.

Бу программаларның икесендә дә социаль тармаклардагы, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармакларындагы өстенлекле проектларга зур игътибар бирелә.

Хөрмәтле депутатлар!

Икътисадның тотрыклы үсеше безгә төп бурычны хәл итү – гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирә. Илкүләм проектларны, шул исәптән республика программаларын (ә аларның саны быел 50гә җитте), гамәлгә ашыру әлеге максатларга юнәлдерелгән. Бу – 3 893 социаль-мәдәни объект дигән сүз. Гамәлдәге программалар һәм өстәмә кабул ителгән карарлар кысаларында финанслауның гомуми күләме 173 млрд сумнан артып китте.

Мондый һәр программа гражданнарның тәгаен ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә корылган.

Без илебез Президенты Владимир Владимирович Путинга ярдәм чараларындагы ташламалар механизмнарын саклап калуы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез, алар ярдәмендә Татарстанда барлык фатирларның 60 проценты сатып алына.

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Татарстанда гомуми суммасы 64 млрд сумга барлыгы 6411 ишегалды төзекләндерелде. Киләсе елда без әлеге киң колачлы программаны тәмамлаячакбыз. Республиканың күпфатирлы йортларындагы тагын 243 ишегалды тәртипкә китереләчәк.

Без шулай ук җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча эшне дәвам иттерәбез.

Кызганычка каршы, уздырылган инвентаризация йомгаклары буенча яңа төзелгән һәм төзекләндерелгән объектлардан файдалану һәм аларны карап тоту өлешендә сораулар күп туды. Бу эшне башкару – турыдан-туры муниципалитетлар вазыйфасы. Без җитәкчеләр, шулай ук гражданнар ял итү урыннарына сакчыл мөнәсәбәттә булырлар дигән өметтә калабыз.

Коммуналь инфраструктураны яңартып кору буенча киң колачлы эшләр дәвам ителә. Соңгы 3 елда гына да республикада 1400 км дан артык коммуналь челтәр алмаштырылды, бу исә узган 30 елда башкарылган эшләргә караганда күбрәк. Моннан тыш, яңгыр сулары канализациясенең тузган булуы (бу аеруча Казан шәһәренә карый) – бүгенге көндә кискен торган мәсьәләләрнең берсе. Татарстан Хөкүмәтенә аларны төзекләндерү буенча эшләрне максатчан финанслау буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк булачак.

Шулай ук халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне анализлау йомгакларына караганда, идарәче оешмалар эшенә шикаятьләрнең саны бермә-бер артты. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, Дәүләт торак инспекциясенә, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыкларына идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре эшен контрольгә алырга һәм аңа күзәтчелек итәргә кирәк.

Юл хуҗалыгы өлкәсендә быел гомуми суммасы 111 млрд сумга чаралар гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин һәм илебез Хөкүмәте ярдәме белән Сокуры авылын әйләнеп узу автомобиль юлы һәм Лаеш узелы объектлары төзелеше алып барыла.

Төп юллар челтәрен киләчәктә дә үстерү өчен республиканың Транспорт министрлыгына федераль үзәк белән юллар төзү буенча озак вакытка исәпләнгән яңа зур проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге булдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Татарстанлылардан килгән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нигезендә урам-юл челтәре мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Быел 1200 км юл төзекләндереләчәк, авыл җирлекләрендә 974 км юл норма таләпләренә туры китереп төзеләчәк.

Моннан тыш, Транспорт министрлыгы республика авылларында күпер корылмаларына инвентаризация уздырырга һәм аның йомгаклары нигезендә күперләрне торгызу буенча яңа программа эшләргә тиеш.

Татарстанның транспорт инфраструктурасын үстерү өлешендә дә җитди бурычлар тора – быел Казан аэропортының яңа терминалын ачу планлаштырыла, анда елына 5 млн 700 мең пассажирга хезмәт күрсәтеләчәк. Киләсе елда «Бигеш» аэропортында самолетлар өчен очып китү-төшү полосасын капиталь төзекләндерү эшләрен башларга кирәк булачак.

Республиканың Транспорт министрлыгы «Россия тимер юллары» ачык акционер җәмгыяте һәм кызыксыну белдергән башка предприятиеләр белән берлектә тимер юл инфраструктурасы объектларын төзекләндерү һәм төзүне финанслауның яңа механизмнарын эшләргә тиеш.

Елга транспортында йөк ташуны үстерү максатларында Транспорт министрлыгына причаллар инфраструктураларына тулы инвентаризация уздыруны һәм аны үзгәртеп кору, төзү һәм капиталь төзекләндерү буенча план эшләүне, тышкы базарларга чыгуны тәэмин итеп, «елга-диңгез» классындагы суднолар өчен елгаларны, причалларны тәртипкә китерүне, йөк ташучылар белән берлектә «су – тимер юл – автомобиль транспорты» мультимодаль йөк ташу системасында сыгылмалы тариф сәясәте механизмнарын эшләүне, шулай ук Россия диңгез-елга флоты белән бергә Идел һәм Кама бассейннары акваторияләрендә навигация чорын озайту мөмкинлеге мәсьәләләрен карап тикшерүне йөклим.

Без республика халкының һәркем файдалана ала торган һәм заманча җәмәгать транспортына булган ихтыяҗын күрәбез һәм бу юнәлештә системалы эш алып барабыз. Быел 121 автобус сатып алу планлаштырыла.

Электр транспорты буенча еллык күләме 1 млрд сумга күчмә составны яңартып кору программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде. Быел гына да 20 трамвай төзекләндереләчәк. Моннан тыш, Транспорт министрлыгына трамвай юлларын төзекләндерү буенча биш елга исәпләнгән яңа программа эшләргә кирәк.

Тулаем алганда, шәһәр транспортына идарә системасын яңартып кору зарур.

Хөрмәтле депутатлар!

Безнең эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе – ул мәгариф системасын үстерү. Тармак инфраструктурасын яңарту дәвам ителә. Быел гына да 5 яңа мәктәп, 2 мәктәпкә өстәмә корпус, 3 балалар бакчасы төзелде, шулай ук 78 мәктәп һәм 30 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде.

Безнең тарафтан шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тулай торакларын капиталь төзекләндерү буенча өч елга исәпләнгән программа эшләү турында карар кабул ителде.

Без «Физика-математика һәм Физика-химия алгарышы» проектларын гамәлгә ашыруның уңай тәҗрибәсен күрәбез: махсуслаштырылган сыйныфлар һәм түгәрәкләр уңышлы эшләп килә һәм киң таралыш алды, физика, химия һәм профильле математика буенча БДИ бирүне сайлаучы өлкән сыйныф укучыларының саны артканнан арта.

Фәнни җитәкчесе Александр Владимирович Гасниковка һәм әлеге проект белгечләренә башкарган эшләре өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм.

Тагын да күбрәк укучыларны җәлеп итеп, табигать фәннәре, шулай ук ясалма интеллект алымнарын өйрәнү һәм кулланышка кертү кебек башка юнәлешләргә дә әлеге тәҗрибәне киң кулланырга кирәк.

Моннан тыш, бу елдан башлап урта һөнәри белем бирүне оештыру юнәлешендә эшләячәк Мәскәү электрон мәктәбе бердәм цифрлы платформасының, «Госпромпт» ясалма интеллект базасында булдырылган «Юлдаш» проектының аналитик мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга кирәк, аның ярдәмендә Татарстандагы һәр мәктәп укучысы өчен шәхси мәгариф траекториясе төзеп булачак.

2027 елның гыйнварыннан проект барлык мәгариф учреждениеләренә дә кертелергә тиеш.

Тулаем алганда, һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлегендә балалар һәм яшьләр өчен кызыклы форматлар куллану, ягъни производствога бару, укучыларга тәҗрибә алмашу һәм бер-берсеннән нәрсәгәдер өйрәнү мөмкинлекләре бирә торган конкурслар һәм форумнар уздыру, музей һәм күргәзмәләр кебек интерактив мәйданчыкларны файдалану бик мөһим.

Хөкүмәт Иннополис һәм республиканың Фәннәр академиясе белән берлектә гамәли эшчәнлек алып баруга юнәлдерелгән Фән һәм технологияләрне популярлаштыру үзәге төзү концепциясен эшләргә тиеш.

Мәгариф системасында төп роль, әлбәттә, укытучыларга бирелә. Безнең бурыч – аларга эшләү өчен уңайлы шартлар булдыру һәм, тулаем алганда, укытучы һөнәренең абруен арттыру. Республикада әлеге юнәлештә эшне оештыру буенча карарлар комплексы, шул исәптән яшь белгечләрнең хезмәт хакына өстәмә түләүләр, грантлар, торак алуга сертификатлар бирү турында карарлар кабул ителде. Укытучы һөнәренә ихтирам йөзеннән Казан шәһәренең Казансу елгасы яр буенда Укытучыга һәйкәл һәм шул ук исемдәге сквер ачылды. Шулай ук Укытучы йорты да үз эшен башлап җибәрде, анда мөгаллимнәр, Россиянең һәм дөньяның иң яхшы экспертлары белән уздырылган төрле чараларда катнашып, квалификацияләрен күтәрә алачак.

Ләкин безгә бу өлкәдә әле бик күп бурычларны хәл итәргә кирәк. Мәгариф һәм фән министрлыгына укытучыларга ярдәм чаралары программасын эшләүне һәм ел ахырына аны тәкъдим итүне йөклим.

Бүген залда хөрмәтле укытучыларыбыз: Кирилл Сергеев, аның 15 укучысы быел математика буенча БДИны 100 баллга тапшырды, өч укучысы рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче һәм призер булган Ксения Макария, «2026 ел тәрбиячесе» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңеп чыккан Алсу Галиева, 2026 елның «Халык укытучысы» конкурсында җиңүче, 54 ел педагогик стажы булган Фәварис Ильясов һәм сәләтле укучыларыбыз: киберкуркынычсызлык буенча халыкара олимпиаданың бронза призеры Роман Черемных, химия буенча Менделеев олимпиадасының көмеш медаль иясе Сәед Нургаянов һәм БДИ буенча 300 балл җыйган Ләйсән Шакирова.

Эшләрендә һәм укуларында югары нәтиҗәләргә ирешкән барлык укытучыларга һәм укучыларга зур рәхмәтемне белдерәм һәм киләчәктә дә барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сәламәтлек саклау тармагында безнең эшебезнең мөһим юнәлеше – ул матди-техник базаны ныгыту.

Бүгенге көндә гомуми суммасы 10 млрд сумнан артык бәяләнә торган объектлар, шул исәптән 5 зур поликлиника, 17 стационар, 33 ФАП һәм 33 сөт кухнясы төзелү һәм капиталь төзекләндерелү этабында.

Быел Республика клиник хастаханәсен яңартып кору буенча комплекслы эшләр башладык.

Казанда амбулаториядә онкология ярдәме күрсәтү һәм авыруны иртә диагностикалау үзәге төзелә, ул куркыныч чирне башлангыч чорда ачыкларга һәм меңнәрчә кешеләрнең гомерен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Чирне алдан кисәтү – безнең эшебезнең нигезе. Быел гына да 1,5 млн кеше диспансеризация узды, 40 меңнән артык кешенең авыруы ачыкланды.

Үзәктән еракта яшәүче кешеләр өчен мобиль медицина комплекслары эше нәтиҗәсендә табибларга мөрәҗәгать иткән һәр өченче кеше өстәмә тикшеренү узарга җибәрелде, меңгә якын кеше үз вакытында хастаханәгә салынды.

Киләсе елда олы яшьтәге кешеләргә диспансеризация уздыру эшен дәвам итәчәкбез. Яшьләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау да өстенлекле юнәлеш булып тора. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен актив рәвештә ведомстволар арасында хезмәттәшлек алып баруны тәэмин итәргә кирәк.

Шулай ук республиканың олы яшьтәге гражданнары өчен өстәмә сәламәтлек саклау үзәкләрен һәм сәламәт озын гомер медицинасы үзәген ачуны планлаштырабыз.

Тармакта кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен Татарстанда «Авыл докторы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары буенча түләүләр, торак шартларын яхшыртуга грантлар бирү, социаль ипотека кебек ярдәм программалары эшләп килә, бу елның августыннан яңа чара – белгечләр җитми торган районнарда ихтыяҗ зур булган вазыйфаларга эшкә урнашучыларга 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү кертелде. Шулай ук республика белгечләренә һөнәри хезмәт юлында һәръяклы ярдәм күрсәтүне тәэмин итү өчен Кадрлар үзәге булдыру турында карар кабул ителде.

Медицина хезмәткәрләренә цифрлы белем бирү максатларында республика Хөкүмәтенә Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә ел дәвамында Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты һәм «Мәктәп 21» тәҗрибәсе нигезендә медицина белгечләрен әзерләү өчен цифрлы кампус төзү буенча проектны гамәлгә ашыруны йөклим.

Бүген залда гомерләрен әлеге игелекле һөнәргә багышлаган, 30, 40 һәм хәтта 50 елдан артык хезмәт стажы булган медицина хезмәткәрләре: Азнакайдан ультратавыш диагностикасы табибы Илшат Хаҗиәхмәтов, педиатрлар – Әлмәттән Разия Галиева һәм Бөгелмәдән Нина Измайлова, Түбән Камадан кардиолог Раиса Мерясева, шулай ук фельдшерлар – Мамадыштан Резедә Мөнипова һәм Зеленодольскидан Лилия Садыйкова.

Республиканың барлык медицина хезмәткәрләренә авыр хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле депутатлар!

Сәламәтлек саклауның төп нигезләренең берсе – ул физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү. Моның өчен республика халкына без бөтен шартларны да булдырабыз. Быел гына да Аксубай, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында 3 боз аренасы, 4 футбол манежы, Лениногорскида бассейн, Зеленодольскида һәм Казанда Футболны үстерү, уктан ату, регби һәм фигуралы шуу үзәкләре, шулай ук 2 физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзедек.

Өч ел тагын 9 боз аренасы һәм 12 футбол манежы төзү планлаштырыла. Шулай итеп, республиканың һәр муниципалитетында балалар һәм өлкәннәр өчен үз аренасы, манежы, бассейннары, спорт комплекслары һәм чаңгы базалары булачак.

Инфраструктура үсеше нәтиҗәсендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең саны артканнан арта, Казан шәһәре зур халыкара турнирлар уздыру өчен илебезнең иң төп спорт ареналарының берсе булып тора.

Россия Президенты тарафыннан безгә 2028 елда VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын уздыру ышанып тапшырылды. Аны иң югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк булачак.

Безнең спортчыларыбыз югары казанышлар спортында лаеклы нәтиҗәләргә ирештеләр. Шулай итеп, «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар командасы волейболчылары сигезенче тапкыр Россия чемпионатында һәм дүртенче тапкыр илебез Суперкубогында алтын медаль яулады, кичә алар Легендалар Кубогына ия булды, «Ак Барс» хоккейчылары, «Зенит-Казан» волейболчылары һәм «Уникс» баскетболчылары көмеш призер булды, «КОС-Синтез» су полосы буенча илкүләм өч төп турнирда җиңү яулады, күп тапкырлар Россия чемпионы «Динамо-Ак Барс» чирәмдә хоккей буенча ир-ат командасы җиңүләренә Россия Кубогы һәм Суперкубогы өстәлде, узган ел сезонының төп өч трофеен яулаган «Стрела-Ак Барс» регби командасы чемпион титулын саклап калу өчен көрәшүен дәвам итә.

Моннан тыш, Андрей Минаков йөзү, Никита Шлейхер суга сикерү буенча, ә Агния Тулупова синхрон йөзүдә Европа Чемпионнары исеменә лаек булды, Даниел Маринов спорт гимнастикасы буенча Дөнья кубогы этабында җиңү яулады. Параспортчылар арасында Ләйсан Зарипова өстәл теннисы буенча дөнья чемпионы, ә Айрат Зәкиев пауэрлифтинг буенча Европа чемпионы булды.

Кадерле спортчыларыбыз, без сезнең уңышларыгыз белән бик горурланабыз һәм сездән яңа җиңүләр көтеп калабыз!

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Республикада мәдәният өлкәсенең матди-техник базасын ныгыту эше дәвам ителә. Быел гына да 9 яңа объект төзелде һәм 38 объект капиталь төзекләндерелде.

Казан дәүләт яшь тамашачы театры киң колачлы яңартып кору эшләре төгәлләнгәннән соң, тамашачыларына ишекләрен ачты, ул иҗади яшьләрнең аралашу үзәге булыр дип ышанам.

Креатив индустрияләрне үстерү максатында быел Уникаль һөнәрчелек үзәге эшли башлады. Тагын бер кат басым ясап әйтәм, Үзәк сәүдә итү-күргәзмә мәйданчыгы түгел, бәлки Татарстанның мәдәни кодын саклау буенча киң колачлы бурычларны хәл итү мөмкинлекләре тудырылган күпфункцияле кластер булырга тиеш.

Татарстан һәрвакыт үзенең халык һөнәрләре белән дан тотты. Милли осталыкны саклау – мәдәни мирасны үстерү ул. Һөнәрләр юкка чыгарга тиеш түгел – аларны кулдан кулга, буыннан буынга тапшыру мөһим.

Быел республикада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее кысаларында бик күп төрле чаралар уздырылды. Илебез Президенты Указы нигезендә Габдулла Тукайның тууына 150 ел тулуны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турында карар кабул ителде. Федераль үзәк белән берлектә әлеге мөһим датаны әзерләү һәм уздыру буенча чаралар планын эшләп бетерергә һәм аны гамәлгә ашыра башларга кирәк. Габдулла Тукай – татар халкын бөтен дөньяга таныткан олы шәхес. Ул киләчәктә дә милләтнең рухи һәм иҗади символы булачак.

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» фонды тарафыннан системалы рәвештә республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклау буенча зур эш алып барыла.

Киләсе елда Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәриповичка 90 яшь тула.

Минтимер Шәриповичның бүген безнең арада булуына без бик шатбыз.

Минтимер Шәрипович республикабызны бик катлаулы елларда җитәкләде. Аның зирәклеге, эзлекле, төптән уйланылган һәм тотрыклы сәясәте нигезендә Татарстанда милләтләр һәм конфессияләр арасында тынычлык, гражданнар арасында татулык сакланды, Россиядә тиңдәше булмаган киң колачлы социаль-икътисадый программалар гамәлгә ашырылды. Алар арасында тузган торакны бетерү, газлаштыру, социаль ипотека программаларын атап китәргә кирәк.

Безнең күпләребезгә, шул исәптән миңа да Минтимер Шәрипович командасында эшләргә, идарә эшендә тәҗрибә тупларга насыйп булды. Олы рәхмәтебезне кабул итеп алыгыз, хөрмәтле Минтимер Шәрип улы.

Хөрмәтле ватандашлар!

Татарстанны торгызуга һәм үстерүгә, тулаем республикабыз һәм илебез тарихына зур өлеш кертүен исәпкә алып, легендар җитәкчебезгә олы ихтирам йөзеннән 2027 елны Татарстан Республикасында Минтимер Шәймиев елы дип игълан итәм.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Хөрмәтле депутатлар!

Безнең алда бик күп бурычлар тора. Аларны бары тик бердәм команда булып эшләгәндә генә хәл итү мөмкин булачак. Без бергә барлык максатларга да ирешербез, дип ышанам.

Елдагыча үземнең чыгышымны Минтимер Шәриповичның республикабыз брендына әйләнгән сүзләре белән тәмамлыйсым килә – Без булдырабыз! Без бергә!

Без, һичшиксез, җиңү яулаячакбыз!

ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар