news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте Шәймиевнең авыруы хакындагы хәбәрләрне кире какты

news_top
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте Шәймиевнең авыруы хакындагы хәбәрләрне кире какты

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте беренче Президент, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәйимиевнең каты авыруы хакындагы хәбәрләрне кире какты, дип яза «Татар-информ».

Кайбер телеграм каналларда Шәймиев «каты авырый», «хастаханәгә салынган» дигән хәбәрләр чыккан иде. Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу дөреслеккә туры килми.

«Бу – гадәти, сезонлы вирус», – дип хәбәр иткәннәр матбугат хезмәтендә РИА «Новости»га.

Минтимер Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында Актаныш районы Әнәк авылнда туган. 1991 елда ул Татарстанның Президенты итеп сайланды, аннары кабат срокларга сайланды. Хәзер – дәүләт киңәшчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар