news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте: «БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар»

news_top

Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр булуын хәбәр итте.

«Бүген дошман БПЛАлары республиканың Кама аръягы төбәгенә масштаблы һөҗүме нәтиҗәсендә Түбән Каманың кайбер предприятиеләре зыян күрде. Махсус хезмәтләр урыннарда һөҗүм нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерү өстендә эшли. Кайбер участокларда зыян күрүчеләр бар. Алар җиңелчә җәрәхәтләр алган. Яраланучыларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде», — дип сөйләде Галимова.

Моннан тыш, беспилотниклар Татарстанның Тукай районындагы шәхси торак йортка да һөҗүм иткән. Ике кеше зыян күргән. Аларга беренче ярдәм күрсәтелгән, хәзерге вакытта аларның гомеренә куркыныч янамый.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән зыян күргән районнарның башлыклары һөҗүм нәтиҗәләрен бетерүне шәхси контрольгә алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар