news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте: «Беспилотниклар һөҗүме кире кагылды, корбаннар юк»

news_top

Татарстанга беспилотниклар һөҗүме кире кагылган, корбаннар һәм җимерелүләр юк, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте, дип яза «Татар-информ».

«Бүген, 21 февральдә, Татарстан Республикасына дошман беспилотниклары һәм башка чаралар белән массакүләм һөҗүм ясау омтылышы булды. Барлык хезмәтләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә һөҗүм кире кагылды. Җитештерү процесслары тукталмады. Корбаннар һәм җимерелүләр юк», - дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Казандагы барлык массакүләм чаралар бүгенгә гамәлдән чыгарылды.

Шулай ук, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев район территориясе өстендә дошман беспилотниклары бәреп төшерелүе турында хәбәр итте.

«Бүген ПВО көчләре белән район территориясе өстендә дошман беспилотниклары бәреп төшерелде. Безнең сакчыларга бердәм эшләре өчен рәхмәт белдерәм!» – дип хәбәр итте җитәкче телеграм-каналда.

Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова Украина беспилотниклары җитештерү объектларына һөҗүм итәргә тырышуы турында хәбәр иткән иде.

«Зыян күрүчеләр юк. Район объектларында җитештерү процесслары бозылмады, барлык предприятиеләр штатлы режимда эшли», – дип хәбәр итә ул.

Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, 9:00-14:00 сәгатьләрдә Татарстан өстендә 11 БПЛАны юк ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар