Татарстанның Тәтеш шәһәрендә 11 яшьлек кыз Ленин урамындагы бер кибеттән шаурма сатып ала. 2 көннән соң аның хәле начарлана, туганнарына күңеле болгануга зарлана, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.
Шуннан соң аны хастаханәгә алып китәләр – аңа токсикоз һәм шок диагнозы куела. Табиблар кыз баланың гомере өчен 5 көн көрәшә, тик аны коткара алмыйлар – бала бүген төнге берләр тирәсендә үлә.
Кыз баланың вафатыннан соң әлеге кибетне җирле Роспотребнадзор тикшерә башлаган.