Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан районнарының берсендә өч бүлмәле фатир алган кешегә сыер бүләк итәләр

news_top_970_100

Кая карама реклама хәзер. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең фантазияләре дә шаккатарлык бит. Нинди генә кызыктыру, кешене җәлеп итү чараларын уйлап тапмыйлар. Социаль челтәрләрнең берсендә шундый реклама чыккан. Татарстан районнарының берсендә өч бүлмәле фатир алган кешегә сыер бүләк итәләр яисә 100 мең сум күләмендә ташлама каралган.

Реклама күпләргә хуш килгән, комментарий калдыручылар да байтак. «Бу сыерны кайда тотарга соң аннары. Өченче каттамы?», «Фатирда сыер нәрсәгә инде», «Балконда асраргамы», – дип сораучылар да шактый.

Кайберәүләр сыер бәяләре белән дә кызыксынган: «Бәлки, яхшы сыер чыннан да шулай торадыр». Берсе иренмичә сыер бәяләрен үк эзләп тапкан: «Погуглила», безнең җирлектә сыер өчен 65-150 мең сум сорыйлар. Хәзер миңа сыер ал дигән реклама чыгып торыр инде», – дигән ул.

«Моңардан текәрәк оффер да күргәнем булды. Фатир ал һәм черкидән спрей бүләккә», «Мондый реклама белән сатуда иң алда баралардыр», – дип тә язганнар.

«Мин икене алам», «Бүләккә дуңгыз да яхшы булыр иде», «Нишләп сыер, ә биш сарык түгел», «Сыерны сөтләтә, итләтә генә алып булмыймы икән соң», «Нәрсә сайларга да белмим инде: әллә сыер, әллә 100 мең сум», «Ә миңа бүләккә арыслан кирәк», – дип шаяртучылар да табылган.

Рекламаның ни дәрәҗәдә файдалы һәм кызыклы булуы турында да гәп куертып алганнар: «Сыерны йорт я җир участогына тәкъдим итү урынлырак буладыр», «Туганнары авылда булган кешеләр аларга кайтара ала», «Димәк, ихтыяҗ бар, афәрин, бик креатив».

«Кеше игътибарын бик яхшы итеп җәлеп иттеләр, афәрин», – дип маркетологларны мактап та куйганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100