Саба – өстә, Лаеш – алда, Әгерҗе – һаман артта, ә башка районнар кайсы урында?
Муниципаль берәмлекләр рейтингында сентябрьдә 17 район өскә күтәрелгән, 18 район аска таба тәгәрәгән. Мондый исемлекне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы әзерләгән. Иң алда, гадәттәгечә, Лаеш бара. Әгерҗе районы элеккечә артта өстерәлә. «Татар-информ» 9 айда муниципалитетларның үсеш дәрәҗәсен өйрәнде.
Татарстан Икътисад министрлыгы республика муниципаль берәмлекләрендә социаль-икътисади үсешнең чираттагы рейтингын чыгарды. Бу юлы исемлек 2022 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен әзерләнгән. Традиция буенча, ведомство «турнир таблицасында» районнарның хәлен алдагы чор нәтиҗәләре белән чагыштыра (ягъни, бу очракта гыйнвар – август өчен), шулай ук 2021 ел өчен рейтинг күздә тотылган. Шул ук вакытта министрлык сайтында 2021 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен рейтинг та бар, шуңа күрә теләге булган һәркем узган һәм агымдагы еллардагы күрсәткечләрне чагыштыра ала. Шунысын искәртү зарур: бу бүлектә буш калдырылган урыннар – гадәти хәл, быел да таблицалар гыйнвар – май мәгълүматларыннан башлап кына куелган.
Бу көздә «Татар-информ» 2022 елның гыйнвар – июль һәм гыйнвар – август айлары рейтингы буенча күзәтү дә чыгарган иде.
Искәртеп узабыз, җыелма таблицада һәрвакыт 45 позиция. Моңа Татарстандагы 43 муниципаль район һәм иң эре 2 шәһәр – Казан һәм Чаллы керә. Министрлыкта файдаланыла торган исәп-хисап методологиясен без элегрәк тасвирлаган идек; исегезгә төшерәбез, районнарның һәрберсе буенча интеграль күрсәткечләр алына торган индикаторларның Татарстан Икътисад министрлыгына төрле урыннардан һәм төрле чорлар өчен керә. Шуның аркасында рейтинглар теге яки бу датага «искергән» саннарга нигезләнә. Рейтингларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ай саен исәпләргә кушкан иде.
Мәсәлән, гыйнвар – август өчен рейтингны исәпләгәндә, беренче яртыеллыкта өстәмә кыйммәт мәгълүматлары буенча, ә инвестицияләр һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе буенча – беренче квартал өчен файдаланылган. Ягъни саннар шул ук булган, алар гыйнвар – июль айлары һәм аларга кадәрге айлар өчен дә кулланылган. Бу юлы таблицада агымдагы елның 9 аенда бюджетларның салым һәм салым булмаган керемнәре буенча шундый ук мәгълүмат исәпкә алынган. Шулай ук 2022 елның беренче яртыеллыгындагы авыл хуҗалыгына кертелгән инвестицияләр һәм түлаем авыл хуҗалыгы продукциясе күрсәткечләре кулланылган. Башка сүзләр белән әйткәндә, яңа таблица алдагысына караганда күбрәк яңа күрсәткечләр нигезендә төзелгән.
Беренче бишлек
Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеш рейтингының беренче өчлеге үзгәрмәде: Лаеш районы беренчелекне саклый, Татарстанның нефть үзәге Әлмәт районы – икенче, ә Казан өченче урында тора. Беренче бишлекне карасак, Тукай (Чаллыны әйләндереп ала) һәм Түбән Кама районнары да рейтингта калды, әмма аларның урыннары алышынган.
2022 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Тукай районы икенче урында иде. 8 ай нәтиҗәләре буенча ул сигезенчегә төште. Ә хәзер Тукай районы, бер баскычка күтәрелеп, өскә таба юнәлде.
Яңартылган индикаторларны исәпкә алып, Татарстан буенча өстәлмә бәянең 2/3 диярлек (1,2 триллион сумнан артык) яки 750 миллиард сумга якыны рейтингның төп бишлегендә торган районнарга туры килгән. Шушы сумманың яртысын диярлек Әлмәт районы тәэмин иткән (341 миллиард сумнан артык). Шулай ук республиканың нефть үзәге икътисади эшчәнлекнең чиста төрләре буенча үзебездә җитештерелгән товарларны төяп җибәрүнең өчтән бер өлешен дә тәэмин иткән – 9 айда Әлмәт районына 1,2 триллион сумнан артык сумма туры килгән (республика буенча 3,3 триллион сумнан артык). Башка бер генә муниципалитет та әлеге суммага якынлаша алмый – әйтик, Түбән Камада елның 9 аенда әлеге күрсәткеч нибары 650 миллиард сумга кадәр генә күтәрелгән. Шунысын да истән чыгармаска кирәк, «Татнефть» башка беркайда да «пропискада түгел».
Шунысы кызык, агымдагы елның беренче яртыеллыгында төп капиталга (бюджет акчаларын исәпкә алмыйча) инвестицияләр күләме буенча топ-5 район әйдәп бара. Өстәвенә, зур аерма белән. Казан – Татарстанның башкаласы – 55 миллиард сумнан артык акча җәлеп иткән. Түбән Кама районы аннан бераз гына калыша (49 миллиард сумнан артык), ә менә Әлмәт бу күрсәткеч буенча өчлекне генә йомгаклый (20 миллиард сумнан артык). Гомумән алганда, рейтингның беренче биш баскычында торган муниципалитетларга инвестицияләрнең яртысыннан артыгы туры килә. Әлеге күрсәткеч 145 миллиард сум тәшкил итә. Ә тулаем Татарстан буенча бу күрсәткеч агымдагы елның гыйнвар – июнь айлары йомгаклары буенча 266 миллиард сумга якын.
Сүз уңаеннан, беренче яртыеллыкта 10 миллиаррд сумнан артык инвестицияләр җәлеп итә алган районнар Татарстанда җидәү генә. Югарыда санап үтелгән өч районнан тыш, исемлекне Лаеш (13 миллиард сумнан артык), Алабуга (12 миллиард сум) һәм Питрәч районнары (10 миллиард сум) дәвам итә һәм, әлбәттә, Чаллы (26 миллиард сумнан артык). Ә менә Тукай районы, төп бишлеккә керсә дә, нибары 8 миллиард сум җәлеп итә алган. Бу сумма Яшел Үзәннеке кебек үк (яңа рейтингта – 12нче урыннан 13нчегә төшкән). Шул ук вакытта Тукай авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе буенча алда бара (беренче яртыеллыкта 12 миллиард сумнан артык), Яшел Үзән бу күрсәткеч буенча икенче урында тора (5 миллиард сумнан артык). Гомумән Татарстанда гыйнвар – июнь айлары өчен бу күрсәткеч 57 миллиард сумнан артып киткән.
Өскә күтәрелгән районнар
2022 елның гыйнвар – сентябрь нәтиҗәләре буенча таблицада үз урыннарын, төп өчлектән кала, тагын җиде район саклап калган. Болар – Яңа Чишмә районы (7нче урында калды), Минзәлә (16нчы урында), Алексеевск (19нчы урында), шулай ук Нурлат, Кукмара һәм Актаныш районнары (25нче урыннан 27нче урынга). Әгерҗе районы таблицаны янә йомгаклый. Кызганычка, Татарстанның «тимер юл төене» рейтингның иң арттагы районнары арасыннан чыга алмый. Суз уңаеннан, узган елның шул ук чорында Әгерҗе шундый ук урында булды. 2020 елдан бирле район белән ТР Хисап палатасының элеккеге аудиторы Азат Вәлиев җитәкчелек итә.
Гыйнвар – август рейтингындагы позицияләр белән чагыштырганда, елның 9 ае нәтиҗәләре буенча 17 район исемлектә өскә таба күтәрелгән, 18 район аска төшкән. Таблицада күчешләр, кагыйдә буларак, символик характерда гына. Районнарның урыны бер-икегә аска яки өскә үзгәрергә мөмкин. Ягъни, кайчандыр «урын» алып калган районның урынын фактта югалмый. Айлык исәпләүләрнең үзенчәлеге дә, гаҗәпләнерлек күтәрелешләр дә, драматик төшүләр дә булгалый.
Әйтик, берьюлы 13 баскычка өскә – 18нче урынга 2022 елның гыйнвар – сентябрь нәтиҗәләре буенча Саба районы күтәрелгән. Бу – рекорд. 1999 елдан (!) бирле район белән Татарстан Президентының энесе Рәис Миңнеханов җитәкчелек итә. Сүз уңаеннан, Рәис Нургалиевич бу районда туган. Муниципалитет республиканың төньягындагы Кама алды икътисади зонасында урнашкан, күбесенчә моноэтник район: монда нигездә татарлар яши. Сабада аграр сектор өстенлек итсә дә, район шактый күп профильле икътисадка ия. Биредә сәнәгать предприятиеләре шактый – ит комбинаты, мех эшләнмәләре фабрикасы, югары технологияле сөт комплексы һәм башка эре компанияләр – бөртеклеләрдән, ягулык трейдерларыннан төзелешкә кадәр.
Шулай ук бу муниципалитет территориясендә Шәмәрдән газүткәргечләр магистрале бар. Ул – «Газпром трансгаз Казан» холдингы структурасындагы иң зур бүлекчә. Саба районында Татарстанның иң зур – 22,9 мең гектарлы урман массивы бар. Сабаның урман хуҗалыгы белән 1980 елдан 1990 елга кадәр бертуган Миңнехановларның әтисе Нургали Миңнеханов җитәкчелек иткән иде. Ә 2020 елдан районның административ үзәге – Байлар Сабасында 60 гектардан артык мәйданда «Саба» индустриаль паркы эшли. Хәзер анда 8 резидент бар, тагын 2се өчен мәйданчыкта төзелеш алып барыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында бу паркны «иң нәтиҗәлеләр исемлегендә» дип атады.
Быелның 9 ае рейтингыннан алынган мәгълүматларга караганда, Саба районына инвестицияләр бик нык өскә сикергән – 825 миллион сумнан 1,6 миллиард сумга кадәр. Бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре – 305тән 968 миллион сумга кадәр үскән. Саба авыл хуҗалыгының тулай продукциясе бәясе – 1,35тән 2,95 миллиард сумга кадәр. Исегезгә төшерәбез, бу күрсәткечләр кварталга бер тапкыр яңартыла, тик шулай да үсеш бик нәтиҗәле күренә. Боларның барысы да районның җыелма таблицада күтәрелүен тәэмин иткән дә, күрәсең. Биредә искәртеп үтәргә кирәк, узган елның шушы ук чоры нәтиҗәләре буенча Саба районы шундый ук урынны биләгән (17нче урын), ә менә тулаем узган ел рейтингында – күпкә астарак – 26нчы урын.
Күтәрелү тизлеге буенча икенче урында – Кайбыч районы. Ул – Чувашия белән чиктәш һәм профиле аграр гына булган район. Кайбыч рейтингта 21нче урынга кадәр күтәрелгән. 2012 елдан бирле районда алыштыргысыз рәвештә Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелек итә. Узган күзәтүдә без аны шулай ук искә алдык – ул вакытта, елның 8 ае нәтиҗәләре буенча, анда гадәти булмаган аномалия теркәлде: беренче яртыеллыкта өстәлмә бәя (176,2 миллион сум), яңадан исәпләүләрдән соң, кинәт беренче кварталга караганда түбәнрәк булып чыкты (189,4 миллион сум). Ул чакта «Татар-информ» чыганагы моны район хуҗалыкларының икенче кварталында орлык сатып алуга акчаны күп тотулары белән аңлатты, ягъни арадаш куллану чыгымнарын арттырганнар.
Хәзер тагын ике күрсәткеч яңартылды, бер кварталда район биш тапкыр инвестицияләрен арттырган: гыйнвар – март айларында 316 миллион сумнан агымдагы елның гыйнвар – июнь айларына – 1,5 миллиард сумга кадәр. Авыл хуҗалыгында тулаем продукция күләме ике тапкырга күбрәк – 82 миллион сумнан 205 миллион сумга кадәр. Ә җибәрү биредә бер ай эчендә генә дә 752 миллион сумнан 1,1 миллиард сумга кадәр арткан. Димәк, таблицада чираттагы күчеш шуның белән аңлатыла. Шул ук вакытта, 2021 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, район 24 урынга өскә күтәрелгән, бу яктан аның бер район да уза алмый!
Балтач районы, җиде позициягә күтәрелеп, 33нче урынга кадәр менгән. Район белән 2012 елдан бирле Рамил Натфуллин җитәкчелек итә. Ул үзе дә шушы төбәктә туып-үскән, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Бу район Арча районы, Кукмара һәм Саба районнары, шулай ук Марий Эл һәм Киров өлкәсе территорияләре белән чиктәш. 1960 елларда Балтачны берничә елга хәтта Арча белән бергә кушып та торганнар иде. Балтач башлыча аграр муниципалитетлар төркеменә керә. 2019 елдан Балтач поселогында хәләл җитештерү белән шөгыльләнә торган компанияләр өчен 16 гектар мәйданны биләгән «Балтач» индустриаль паркы эшли.
Квартал эчендә биредә шулай ук җәлеп ителгән инвестицияләр (472 миллион сумнан 1,1 миллиард сумга кадәр), авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе (1,1 миллиард сумнан 2,5 миллиард сумга кадәр), салым һәм салым булмаган керемнәр (184 миллион сумнан 297 миллион сумга кадәр) күләмнәре артты. Тагын бер ай эчендә биредә торак сафка бастыру да шактый үскән – 11 мең кв.метрдан 17 мең кв.метрга кадәр.
Үсеш кичергән районнар эчендә Мөслим дә бар – 34нче урында. Искәртеп узыйк, гыйнвар – июль нәтиҗәләре буенча ул иң тиз аска тәгәрәгән район булып теркәлгән иде. Ул вакытта Мөслим берьюлы 17 баскычка төште. Гыйнвар –август нәтиҗәләре буенча яңа башлык – Альберт Хуҗин җитәкчелегендә (рәсми рәвештә аны агымдагы елның мартында расладылар) район кызуланды һәм берьюлы 7 позициягә күтәрелде. Хәзер дә, өч юлга гына булса да, тагын үсештә. Монда кварталда инвестицияләр һәм авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күрсәткечләре икеләтә артты. Бер ел элек район 37нче урында булса, 2021 ел өчен йомгаклау рейтингында 36нчы урында торды.
Аска тәгәрәгән районнар
Баулы районы 2022 елның гыйнвар – сентябрь нәтиҗәләре буенча 11 баскычка аска күчеп, 20нче урыннан 31нче баскычка төшкән. Баулы районы белән 21 сентябрьдән рәсми рәвештә шул ук муниципалитетның элеккеге башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров җитәкчелек итәргә алынды. Узган чор нәтиҗәләре буенча, бу муниципалитет, киресенчә, өскә сикерүчеләр төркемендә иде. 2022 елның гыйнвар – август айларында берьюлы 8 позициягә күтәрелде! Быелгы урыны 2021 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда яхшырак (ул вакытта район 35нче булган).
Бу район – Татарстанда нефть чыгара торган иң беренче төбәкләрнең берсе, монда авыл хуҗалыгы да алга киткән. Шунысы кызык, барлык абсолют һәм чагыштырма күрсәткечләр арткан, чөнки күп кенә индикаторлар яңартылды. Ә бер кварталдагы саннар, кагыйдә буларак, ярты елга караганда азрак булачак. Баулыга инвестицияләр иң көчле күрсәткеч – 1,1дән 2,7 миллиард сумга кадәр күтәрелгән. Ләкин район таблицада барыбер төшкән.
Тагын бер нефть чыгара торган район – Бөгелмә. Ул рейтингта 7 баскычка төшкән. 2014 елдан башлап Бөгелмә белән анда туып-үскән Линар Закиров җитәкчелек итә.
Әлки районы 6 баскычка төшеп, 38нче урында теркәлгән. Бу район аграр төбәк санала. 2015 елдан бирле Әлки Александр Никошин кулы астында. Биредә авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме генә дә квартал эчендә 532 миллион сумнан 1,2 миллиард сумга кадәр үскән.
Агымдагы елның гыйнвар – август нәтиҗәләре буенча (ул гыйнвар – июль белән чагыштырганда 7 позициясен югалткан иде), Ютазы районы да аскарак – 29нчы урынга төшкән. Районның җитәкчесе – Аяз Шәфигуллин. Узган елның гыйнвар – сентябрь нәтиҗәләре буенча район 27нче урында булды. Ә 2021 ел нәтиҗәләре буенча – 25нче баскычта. Әлки узган елның шул ук чорында да, йомгаклау рейтингында да 31нче баскычта торган.
Әтнә районы гыйнвар – август айлары өчен 16нчы урыннан 23нче урынга төшкән. Әтнә районында 2005 елдан бирле Габделәхәт Хәкимов җитәкчелек итә. Шулай ук Буа районы (23нче урыннан 29нчы урынга), гыйнвар – сентябрь нәтиҗәләре буенча, киресенчә, үз позицияләрен яхшырткан – 1 баскыч булса да өскә күтәрелгән. Ә Кукмара районы (ул вакытта 19нчы урыннан 26нчыга төште) шул ук урында кала. 2015 елдан Кукмара Сергей Димитриев җитәкчелегендә.
Йомгаклап, шуны өстәргә мөмкин: күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында Кукмара районы хезмәтчәннәренең тәүлегенә 400 тонна сөт савып алу чиген узуын, Әтнә, Балтач һәм Саба районнарында тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савылганына игътибарга юнәлтте! Төбәк башлыгы кайбер районнарда шәхси хуҗалыкларга ярдәм буенча системалы эш алып барылуын билгеләп үтте – әйтик, Балтач районында һәр гаилә диярлек сыер асрый, Әтнә, Чүпрәле, Спас районнарында – һәр икенче гаилә.
Александр Попов