Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан районнары рейтингы: Әгерҗе төптән калка, Аксубайны «койрык» тарта

Татарстан районнары рейтингының беренче унлыгы тотрыклы булып кала бирә, бары Питрәч һәм Югары Ослан районнары гына урыннары белән алышынды. 16 район үз позицияләрен яхшыртты. Аксубай – иң күп аска төшкәннәрдән. Кискен күтәрелеш – Чистайныкы. «Татар-информ» соңгы үзгәрешләрне өйрәнде.

news_top_970_100
Татарстан районнары рейтингы: Әгерҗе төптән калка, Аксубайны «койрык» тарта
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанның Икътисад министрлыгы республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингын чираттагысын чыгарды. Бу юлы 2022 елның гыйнвар – ноябрь айларына нәтиҗәләр ясалды. Һәрвакыттагыча, җыелма таблицада районнарның позицияләре алдагы чор нәтиҗәләре белән (бу очракта – 2022 елның гыйнвар – октябрь айлары), шулай ук 2021 елның гыйнвар – декабрь айлары рейтингы белән чагыштырыла.

Министрлык сайтында 2021 елның 11 аенда районнарның үсеш рейтингы юк. Соңгы елда таблицалар тәртип белән чыгарылмады: алар гыйнвар, февраль айлары өчен иде, аннары елның 5, 6, 7, 9 һәм 12 айлары өчен чыкты. Былтыр Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы рейтингларны майдан башлап ай саен урнаштыра башлады. Шуңа күрә төрле елларның шул вакыты белән чагыштыру мөмкин түгел – мәгълүматлар юк.

«Татар-информ» 2022 елның гыйнвар – июль, гыйнвар – август, гыйнвар – сентябрь һәм гыйнвар – октябрь айларына рейтинглар буенча күзәтү чыгарган иде. Җыелма таблицаларда һәрвакыт 45 позиция бар, муниципаль районнар саны буенча (алар Татарстанда 43) һәм 2 зур шәһәр – Казан һәм Чаллы. Министрлыкта файдаланган исәп-хисап методологиясе дә элек тасвирланган иде. Иң мөһиме шуны истә тотарга кирәк: абсолют һәм чагыштырма индикаторлар (алар нигезендә һәр район буенча интеграль күрсәткечләр чыгарыла) Татарстанның Икътисад министрлыгы төрле урыннардан һәм төрле чорларга ала. Шуңа күрә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ай саен исәпләнергә тиешле рейтинглар һәрвакытта да яңа мәгълүматларга нигезләнми.

Беренче ике индикатор – торак тапшыру һәм товар җибәрү – ай саен яңартыла, югыйсә рейтинглар бер-берсеннән бөтенләй аерылып тормас иде.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Бу юлы да шулай булды: чынлыкта, 2022 елның 11 ае өчен рейтингта – алдагы белән чагыштырганда, 10 ай эчендә – 3 абсолют индикатор гына яңартылды. Бу – файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы (квадрат метрларда), икътисади эшчәнлекнең чиста төрләре буенча үзләрендә җитештерелгән товарларны төяп җибәрү – «отгрузка» (шул рәвешле җитештерелгән һәм сатылган продукциянең сумнардагы хакын, аның өчен түләү счетка килү-килмәүгә карамастан) һәм өстәлгән кыйммәт – «добавленная стоимость» (2022 елның гыйнвар – сентябрь айлары өчен мәгълүматлар китерелгән). Исегезгә төшерәбез, бу күрсәткеч компанияләр җитештергән продукциянең базар бәясен үз эченә ала, аның чыгымнары исәпкә алынмый (мәсәлән, читтән чимал, материаллар, хезмәт күрсәтүчеләрдән сатып алуга). Асылда, бу сан производствода ясалган бәяне күрсәтә, аңа хезмәт хакы, табыш керә, салымнар исәпкә алынмый.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, беренче ике индикатор – торак тапшыру һәм товар җибәрү – ай саен яңартыла, югыйсә рейтинглар бер-берсеннән бөтенләй аерылып тормас иде. Ә менә квартал саен исәпләнә торган саннар таблицаларда гел соңга калып чыга. Мәсәлән, ноябрь рейтингында да авыл хуҗалыгының төп капиталына һәм тулай продукциясенә инвестицияләр буенча мәгълүматлар беренче яртыеллыкта гына, ә бюджетларның салым һәм салым булмаган керемнәре буенча – узган елның гыйнвар – сентябрь айларында күрсәтелә. Искәртик, бу уңайдан 2022 елның гыйнвар – декабрь айлары рейтингында да районнарның урыны нык үзгәрмәячәк, күрәсең, Икътисад министрлыгында аны февраль аена исәпләргә җыеналар. Бу исемлек узган елдагы йомгаклау рейтингы кебек булса да, анда кайбер күрсәткечләр әле исәпкә алынмаячак. Мәсәлән, 2021 елның 12 ае өчен рейтингта инвестицияләр һәм өстәлгән бәя 9 ай өчен каралды.

Районнарның төп унлыгы һәм артта калган районнар үзгәрешсез калды

11 ай нәтиҗәләре буенча 16 район үз позицияләрен яхшыртты, шуның хәтле районныкы начарланды, 13 районда хәл элеккечә. Татарстанның беренче унлыгындагы муниципалитетлар тотрыклылыкны күрсәтә. Бу төркемдә барысы да элеккечә, бары Питрәч һәм Югары Ослан районнары гына урыннарын алышынды. Тик беренче урынга күтәрелгән Әлмәт районы (ул вакытта икенче булды) һәм Казан гадәттәгечә беренче өчлекне булдыра. Алабуга унлыкны йомгаклый.

2019 елдан башлап ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча элеккеге вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов җитәкләгән Әлмәт районы лидерлар төркемендә коллегалары арасында чираттагы биеклекне алды. Әйтик, 9 айда өстәлгән кыйммәт 454 млрд сумга кадәр арткан (ярты ел эчендә 341 млрд сум иде), ә товар җибәрү – 1,5 трлн сумга кадәр, ягъни бер ай эчендә – 100 млрд сумнан артык. Сүз уңаеннан, узган елның шул ук чорында Әлмәт районында өстәлгән кыйммәт 374 млрд сумга бәяләнгән, ә тулаем 2021 ел өчен төяп җибәрү күрсәткече 1,3 трлн сум тәшкил иткән. Шуңа күрә 2022 ел нәтиҗәләре буенча яңа рекордлар көтәргә мөмкин.

Тимур Нагуманов җитәкләгән Әлмәт районы лидерлар төркемендә коллегалары арасында чираттагы биеклекне алды.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Чагыштыру өчен – икенче урында торган Лаеш районында шундый ук күрсәткечләр 18,7гә (өстәлгән кыйммәт) һәм 51,5 млрд сумга (төяп җибәрү) кадәр арткан. Ә Казанда – 266,6 һәм 570,8 млрд сумга кадәр. Төп унлыкка кергән районнар арасында өстәлгән кыйммәт һәм төяп җибәрүнең иң аз күрсәткечләре Югары Ослан районыныкы –  нибары 3,2 һәм 4,1 млрд сум. Шуңа да карамастан, рейтингтан күренгәнчә, югары баскычларга эләгү теге яки бу территориядәге акча әйләнеше күләменә генә бәйле түгел.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, топ-10 исемлегендә һәрдаим торган Тукай районы (2018 елдан аның башлыгы – Фаил Камаев) Чаллыга якын тора, Яңа Чишмә (2010 елдан анда Вячеслав Козлов җитәкче) Әлмәт икътисади зонасына керә, Питрәчнең (2018 елдан аның башлыгы – авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, озак еллар «Ак Барс холдинг» кошчылык фабрикаларында җитәкче булган Илһам Кашапов) көнбатыш өлеше Казан белән чиктәш. Шулай ук 2012 елдан бирле Марат Зиатдинов кулы астындагы Югары Ослан районы территориясендә дә Иннополис үсә. ТР Икътисад министрлыгы бу 4 районны авыл халкы гына булган муниципалитетлар төркеменә кертә.

2018 елдан бирле әлеге Чүпрәле белән җитәкчелек итүче Марат Гафаровка борчылырга җирлек бар.

Фото: © Фото: drogganoye.tatarstan.ru

10 ай йомгаклары буенча иң артта калган район – Чүпрәле районы. Ул гыйнвар – ноябрь нәтиҗәләре буенча 45нче урында. 2018 елдан бирле әлеге муниципалитет белән җитәкчелек итүче Марат Гафаровка борчылырга җирлек бар. Әйтеп узарга кирәк, ул – Татарстанда район башлыклары арасында гыйльми дәрәҗәсе булган җитәкчеләрнең берсе – икътисад фәннәре кандидаты. Өстәвенә, 2021 ел йомгаклары буенча район 13 позициясен югалткан.

2022 елда җыелма таблицада берничә тапкыр иң соңгы булган Әгерҗе районы акрынлап калка баруын дәвам итә – бу юлы ул 41нче урынга кадәр күтәрелде. Әгерҗедә җитәкчелек иткән Азат Вәлиев өчен сөенергә кирәк. Әгерҗегә күчкәнче, ул Казан финанс-икътисад институтын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган, 2009-2020 елларда ТР Хисап палатасы аудиторы булып эшләгән, РФ СП системалы анализ дәүләт фәнни-тикшеренү институты аспирантурасын тәмамлаган һәм хәтта Лондондагы «Christs College»да белем алган.

Аска тәгәрәгән районнар һәм өскә күтәрелгәннәре

2022 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен рейтингта аеруча кискен күтәрелешләр күрсәтелмәгән. Барысы да, гадәттәгечә, 1-2, күп дигәндә, 3 юл өскә яки аска таба урынын алыштырган. Һәм шул ук вакытта абсолют индикаторлар һәркайда диярлек үскән. Шулай да, гадәттән тыш очраклар да бар.

Әйтик, 11 юлга, 43нче урынга кадәр, 1 ай эчендә кинәт Аксубай районы тәгәрәде. 2008 елдан башлап Аксубайда профессиональ агроном һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Камил Гыйльманов җитәкче. Дөрес, биредә 1 ай эчендә эшсезлек дәрәҗәсе 0,28 дән 0,45кә кадәр арткан (1 декабрьгә Татарстан буенча – 0,41). Ә ни өчен район шулкадәр аска төшкән соң? Мондый күренешне аңлату мөмкин түгел. Хәер, районның быелгы «казанышын» 2021 елның гыйнвар – декабрь айлары рейтингындагы урыны белән чагыштырсак, Аксубайның чынлыкта беркая да төшмәгәнлеге, ә үз урынына әйләнеп кайтуы ачыкланачак – ул чакта ул 42нче урында булган. Шәһәр һәм авыл халкы булган 18 муниципалитет төркемендә Аксубай хәзер иң арттан икенче тора – Әгерҗе һәм Спас районнары арасында.

11 юлга, 43нче урынга кадәр, 1 ай эчендә кинәт Аксубай районы тәгәрәде. 2008 елдан башлап Аксубайда Камил Гыйльманов җитәкчелек итә.

Фото: aksubayevo.tatarstan.ru 

Ләкин моның белән ноябрь рейтингындагы гадәттән тыш хәлләрнең барысы да бетмәде. Чирмешән (узган ел ахырында аның башлыгы итеп Чирмешән АТПсы генераль директоры урынбасары булып эшләгән Рамил Айбатов билгеләнде) гыйнвар – ноябрь нәтиҗәләре буенча 17нче урынны алды һәм позициясен югалтты. 28нче урынга төшкән Кукмара районы да шулай – 4 баскычка төште. Ләкин, шунысы бар – 2021 ел нәтиҗәләре буенча, бу районнар шул ук урыннарда булган иде.

Кукмара районында 2015 елдан бирде Сергей Димитриев җитәкчелек итә. Район икътисадының профиле төрле, анда авыл хуҗалыгы гына түгел, ә күп кенә урта сәнәгать тә бар: йон эшкәртә торган зур киез итек комбинаты, бөтен республикага үзенең табалары белән танылган металл савыт-саба заводы, тегү фабрикасы эшли.

Ә Самара өлкәсе белән өлешчә чиктәш булган Чирмешән районында узган ел ахырыннан район башлыгы алышынды. 8 елдан артык муниципалитет белән Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек иткән иде, ул вакытыннан алда отставкага китте. 2022 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Дәүләтшинның эш дәверендә районның социаль-икътисади үсеше динамикасы уңай булуын, анда күп кенә яңа объектлар төзелүен билгеләп үтте. Район икътисадының 60 проценттан артыгы – нефть чыгару; биредә «Татнефть» бүлекчәләре дә, Татарстанның кече нефть компанияләре дә эшли. Калганнарын үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге «китерә».

Рейтингта кисәк күтәрелгән районнарның урынын аңлатуы кыен. Әйтик, Чистай районы берьюлы 9 баскычка күтәрелде, ягъни узган елның гыйнвар – ноябрь айлары йомгаклары буенча 32нче урынга күтәрелде. Чистайда 2015 елдан Дмитрий Иванов җитәкчелек итә. 2021 елның гыйнвар – декабрь нәтиҗәләре буенча ул 29нчы иде, шуңа күрә районның социаль-икътисади үсешендә сизелерлек алга китеш турында сөйләп булмый.

Саба (14нче урынга күтәрелгән) һәм нефть чыгара торган Бөгелмә районнары (21нче урынга) 4әр баскычка өскә таба үрләде. Беренче очракта, чыннан да, сизелерлек үсеш күренә – 2021 ел нәтиҗәләре буенча Байлар Сабасы 27нче урында иде. Икенче очракта, тотрыклылык. Бөгелмә районы 2022 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча кискен рәвештә артка чигенүчеләр төркеменә керә – ул вакытта берьюлы 7егә артка калды: 24нче урынга кадәр төште. Бөгелмәдә, 2014 елдан башлап, профессиональ юрист һәм районның үзәгендә туып үскән Линар Закиров җитәкче. 2021 елны район 23нче урында булган.

Чистай районы берьюлы 9 баскычка күтәрелде, анда 2015 елдан Дмитрий Иванов җитәкче.

 Фото: © Владимир Васильев

1999 елдан башлап Татарстан Президентының энесе Рәис Миңнеханов җитәкчелек иткән Саба районы узган ел үсеш күрсәтте инде, өстәвенә, ул вакыттагы үсеш бик югары булды, мәсәлән, гыйнвар – сентябрь нәтиҗәләре буенча ул берьюлы 13 баскычка күтәрелде (ул чакта – 18нче урынга кадәр), һәм бу – ул вакытта рекорд иде. Муниципалитетның аграр сектор өстенлек иткән күп профильле икътисады бар. Монда сәнәгать предприятиеләре шактый күп, Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр Линия производство идарәсе («Газпром трансгаз Казан» холдингы структурасындагы иң зур бүлек) эшли. Саба урман хуҗалыгы урнашкан, анда 1980 елдан 1990 елга кадәр Миңнехановларның әтисе Нургали Миңнеханов җитәкчелек итте (Саба районында Татарстан территориясендәге иң зур урман массивы – 22,9 мең га). «Саба» индустриаль паркы да үсештә, аны күптән түгел ТР Дәүләт Советына юлламасында Рөстәм Миңнеханов «республикада иң нәтиҗәле парк» дип атады.

Шуңа бәйле рәвештә, гыйнвар – ноябрь мәгълүматлары буенча районда өстәмә кыйммәтнең дә (4,9 млрд сумга кадәр, ярты елда 3,2 млрд сум булган) һәм товар җибәрүнең дә (4,5 млрд сумга якын, 1 ай элек 3,9 млрд сум булган) сизелерлек артуы гаҗәп тә түгел. Саннар 2021 елдагы мәгълүматлар белән чагыштырганда да гаҗәпләндерә: ул чакта районда өстәмә кыйммәт гыйнвар – сентябрь нәтиҗәләре буенча 4,3 млрд сум тәшкил иткән. Район ел дәвамында 3,8 млрд сумга товар җибәргән. Бөгелмә районында шундый ук саннар 54,5 (ярты елда 43,7 млрд сум булган) һәм 36,2 млрд сум тәшкил итә. 1 ел элек 42,2 һәм 29,1 млрд сум булган.

2022 елның 11 ае күрсәткечләре буенча иң күп аска төшкән районнар исемлегендә Актаныш алда тора.

Фото: aktanysh.tatarstan.ru

2021 елның гыйнвар – декабрь күрсәткечләре белән чагыштырганда, 2022 елның 11 ае күрсәткечләре буенча иң күп аска төшкән районнар: Актаныш (19 урынга: 12нче урыннан 31нче урынга кадәр), Тәтеш (15 урынга төшеп, 35 нче урынга кадәр), Чүпрәле (алда әйтелгәнчә, 13кә төшеп, иң соңгы урынга кадәр), шулай ук Мамадыш (16нчы урыннан 27 нче урынга кадәр), Буа (18нче урыннан 26 нчы урынга) һәм Балык Бистәсе (25 урыннан 38 нче урынга кадәр).

Өскә кисәк калыккан районнар: Кайбыч (26нчы баскычка күтәрелеп, соңгы урыннан 19нчы урынга кадәр), Нурлат (16нчы баскычка менеп, 23нче урынга кадәр), Лениногорск (34нче урыннан 15нче урынга кадәр), Яшел Үзән (13 урынга күтәрелеп, 11нче урынга кадәр) һәм Саба. Киләсе рейтингта, 2022 елның гыйнвар – декабрь айлары өчен булган исемлектә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматларны шактый яңартырга һәм товар җибәрү буенча яңа саннарны гына түгел, торак сафка бастыру буенча да яхшыртырга тиеш. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе, җәлеп ителгән инвестицияләр һәм бюджет керемнәре дә үзгәрер, дигән өмет бар.

Александр Попов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100