«Татарстан» радиосы «әнисе» иде: язучы, журналист Дания Гайнетдинова белән соңгы әңгәмә
22 октябрь көнне татар җәмәгатьчелеге Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, популяр җырлар авторы, нечкә күңелле рәссам, журналист Дания Гайнетдинованы соңгы юлга озатты.
Дания Гайнетдинова 33 елдан артык Татарстан радиосында эшләде. Соңгы елларда рәссамнар һәм язучылар иҗатын яктырткан «Татарстан дулкынында», балалар һәм яшүсмерләр өчен «Көмеш кыңгырау», «Гөлбакча», «Сердәшханә», «Табигать дуслары», «Язучылар – балаларга» дигән тапшырулар әзерләде, алып барды. Дания Гайнетдинова бай әдәби һәм журналистик мирас калдырып китте. Тормышта үтә дә тыйнак, талантлы һәм редакциябездәге һәрбер кеше өчен бик якын, кадерле кеше иде. Аның үлеме дә безнең өчен көтелмәгәнчә, кисәк, аяз көнне яшен суккандай булды. Озату мәрәсиме дә тыйнак һәм җыйнак шартларда үтте. Рухы шат булсын! Дания Гайнетдинова үзе гомере буе сагынып яшәгән туган авылы – Олы Тиләҗедә җирләнде.
Дания Гайнетдинованың соңгы тапшыруы – Мәдинә Маликова белән әңгәмәсе
Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган әлеге әңгәмә – Дания Гайнетдинова белән, иркенләп, аның үзе һәм иҗаты турында соңгы сөйләшү. Тапшыру аның 70 яшьлек юбилеен котлап, 2022 елда әзерләнгән иде. Аның белән хезмәттәше, журналист Раил САДРЕТДИНОВ сөйләшкән – язманы ул тәкъдим итте.
Без сезне, үзара якын итеп, «радиобызның әнисе» дип йөртәбез. Без иртә белән эшкә килүгә чәегез кайнаган була. Һәм редакциябезгә кем генә кунак булып килмәсен, ачык йөз белән каршы алып, чәй белән сыйлап җибәрәсез – шундый әниләрчә караш. Әңгәмәне дә әниләр турында сөйләшүдән башлыйсы килә. Үз әниегез турында безгә еш сөйлисез, искә аласыз. Ул чыннан да сезнең күңелдә бүген дә яшиме?
Янәшәмдә әнием басып тора кебек. Әни дисәм, күземә яшьләр тула. Әни һәркем өчен дә якындыр инде ул. Минем өчен аеруча, чөнки ул мине үлгәннән соң да терелткән әни буларак якын. Шундый авыр вакыт кичергән булганмын сабый чагымда. Табиблар: «Бу бала инде үлгән», – дип әйткәч тә, әнием алар белән килешә алмаган, үзенчә дәвалап, мине аякка бастырган. Ул гомерем буе миңа үзем теләгән, үзем яраткан ризыкларны гына ашатып үстерде. Әнием 9 бала тапса да, шундый авырлык кичергәннән соң аякка баскач, араларында мин аеруча якын булганмындыр.
Сез үзегез дә бит безне тәмле үлән чәйләре белән сыйлыйсыз. Әниегездән калган шөгыльме бу?
Бәлки, шулайдыр да. Безнең әни яз көне яшеллек чыгуга, аларны тәмле чәйләр кайнатырга дип җыйганын хәтерлим. Мин дә чәйне үләннәр белән эчәргә яратам. Иртә белән бер төрлене салсаң, көндез икенчегә алыштырасың, кич белән тагын башка төрле итеп ясыйсың. Шулай тәнгә дә, җанга да рәхәт була. Ничектер үзеңне дәвалау ысулы буларак та ярдәм итә торгандыр.
Төп компоненты, әлбәттә, туган якның бөтен көчен үзенә туплаган мәтрүшкәдер.
Анысы да бар. Мәтрүшкәне безнең әни үзенең бакчасында үстерә иде. Ул бик күп гөлләр, агачлар, үләннәр үстерергә ярата иде. Менә ул миңа да күчкән. Мин дә өемдә шундый ук могҗизалар ясап, төрле әйберләр үстерәм.
Өегездә гранат, ягъни анар агачыгыз үсеп утыра. Ул җимеш бирә. Сездә авокадо, инжир дә бар, хәтта җимеш бирәләр. Чынлап та, өегезгә керсәң, үзеңне оранжереяда кебек хис итәсең. Сокланып китәбез! Бу агачларны үстерүнең серләре белән дә уртаклашыгыз әле. Әйтик, гранатны төшеннән үстереп буламы?
Гранатны мин сабагыннан үстерәм. Кисеп тамырландырам. Искиткеч матур чәчәк ата ул. Чәчәге өчен генә булса да үстерергә кирәк. Җимеш тә бирә. Анысы да күңелле, рәхәт. Инжир чәчәк атмыйча гына җимеш бирә. Аның көндез чыгарган хуш исе ул бөтен дөньяңны оныттыра. Хисләнеп йөрим. Әйтик, Кипрда гына үсә торган «рожковое дерево», ягъни «мөгез агач» миндә дә бар. Ул озак үсә, мин аның белән дә сөйләшәм. Сөйләшмәсәң, алар үсә алмыйлар. Аларның үсүенә сокланам. Яфракларыннан үбеп алам, иркәлим, дигәндәй. Суларын дөрес итеп сибәргә тырышам. Шуңа күрә мине дә шатландыралар дип уйлыйм. Минем бит әле виноградлар да үсә, алар да җимеш бирә. Алар гади, урамда үсә торган кебек. Җимешләре дә шундый ук. Бөтенесе дип әйтмим, җимеш бирмәгәннәре, кечерәк, яшьләре җитмәгән агачларым да бар. Мин чит илгә чыкканда да, күрсәм, шундый агачларны алып кайтырга тырышам.
Ә иң яраткан гөлегез кайсы?
Яран гөле, мөгаен. Аның хуш исенә исерәсең, бик яратам. Әнием дә яран гөлен бик үстерә иде. Аны мин картиналарымда да ясыйм. Яран гөле, гомумән, кешегә сихәт бирә торган гөл, дип атыйм мин аны, үземчә.
Әниегезнең чыгышы, нәсел тамырлары бик тә бай, зыялы нәселгә барып тоташа, дигәнегез бар иде. Бу турыда да сөйләсәгез иде.
Әниләр укымышлы булганнар. Югары белем алмаса да, гарәп графикасында да, латин графикасында да яхшы яза иде. Бик матур итеп Коръән укый иде. Наданлыкны бетерү елларында әнием кешеләрне өйләренә барып укытып йөргән. Менә шуларны сөйли иде. Ә үзенә уку мөмкинлеге булмаган. 4 сыйныфны бетергәч, укырга китәргә теләгән, укытучылары: «Син бездән күбрәк беләсең,» – дип башка укырга алмаганнар. Әти ягыннан безнең бабайлар сәүдәгәрләр булган, үзләре кибет тоткан, 2 катлы йортлары булган. Аны миңа әни сөйли иде. Аскы катта кибет тотканнар, өстә яшәгәннәр. Белгәннәрем шулар. Әти гомере буе колхозда башта бригадир, аннары ферма мөдире булып эшләде. ВДНХның алтын медален алу бәхетенә иреште. СССРның хезмәт ветераны. Аңа әле пенсиягә чыккач, өстәмә акчалар да бирделәр ул вакытта. Бик дәрәҗәле кеше, Казаннан килеп, аның эше белән кызыксынган вакытлар бар иде. Бик күп кунаклар килде. Мине ул башлангыч мәктәптә укыганда ук нарядлар язарга өйрәтә иде. Счет төймәсен тартырга да әти өйрәтте. Ул мине гел исәпләргә, ятларга, язарга өйрәтте. «Син матур язасың», – дип, үз эшенә тарткалый иде. Мине дә авылда калдырырга теләде, ләкин мин, әнинең сүзен тыңлап, авылдан киттем. Ул вакытта авылда яшәү авыр иде. Әни 2 сыер тотты. Аларны бит карарга кирәк. Моның өстенә бозау, сарыклары, бүтән кош-кортлары бар. «Минем кебек азапланасың килмәсә, авылда калма, кызым», – дигәч, мин авылдан китәргә булдым.
Бүген үкенмисезме? Сез бит барыбер авылны сагынып яшисез.
Авылны сагынып яшәсәң дә, хәзер авылда яши алмам кебек, чөнки авыл бик үзгәрде. Элеккеге төсен югалтты.
Ишле гаиләдән, 9 бала үстек, дип искә алдыгыз. Бүген (авт. – 2022 ел) барысы да исән-саумы?
Хәзер инде үзем генә калдым... Күптән түгел апам, аның кызы ковидтан вафат булдылар.
Дания апа, сез тумышыгыз белән Теләче районы Олы Тиләҗе авылыннан. Әсәрләрегездә чишмәләргә, авыл табигатенә еш мөрәҗәгать итәсез, бүген дә аннан көч алып яшисез. Димәк, балачактән табигатькә гашыйк кыз булгансыз.
Кечкенә вакытымда әниемә ияреп чишмәгә бара торган идем. Анда яр астында бик күп чишмәләр чыга. Әни бервакыт миңа: «Мин сине шушы чишмәдән алып кайттым», – ди. Ул хатирәләрне искә төшерсәм, күңелем тула. Әни миңа үзебезнең чишмәләргә, табигатькә, тауларга, суларга, шушы җирлеккә мәхәббәт уяткандыр дип уйлыйм. Мин үзем дә, үсә төшкәч, әнием Теләче базарыннан матур көянтәләр алып кайтып бүләк иткәч, чишмәгә суга йөрергә ярата идем. Андагы очрашулар, сөйләшүләр, дусларыңны, апа-абыйларны күрү – барысы да бүгенгедәй минем хәтердә саклана.
Бүген инде шәһәрдә краннан килгән суны эчеп яшәп ятабыз. Чишмә сулары сагындырамы?
Сагындыра. Чишмә суын бик яратам. Хәзер инде авылда йортыбыз юк, зиратка кайтабыз. Кайтканда чишмә суын алып китәм. Хәзер чишмә суын торба аша төшереп, авылның уртасына бик зур самавыр куйганнар. Авылдашларга да рәхмәт! Бик матурлаганнар. Безнең авыл төзек, бик матур. Һәрбер капкада рәсемнәр ясалган. Үзенчә бер әкият дөньясында итеп хис итәсең. Үз авылыңны шулай матур итеп күрү миңа да бәхет. Әмма авылның элекке яшәеше үзгәрде. Кешеләр капка төбенә чыгып утырмыйлар, бер-берсе белән гәпләшеп тормыйлар. Элек бит капка төбендә утырулар бар иде. Безнең әни көз көне алмалар җитешкәч, капка төбенә алып чыгып куя, үткән-сүткәнгә шул алмаларны күчтәнәч итеп биреп, шулай озатып калырга ярата иде.
Сез, журналист буларак, авыл яшәешендәге бу үзгәрешләрне нәрсә белән бәйләп аңлатасыз?
Замана чире дип уйлыйм. Яшьләр бит хәзер бик үзгәрде, телефоннан аерыла алмыйлар. Матурлыкны күрергә аларның вакыты юк, диимме икән? Күңелләре башкада. Ә безнең заманда андый әйберләр юк иде. Без урамга чыктык исә, ниндидер матурлык күзәтергә ярата идек. Менә шуннан киләдер инде.
Сез бит рәссам кеше дә. Рәсемнәрегездә авылыгызның табигате, чишмәләре, су буйлары һәм тагын бер мәхәббәтегез – атлар. Аларны ничек шулай яратасыз?
Безнең әтинең аты бар иде. Кечкенә чакта атта йөрергә ярата идем. Әти мине үзенчә шул атларга якынайтты дисәм, дөресрәк тә булыр. Хәтта әтидән качып, атын урлап китеп, Сабантуй ярышында малайлар белән ярышып, беренчелекне дә алганым бар. Атлар белән сөйләшергә ярата идем. Алар бит кешене аңлый. Мин Казаннан авылга кайтканда автобустан төшкәч тә, атлар күрсәм, туктап калам. Алар миңа тавыш бирәләр иде. Гаҗәп, кеше акылыннан да зуррактыр аларның акыллары. Картиналарымда су эчеп торган, чабышкы атларым да бар. Алар турында бик күп парчалар да яздым. Атларга карата минем илаһи бер күзаллау, шуңа күрә мин аларны үземнең әсәрләремдә яңарттым дип уйлыйм.
Тагын бер яраткан кош-корт – казлар. Сез авыл казлары белән бәйле һәрнәрсәне хәтерегездә саклап, үз әсәрләрегездә чагылдыра киләсез.
Без балачакта казларыбыз бар иде. 40-45 тирәсе. Безнең тирә-як авыллардан әнидән каз сорап киләләр, нәселле каз диләр иде. Әнинең казлары шундый акыллы казлар иде алар. Без бит инде – кечкенә чакта казларны көтеп, чирәмлектә ашатып, инешкә алып төшеп үстергән кешеләр. Атларга булган кебек, казларга да мәхәббәтем көчле. Казлар да – шундый акыллы затлар. Әни үлгәч, энекәшкә берзаман: «Казны үстерә алмасаң, кемгә дә булса бир», – дидем. Ул аны авылдаш бер кешегә бирде. Казның да сагыну-сагышы булган, күрәсең. Абзарга кайтып үлгән... Мин ул турыда язып та чыктым. Болай гына сөйли алмыйм, күңел тула. Шундый күренешләр, вакытлар, кичерешләр күп булды минем тормышта.
Чыннан да, казда да шундый хисләр булган икән, кеше ничек авылын сагынмыйча яши алсын, ди?!
Авылга кайтабыз. Зиратка, чишмәгә барабыз. Анда тауларга карап, бөтен җирне күзәтәм. Безгә урман якын түгел, ерактан күренеп тора. Балачак эзләре шунда саклангандыр кебек тоела. Мөмкинлек булганда шул юллардан йөрергә тырышам.
Дания апа, әниегезнең киңәшен тотып, димәк, сез авылда калмаска булдыгыз. Алга таба, мәктәпне бетергәч, гомер юлыгыз кайсы сукмактан китте?
Башта икътисадчы булам дип хыялландым. Аңа да укыдым шактый гына. Аннары соң «бу минеке түгел» дип, кырт кистем дә университетка журналистика факультетына укырга кердем. Нәкъ менә шушы – минем сайлаган юлым икән, дип уйладым, чөнки кечкенә вакыттан ук район, балалар газеталарына шигырьләр, хикәяләр, хәбәрләр җибәреп тора идем. Без газета-журналларны күп алдыра идек. Язмаларым басылгач, әнием шуларны миңа күрсәтергә дип, өстәлнең клеенка астына җыеп бара. Минем укудан кайтканны көтеп тора иде. Шәһәргә киткәч, иҗат белән ныклап шөгыльләнергә туры килде. Татарстан китап нәшриятында эшләгән чакларым бар иде. Ул вакытта инде әдәбятка-сәнгатькә бигрәк тә кереп киттем.
Үзара чәйләп утырганда да еш искә алабыз, бу вакытта сезгә нинди генә олпат-олпат шәхесләр белән эшләргә туры килмәгән.
Күп алар. Элек Бауман урамында Татарстан китап нәшрияты гөрләп тора иде. Рәис абый Даутов минем күрше бүлмәдә эшләде. Наис Гамбәр, Шәүкәт абый Галиев, Шамил Рәкыйпов һәм бик күп олпат язучылар, иҗат кешеләре белән аралашып, күрешеп, әңгәмәләр корып яши алдык. Аннан соң Гөлшат апа Зәйнашева безнең кадрлар бүлегендә эшләде. Алтышар метрлы стена газеталары чыгара идек. Шундый матур заманнар бар иде: бөтенебез язабыз, газета чыккач, бөтенебез килеп укыйбыз – гөрләп торган чак. Язучылар Союзы да шул бинада. Гөлшат апа янына Сара апа Садыйкова килә иде. Тукай клубында кичәләр үткәрәләр иде. Шундагы күңел ачу чаралары безгә ниндидер бер этәргеч, рәхәтлек биргән. Язучылар, җырчылар, композиторлар белән шунда да аралаша идек.
Кулыгызга баян алырга Сара Садыйкованың роле зур булган дип беләм.
Мин уен коралларына балачактан гашыйк. Ул турыда үземнең автобиографик әсәремдә дә яздым. Ул «Мәйдан» журналында чыкты. Китабымда да, мөгаен, чыгар. Кечкенә вакытымда абыемның гармунында уйный идем. Аннары соң шәһәргә күчкәч, аккордеон сатып алдым, анда уйный башладым. Ул аккордеон гына җитмәде, баян сатып алырга туры килде. Баянда мин түләүле курсларга йөреп уйнарга өйрәндем. Мин, гомумән, бөтен нәрсәгә мөкиббән, кызыксынучан кеше, чөнки үзем тотып, уйнап, эшләп карамасам, минем күңелем булмый. Шуңа күрә мин бөтен әйберне дә яратам дип уйлыйм. Кайчагында кич белән тарткалыйм. Хәзер бармаклар элеккечә түгел. Көйләрне матур итеп уйнап булмый.
Җыр язу сәләте шул вакытта ачылып киттеме?
Композитор Тәлгать Вәлиев белән бик күп җырлар иҗат итәргә туры килде. Ул мине төнге сәгать бердә дә телефон аша уятып: «Менә шундый көйгә җыр кирәк иде. Музыкам бар, сүзләре юк», – дип әйтә иде. Мин тиз генә язам да телефоннан аңа әйтеп торам. Махсус җыр язам дип язмыйм.
Дания апа, Татарстан радиосында рәссамнар турында тапшырулар алып барасыз. Халык яратып тыңлый. Үзегезнең кулга пумала алу кайчан булды?
Мин мәктәптә укыганда рәсем ясарга бик ярата идем. Ул вакытта буяулар юк. Безне бу һөнәргә мәктәптә өйрәтүче булмады. Әти кайчагында Казаннан миңа төсле карандашлар алып кайта иде. Шул җитә калды. Казанга киткәч, күргәзмә залларына еш бардым. Карый-карый шул әсәрләрнең эченә кереп китәм кебек, үзләренә шундый гашыйк иттеләр мине. Кибеткә барып, буяулар алдым. Ул вакытта акчасы да җитәр-җитмәс кенә. Сәгатьләр буе, ниндиен алырга икән дип, карап торам. Кыйммәт, акчам җитми кебек. Нишләп бу сатучылар мине куып чыгармый икән, дигән уйлар була торган иде ул заманда. Шуннан рәссамнар белән таныштым. Илдар абый Зарипов иң беренче мине остаханәсенә чакырып, беренче эшемне карады да: «Юк, болай гына әйтә алмыйм, эшләреңне алып кил», – диде. Ул вакытта мин зур, масштаблы форматта эшли идем. Буяулар сатып алгач, миңа бик кызык була торган иде. Машина чакырттым да, аңа бер унлап картинаны алып бардым. Бишенче катка күтәрдек. Илдар абый карады. Бүлмәсендә башка рәссамнар да бар иде. Хәзер кемнәр икәнен хәтерләмим. «Син миңа, бу һөнәргә беркая да укымадым дип, ялганлыйсың. Син – рәссам» – диде Илдар абый. Шуннан китте инде. Мин рәссамнарның һәрбер эшен шулкадәр яратып карыйм. Менә шул әсәрләр эчендә йөзәм кебек. Мин алардан күп нәрсәләргә өйрәндем.
Ә чынында да рәсем сәнгате буенча белемегез юкмы?
Рәссамлык буенча белемем юк. Шулай да мин берничә рәссамнар берлегендә – Россия Рәссамнар берлегендә дә, БДБ илләре рәссамнар берлегендә дә торам. Күргәзмәләрем бик күп җирләрдә: Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Түбән Новгородта, Төмән, Төркиядә үтте. Парижда да күмәк күргәзмәдә катнашканым бар. Аллага шөкер, бүген шушы гомерем өчен риза.
Иң кадерлесе – үзегез мәктәпне тәмамлаган авылның мәдәният йортында сезнең эшләрдән күргәзмә ясалды.
Мин анда башка рәссамнар белән бергә галерея ачтым. Анда минем эшләр дә бар. Якташым Мадияр Хаҗиев белән сөйләшеп, минем әниемнең авылы – Иске Җөридә, үзем урта мәктәпне тәмамлаган авылның мәдәният йортында – без 100гә якын эштән галерея ясадык һәм эшләрне шунда бүләк итеп калдырдык. Андый галерея безнең районда юк та юк, башка җирләрдә дә сирәк. Мадияр Хаҗиев бик ярдәм итте. Үзенең укучылары эшләгән эшләрне дә алып кайтты анда.
Дания апа, яраткан рәссамыгыз бармы? Кемнәрнең эшләренә сез бигрәк тә мөкиббән?
Бигрәк тә Фешинның рәсемнәрен бик яратам. Үзебезнең рәссамнар – Илдар абый Зариповның арыш басуларын карасаң, эченә кереп китәрдәй буласың. Мадияр Хаҗиев, Әхсән Фәтхетдинов... Аның белән дә бик дуслар идек. Вафатына күпмедер кала мин аның белән соңгы әңгәмә дә оештырдым әле.
Тагын бер серне ачыйм: бигрәк Лотфулла Фәттахов һәм Харис Якуповларны үз итәсез. Алар – сезнең өчен кадерле рәссамнар.
Лотфулла абый бигрәк тә. Аның рәсамнәре төсләр, яктылык бирүе белән аерылып тора. «Сабантуй» әсәрен генә карагыз, шундый зур масштаблы картина. Харис абый белән бергә эшләгән, «Татарстан оешуга Ленин кул куя» дигән полотносы да игътибарга лаек. Лотфулла абыйның бура, өй җиткерү әсәрләренә мөкиббән китәм.
Татарстан рәссамнары сезгә аеруча рәхмәтле булырга тиештер, чөнки аларның һәрберсенең күргәзмәсе ачылышыннан сез Татарстан радиосы аша репортажлар бирәсез һәм тыңлаучыларыбызны да шушы югары сәнгать дөньясы белән таныштырып барасыз.
Иҗат кешесенең эше яктыртылмаса, аны күрсәтмәсәң, ул иҗат итүче кешегә илһам өсти алмый дип уйлыйм мин. Аның эшен дөньякүләм булмаса да, республика күләмендә ишеттерү, халыкка җиткерү – иҗат итүче өчен зур бәя. Алар үзләре тапшыруларны тыңлагач, бик зур рәхмәт әйтәләр. Мин аларның хезмәтен югары бәялим. Бигрәк тә рәссамнарның эшләре җитәрлек күләмдә яктыртылмый.
Гади тыңлаучы өчен күргәзмәгә ни өчен барырга кирәк дип саныйсыз?
Халык күргәзмәгә килсә, бөтенләй башка дөньяга килеп кергән кебек. Аның эчке дөньясындагы борчу-мәшәкате онытылыр иде. Шул матурлыкны күреп, ул башкача уйлый башлый. Бу – кешенең яшәеше өчен кирәк дип уйлыйм. Ул һәркемгә илһам өсти.
Әле шушы әңгәмәбез барганда да сез яңа бер күргәзмәгә ашыгасыз. Күршебездәге генә 2нче татар гимназиясендә сезнең фотоэшләрдән торган күргәзмәгез ачылырга тора. Тагын бер һөнәр үзләштердегез, димәк?
Мин күкләргә күптән гашыйк. «Күкләр белән сөйләшү» дигән күргәзмә турында сүз бара. Аны Камәрия Зиннуровна (авт. – Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең элеккеге директоры) бик сорады. 40 эш тәкъдим ителде. Гел күкләр генә анда. Мин күкләрне үтә дә яратам, чын мәгънәсендә алар белән сөйләшәм. Җәй көне иртән 2:00 күкләрне күзәтә башлыйм, сәгать 5:00 эшкә чыгып китәм. Кайткач, кабат шуларны күзәтәм. Эш вакытында гына күзәтү мөмкинлеге юк. Хәтта ял көннәрендә табигатькә чыгып та, күкләрне күзәтеп, аларны фотога төшереп, алар белән сокланып, сөйләшеп йөрим.
Чыннан да, аларны күрә белү, фотога төшереп алу өчен рәссам булырга кирәк, чөнки фото сәнгате – махсус күнекмәләр таләп итә торган сәнгать. Сез моны бернинди профессиональ аппаратурасыз, гап-гади телефонга төшереп эшләдегез.
Әйе, фотога төшерәсең, ә ачып карасаң, гаҗәп төсләр генә түгел, әллә нинди могҗизалар, образлар күрәсең. Мин шундый фотоларны гына эшләтәм. Алар инде миндә бихисап. Һәрберсендә нинди дә булса бер сурәт чыга. Шуларга карасаң, исең-акылың китә. Күкләр безгә нәрсәнедер хәбәр итә кебек.
Әлеге күргәзмәдәге иң гаҗәпләндергән эшләрнең берсен «Сәмруг кош» дип атагансыз.
Ул Камал театры янындагы фонтанны фотога төшергәндә туды. Фонтанда берни дә юк иде. Кайткач карасам, очында кош утыра. Мин аны «Сәмруг кош» дип атадым, чөнки ул – әкиятләрдә, фольклорда сөйләнә торган бер кош. Күптән түгел генә БДБ илләре рәссамнары берлегенең халыкара онлайн күргәзмәсе тәмамланды. Анда мин Кубрат хан зманындагы бизәнү әйберләре белән натюрморт тәкъдим иткән идем. Яңа елга кабаттан күргәзмәгә чакырып хат алдым. Анысы да күңелгә якын. Әле күргәзмәләр оештырырга чакыручылар бик күп.
Сез Татарстан радиосының «дәү әнисе» дә бит әле. Озак еллар балалар һәм яшүсмерләр редакциясен җитәкләдегез. Күпме балалар сезнең кул аша узып, танылган кешеләр булып киттеләр. Мин үзем дә – сезнең тапшыруларда катнашып үскән кеше, хәзер менә үзегездән әңгәмә алам. Балалар редакциясендә ничек эшләп киттегез?
Мин балаларны бик яратам. Балалар бакчасына язмага барам икән, идәнгә утырам. Балалар яныма басалар, алар белән сөйләшәм. Алар минем микрофоннарны тотып карыйлар, кызыксыналар. Балалар белән чын күңелдән сөйләшкәндә генә әңгәмә оештырып була. Бигрәк тә инде кечкенә балаларны аеруча яратам. Сөйләшкәндә аларны кочаклап та алам. Алар үзләренең туганнары, әниләре белән сөйләшкән кебек хис итәләр, ачылып китәләр. 1991 ел башында Татарстан радиосына эшкә килдем. Шул вакытта укучылардан бик күп хатлар алдым. Мин шуларга бүләкләр әзерләүне ярата идем. Үземнең акчама бүләкләр алып, аларга бүләкләр өләшә идем. Бик ярата идем хатлар алырга.
Сез – «татар кешесе» дигән исемне йөртергә чын мәгънәсендә лаеклы шәхес, чөнки оныкларыгыз татар. Алар саф татарча сөйлиләр, китаплар укыйлар. Бу бит зур горурлык! (авт. – Дания Гайнетдинованың оныклары Илназ һәм Айсылу Борһановлар озак еллар Татарстан радиосында «Гөлбакча» тапшыруларын алып бардылар).
Балалар әгәр дә бер русча сүз әйтсәләр, мин шунда ук аларга тәнкыйть сүзе әйтәм. «Монда урыслар юк. Бездә бары тик татарча гына сөйләшегез», – дим. Өлкәне Илназ китап укырга ярата. Җәйге каникул көннәрендә дә бишәр тапкыр китапханәгә барып, китапларын алыштыра, яңа китаплар алып кайта, уку тизлеге зур. Уртанчысы Айсылу да укый. Димәк, аларда китап уку дигән әйбер бар. Телефонга бирелмәгәннәр.
Балаларны китапка ничек якынайтырга, ничек тәрбияләргә?
Өй тулы китап. Китапка мәхәббәтне әти-әни уятырга тиеш, дип уйлыйм. Балаларның үзләре ярата торган балалар китаплары кирәк. Без аларны гел алып тордык, хәзер дә алабыз. Алар китапның рәсемнәренә, маҗаралы хикәяләренә кызыгып, шуның ни белән тәмамланганын белү өчен яратып укыйлар.
Дания Гайнетдинова. Тальян моңы яки сукачы малайлар. (Әзһәр Шакир)
Яшерен-батырын түгел, кайбер язучыларыбызның балалары да татарча белми. Ә сезнең кызыгыз Лиана да иҗат белән шөгыльләнә, китаплары бар, шигырьләр яза. Оныкларда да бу сәләт бармы?
Илназ оныгым бер көнне китабымны карады да: «Дәү әни, нишләп бу китапта мин дә юк? Мин дә шигырьләр язам бит», – ди. Язганнарын миңа күрсәткәне дә бар, телефон аша да сөйләп җибәрә. Аларны бик күп хуплыйм. Иҗат белән шөгыльләнсеннәр. Балалар телефон уеннары белән мавыгып, вакытларын бушка уздырмасын.
Балалар белән тапшырулар әзерлисез, эштән турыдан-туры оныклар янына чабасыз. Аларны йөзүгә, шахматка, тагын әллә нинди бихисап түгәрәкләргә йөртәсез. Шулай мәш килү сезгә һич тә картаерга ирек бирмидер, миңа калса.
Шулайдыр. Аякта – көч, йөрәктә дәрт барында, күкләрне күзәтә алганда, йөрергә дә йөрергә. Шуларга карап, дөньяның матурлыгына шатланып яшәргә насыйп булсын.
Укучыларны яңа елда (авт. – 2022 елда) ни белән шатландырырга уйлыйсыз?
Яңа китабым чыгарга тиеш. Анда минем документаль әсәрем, хикәяләр, парчалар кергән. Минем бөтен китабым үземнең рәсемнәрем белән бизәлеп чыга. Мин аңа бик шатмын. Укучыларым алып укыса, икеләтә шатлык булачак. Мин, гомумән, туган көн дигәнне өнәп бетермим, чөнки минем өчен һәр көн иртә белән күземне ачсам, аягым йөрсә, күзләрем күрсә – туган көн. Һәрберебезнең күңелендә җылы хисләр булсын. Бер-беребезгә матур итеп эндәшергә, сәламләшергә, киләчәктә дә шушы матурлыкны күреп яшәргә насыйп булсын. Балаларыбыз, оныкларыбыз исән-имин булсыннар, үзебезне сөендереп яшәсеннәр.
Дания Гайнетдинова парчалары (Көй өзелсә, нишләрсең) Укый Тәлгать Хаматшин
Дания Гайнетдинованың шигыренә язылган «Кыр казы» җырын Чулпан Йосыпова җырлый
Дания Гайнетдинова «Җанкай, хәлләрең ничек» шигыренә Тәлгать Вәлиев язган җырны Алмаз Гайфуллин җырлый
Дания Гайнетдинованың «Яшә, Казан» җырын (Тәлгать Вәлиев көе) Зиннур Нурмөхәммәтов башкара
Дания Гайнетдинованың «Әнкәм тора шәлен ябынып» җырын (Фәрит Хатыйпов музыкасы) Чулпан Йосыпова башкара
Дания Гайнетдинованың «Гомер чишмәсе» җырын (Мансур Хәсәнов көе) Айдар Фәйзрахманов җырлый