Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Зөфәр Низамов 72 яшендә вафат булган. Бу турыда Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Зөфәр Низамов 1949 елның 24 февралендә Казанда туган. 1973 елда Казан дәүләт төзелеш институтын тәмамлаган. Мәскәүдә «Сенеж» эксперименталь студиясендә шөгыльләнгән.
Ул Пущино, Лениногорск шәһәрләрен, Ленино-Кокушкино, Югары Ослан авылларын, Казанның «ЭВМ», «Радиоприбор», заводларын, Казанның үзәк мәйданын, Марий Элда Татар мәдәни үзәген һәм башкаларны бизәү өчен эшләр ясаган.