news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан прокуроры республика Арбитраж судының экс-судьясының милкен алуны таләп итә

news_top

Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов республика Арбитраж судының элекке судьясы Гадел Минаповның милкен тартып алуны таләп итә. Әлеге дәгъва судка җибәрелгән, дип яза «Татар-информ».

Бу таләпнең нечкәлекләре, шулай ук тартып алырга планлаштырылган милекнең суммасы да әлегә билгеле түгел. Якынча мәгълүматлар буенча, Гадел Минаповныкы булган берничә күчемсез милек объекты һәм автомобильләр турында сүз булырга мөмкин.

Ачык мәгълүматлар буенча, Гадел Минапов 1977 елның 25 апрелендә Казанда туган. 1999 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 2011 елдан Татарстан Республикасы Арбитраж суды судьясы вазифасында эшләгән, ә узган елда отставкага киткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар