Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан прокуратурасы ветераны Равил Усманов 56 яшендә вафат булган

news_top_970_100
Татарстан прокуратурасы ветераны Равил Усманов 56 яшендә вафат булган
Фото: Татарстан прокуратурасы

6 ноябрьдә Татарстан прокуратурасы ветераны Равил Усманов 56 яшендә вафат булган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы «Татар-информ»га хәбәр иткән.

Равил Усманов Казанның Идел буе районы прокуратурасында 1997 елда тикшерүче булып эшли башлый, аннары өлкән тикшерүче була.

2000 елның июлендә аны Азнакай шәһәр прокурорының урынбасары итеп куялар. 2011 елда ул, хезмәт еллары тулып, отставкага чыга.

«Татарстан Республикасы прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», – дип сөйләгән Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Равил Усмановны соңгы юлга озату 7 ноябрьдә 10. 00 сәгатьтә Азнакай моргы бинасы янында була. Аны Азнакай шәһәр зиратында җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100