Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Президенты атамасы «Рәис» дип үзгәртелә

news_top_970_100
Татарстан Президенты атамасы «Рәис» дип үзгәртелә
ТР Дәүләт Советы

Дәүләт Советы күпчелек тавыш белән Конституциягә үзгәрешләр кабул итте. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә, республика җитәкчесе «Президент» дип атала алмаячак.

Шулай ук Татарстанда суверенлык, гражданлык, республика парламенты депутатларының кагылгысызлыгы турында кануннар юкка чыгарыла. Прокурор республика җитәкчесе һәм парламенты белән килештерелмичә генә билгеләнәчәк.

2022 елның декабрендә депутатлар «Президент» вазифасын «Глава – Рәис» дип үзгәрткәннәр иде инде. Дәүләт Советындагы чыгышында Президент үзе дә катлаулы чорда тәкъдимне кабул итәргә, «президент» атамасын үзгәртүне хуплап чыгыш ясарга чакырды.

Ул вакытта кабул ителгән канунда бер искәрмә бар иде – яңа атама хәзерге Президентка кагылмый, аннан соң сайланачак республика җитәкчесе генә «Рәис» булачак. Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов 2025 елга кадәр, вәкаләтләре төгәлләнгәнче, «Президент» дип атала ала иде.

Парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әйтүенчә,өстәмә консультацияләрдән соң, күчеш чорыннан баш тартырга һәм «Рәис – Глава» атамасын хәзердән үк куллана башларга дигән карарга килгәннәр.

Конституциягә үзгәрешләр депутатларның яртысы диярлек (47 депутат) булган төркемнән тәкъдим ителгән. 73 депутат хуплап тавыш биргән, 9 – каршы, 1се тавыш бирмәгән.

Моннан тыш ниләр үзгәрә:

Татарстан «Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт» иде, хәзер ул берләшкән түгел, Россия составындагы дәүләт.

Татарстанда «суверенитетка ия булучы – аның күпмилләтле халкы» иде, хәзер хакимият халык тарафыннан гамәлгә ашырыла. 

«Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар» иде, хәзер – юк.

Сугышка кагылышлы маддә Конституциядән алына (15 маддә) («Татарстан Республикасы дәүләтләр һәм халыклар арасындагы бәхәсләрне хәл итү чарасы буларак көч куллануны һәм сугышны кире кага. Татарстан Республикасында сугышны пропагандалау тыела»).

Конституциядән Мәскәү белән вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамә турындагы маддә дә алына.

Татарстан Конституциясен (үзгәрешләр кертелгәнгә кадәрге) сылтамадан укый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100