Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Президенты Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты

Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

news_top_970_100
Татарстан Президенты Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты
Татарстан сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында мәктәптә укучыларның агулану очрагының сәбәпләрен ачыклауны таләп итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.“Татар-информ” Татарстанның Арча районындагы Казанбаш мәктәбендә балалар агулануын, 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүе турында хәбәр иткән иде.Балаларга беренчел диагноз - эчәклек инфекциясе куелган. Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә.Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә агулану турында 32 ашыгыч хәбәр кергән. Татарстанның Арча районындагы мәктәптә 30 бала, бер укытучы һәм Арча педагогия көллияте студентында эчәклек инфекциясе очрагы турында теркәлгән.Гадәттән тыш хәлне ачыклау максатыннан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре бригадасы эшли.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген үк Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышын уздырырга кушты. Комиссия булган хәлгә анализ ясаячак һәм зыян күрүчеләргә нинди ярдәм кирәген ачыклаячак. Татарстан Прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерү башлады. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.Прокуратура мәктәптә азык-төлек сыйфатын, ашатуны оештыруны тикшерәчәк. Шулай ук ризык әзерли торган савыт-сабага, продуктлар белән тәэмин итүче оешмаларга карата тикшерү эшләре башкарылачак.Арчада агуланган барлык балаларның сәламәтлеге уртача халәттә, тотрыклы. Дәваланудан соң, аларның хәле яхшырган. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиткерде.Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, министр балалар мәктәп ашханәсендә ашаганнан соң, Арча үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итүен әйткән. Аннан аларны Казанга Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.Внеочередное заседание комиссии РТ по предупреждению и ликвидации ЧССүз Казанбаш урта мәктәбенең 30 укучысы, бер укытучысы һәм бер баланың апасы турында бара. Аларга эчәклек инфекциясе диагнозы куелган. Барысында да охшаш симптомнар.Гадел Вафин Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар өчен өстәмә ятаклар урнаштырылуын, интенсив дәвалау баруын, анализларны белгечләр тикшерәчәген әйткән."Татар-информ" Рөстәм Миңнеханов, Арчада балалар агуланганнан соң, тиешле барлык чараларны күрергә кушты, дип хәбәр иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100