Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан поликлиникаларында кызамык, паротит һәм кызылчадан вакцина беткән

news_top_970_100
Татарстан поликлиникаларында кызамык, паротит һәм кызылчадан вакцина беткән
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Поликлиникаларда кызамык, паротит һәм кызылчага («Вактривир») каршы 3 компонентлы вакцина булмавы турында үз балаларына илкүләм календарь буенча прививка ясатырга алып килгән ата-аналардан билгеле булды. Аларга «препарат юк» дип әйткәннәр. Бу вакцина балаларга 2 тапкыр ясала: 1 һәм 6 яшьтә. Бу хакта «Республика Татарстан» журналисты Дарья Субботина яза.

Ачыкланганча, куркыныч авырулардан прививкаларны шәхси клиникаларда да табып булмый. «Республика Татарстан» газетасына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы көз көне препаратның аз кайтуын аңлаткан, шуңа күрә ул тиз беткән.

«Вакцина РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия җитештерүчесе дәүләт контракты нигезендә кайтартыла. Узган ел ахырында республикага планлаштырылганнан азрак препарат кайта. Җитештерүче мәгълүматлары буенча күп компонентлы вакцина хәзерге вакытта җитештерүдә. План буенча ул быел апрельдә кайтачак.

Препарат кайту белән, вакцинация үткәреләчәк. Ул булмаган очракта, вакцинация ясалырга тиешле пациентлар беркетелгән медицина учреждениесендә исемлеккә язып куела. Вакцинация графигын бозу, вакцинация планын үтәмәүдән тыш, сәламәтлек өчен нинди дә булса зыян китерми. Алга таба, препарат килгәннән соң, чистарту иммунизациясе үткәрелә.

Эпидемик күрсәтмәләр буенча (зарарлану очрагы ачыкланганда) кызылчадан бер компонентлы вакцина белән прививка ясала, ул бар», – дип хәбәр иттеләр Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Шулай да, графикның бозылуы зыян салмый, дигән сүзләр дөреслеккә туры килмәве бар. Чөнки Татарстанда кызамык авыруы очраклары 150 тапкыр арткан, ә чирнең йогуы 100% тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, поликлиникаларда Россия вакцинасы дефицитының бу беренче генә очрагы түгел. 2023 елның көзендә дә препарат вакытында килмәде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100