Узган төндә Татарстан өстендә пилотсыз оча торган аппарат бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы хәбәр итә. Гомумән алганда, узган төндә Россия төбәкләре өстендә дошманның 53 пилотсыз оча торган аппараты юк ителгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«18 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтән 19 ноябрьдә 8:00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Белгород, Воронеж, Курск, Липецк, Орёл, Ростов, Рязань, Смоленск, Тула өлкәләре һәм Татарстан Республикасы территорияләре өстендә Украинаның самолет тибындагы 53 пилотсыз оча торган аппаратын юк иткән», – диелә хәбәрдә.