news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан өстендә БПЛА бәреп төшергәннәр

news_top

Татарстан Республикасы өстендә пилотсыз оча торган аппарат (БПЛА) бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 7 октябрьдә Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтән 8 октябрьдә 08:00 сәгатькә кадәр Россия территориясе өстендә Украинаның самолет тибындагы 399 пилотсыз оча торган аппараты юк ителгән. Алар Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Курск, Липецк, Орёл, Оренбург, Пенза, Ростов, Рязань, Самара, Саратов, Смоленск, Тамбов, Тула һәм Ульяновск өлкәләре, Мәскәү төбәге, Башкортстан Республикасы, Кырым Республикасы, Татарстан Республикасы һәм Кара диңгез акваториясе өстендә юк ителгән.

8 октябрь иртәсендә Татарстанның җиде шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителгән. Кисәтү 7:04 сәгатьтә гамәлдән чыгарылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар