news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан онкологлары беренче тапкыр робот ярдәмендә яман шешле бөерне алган

news_top
Татарстан онкологлары беренче тапкыр робот ярдәмендә яман шешле бөерне алган
Фото: Республика клиник онкология диспансеры сайтыннан

Республика клиник онкология диспансеры (РКОД) табиблары беренче тапкыр робот ярдәмендә яман шешеле бөерне алган. Бу хакта онкология диспансерының сайтында хәбә ителә.

Пациентка 47 яшь. Башта ул республика клиникаларының берсенә мөрәҗәгать иткән, корсак куышлыгына КТ тикшерүе вакытында сул як бөердә шикле шеш табылган. Әмма төгәл диагноз куелмаган. Диагнозны ачыклау өчен, ир-ат РКОДка мөрәҗәгать иткән.

Өстәмә тикшеренүләр һәм биопсиядән соң диагноз расланган: бөердә яман шеш. Онкоурологлар командасы робот-ярдәмле технология кулланып операция ясау турында карар кабул иткән.

Операция уңышлы узган: зур кисемсез, минималь җәрәхәт белән, югары төгәллек белән – һәр адым тулысынча хирург контроле астында башкарылган, ул роботлаштырылган система белән идарә иткән.

Операциядән соң дүртенче көн узуга үк, пациент канәгатьләнерлек хәлдә өенә чыгарылган – тернәкләнү тиз һәм катлауланусыз үткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар