Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан офицеры тарихы: «Дошманның терәк пунктын ала, безнекеләрне камалыштан чыгара»

Татарстаннан майор Нияз Угледар, Волноваха һәм Изюмны саклауда катнашкан, ул 2022 елдан махсус хәрби операциядә һәм бүген дә алгы сызыкта хәрби бурычын үти. Казан артиллерия училищесын тәмамлаган, балачактан ук хәрби булырга хыялланган. Өйдә аны 2 улы һәм хатыны Алия көтә. Иренең батырлыклары турында ул «Татар-информ»га сөйләде.

news_top_970_100
Татарстан офицеры тарихы: «Дошманның терәк пунктын ала, безнекеләрне камалыштан чыгара»

Сугыш турындагы фильмнар карап, хәрби булырга хыяллана

Нияз Тәтеш районының Келәш авылында туып үскән. Балачакта ул актив рәвештә спорт белән шөгыльләнгән, ярышларда призлы урыннар алган һәм, сугыш турындагы фильмнар карап, хәрби булырга хыялланган. Балачак хыялы чынга ашты, хәзер ул – хәрби-сәяси эш буенча батальон командиры урынбасары.

Хәзер майор махсус хәрби операциядә, шуңа күрә аның хезмәте турында безгә хатыны Алия сөйләде.

«Аның эше сугышчыларыбызның югары әхлакый рухын күтәрү, хәрби бурычны үтәгәндә психологик тотрыклылык булдыру, шәхси составны мотивацияләүдән гыйбарәт. Аның бригадасы һәм батальоны шактый уңышлы һөҗүм итә – димәк, ул үз бурычын үти», – дип уртаклашты офицерның хатыны.

Нияз белән Алия инде 11 ел бергә, 4 һәм 10 яшьлек ике ул тәрбиялиләр.

Ниязның «Батырлык өчен», «Кыюлык өчен» бүләкләре, Суворов медале бар.

«Минем фотога лайк куйды да «әниегезгә кияү кирәкмиме» дип язып калдырды»

Алия ире белән очраклы рәвештә танышканнарын сөйли: булачак ире аның аккаунтын социаль челтәрдә тапкан.

«Минем фотога лайк куйды да «әниегезгә кияү кирәкмиме» дип язып калдырды. Миңа һәрвакыт форма кигән ир-атлар ошый иде, үзем дә Эчке эшләр министрлыгына керергә хыялландым, ләкин барып чыкмады. Безнең аралашу шулай башланды. Без берничек тә очраша алмадык – телефоннан аралаштык», – ди ул.

Ул чакта Алия – институтта, ә Нияз Казан артиллерия училищесында укыган. Ул училищеның соңгы укучыларының берсе була, тәмамларга өлгерми. Артучилищены ябалар, ә курсантларны Санкт-Петербургка күчерәләр.

«Инде Питерда аңа ял бирделәр – ул Казанга кайтты, һәм шул вакытта без 8 ай аралашу эчендә беренче тапкыр күрештек», – дип искә ала Алия.

Төньяк башкалада чыгарылыш кичәсе була. Нияз Алияне үзе белән вальс биергә чакыра, ләкин кыз бармый – курка, чөнки алар бик аз таныш була.

Хәрби шәһәрчектә тулай торакта яшиләр, ире еш командировкада була

Нияз Артучилищедан лейтенант дәрәҗәсен алып чыга. Барлык чыгарылыш укучылары кебек үк, контрактка имза куя һәм Ерак Көнчыгышка китә.

Тиздән телефоннан барган роман җитди мөнәсәбәтләргә әверелә башлавы аңлашыла, һәм Алия хәрби частька үзенең егете янына барырга карар кыла. «Өч көнгә барырга ниятләгән идем, ләкин 2 атнага калдым», – ди ул.

«Сәфәрдән соң ярты ел узды, декабрь иде, ул ялга кайтты һәм әти-әнисе белән танышырга чакырды. Шуннан соң ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мин әле студент, укуны тәмамларга ниятләгән идем, ләкин тәкъдимен кире кага алмадым. 11 гыйнварда без никах укыттык, ә 25 гыйнварда туй үткәрдек. Барысы да тиз булды, чөнки гыйнварда аңа частька кайтырга кирәк иде», – дип искә ала офицерның хатыны.

Алар хәрби шәһәрчектә тулай торакта яши, ире еш командировкада була. Алия шулай хәрбиләр тормышына күнегә.

«Беренче улыбыз тугач, иремне Байкал аръягына хезмәт итәргә күчерделәр. Анда мин балалар бакчасына бухгалтер булып эшкә урнаштым. Ябык хәрби шәһәрчектә яшәү гадәти кебек тоела иде. 2022 елда мин икенче улымны таптым. Олы улым миңа булышты, икенчесен карау беренче балага караганда җиңелрәк иде инде. Тормыш җайга салынды, барысы да яхшырды», – дип сөйли ул.

«Бик авыр булды – хәрби шәһәрчектә мин башка хатыннарның ирләрен озатуын күрдем»

Гаилә тормышының гадәти ритмы 2022 елда үзгәрә.

«Махсус хәрби операция башланганда ирем командировкада иде. 3 апрельдә аны кинәт частька чакырталар. Ул шалтыратты һәм тиздән өйдә булачагын әйтте. Әлбәттә, без бик шатландык. Ләкин икенче көнне үк ул үзен фронтка җибәрәчәкләрен хәбәр итте. Миңа бик авыр булды – хәрби шәһәрчектә яшәгәндә, мин башка хатын-кызларның ирләрен озатуын, һәлак булучылар турында хәбәрләр килүен күрдем. Бик авыр булды», – дип искә ала Алия.

Нияз өенә әйберләр алырга гына кайта, гаиләсе белән озак була алмый.

«Олы улыбыз махсус хәрби операциянең нәрсә икәнен бик яхшы аңлый иде, аның күпчелек дусларының әтиләре анда иде инде, шуңа күрә без әтисе кая барганын әйтмәдек, аның борчылуын теләмәдек», – дип сөйли офицер хатыны.

Иреннән беренче шалтырату 1 айдан соң була. Ир белән хатынны эчке элемтә буенча тоташтыралар, ярты минут сөйләшергә бирәләр.

«Сәлам, хәлләр ничек?» – «Барысы да яхшы, балалар ничек?» – бу сүзләр саф һава кебек тоела. Тора-бара Нияз ешрак шалтырата башлый, һәм Алия тынычлана төшә.

«Нәрсә генә булмасын, ул язарга яки шалтыратырга вакыт табарга тырыша»

Сугыш хәрәкәтләре зонасында беренче көннәрдә Нияз подразделениесе Изюм шәһәрен штурмлый. Бу хакта ул хатынына туган телендә хәбәр итә, шәһәр исемен «кипкән җимеш» сүзе белән алыштыра – дошман сөйләшүләрне тыңласа, дип.

Гаилә башлыгының тиз генә кайтмаячагы аңлашылгач, Алия балалары белән Казанга, туганнары янына күченә.

Бу вакыт эчендә аларның беренче очрашуы 1 елдан артык вакыт узгач була. Гаилә бу очрашуга ныклап әзерләнә, бу – алар өчен зур бәйрәм була.

«Ләкин вакыт бик тиз узды. Миңа аның ялы бер мизгел кебек үтеп киткәндәй тоелды, гәрчә ул 1 ай дәвам итсә дә», – ди офицерның хатыны.

Хезмәте турында Нияз күп сөйләмәсә дә, Алия тормыш иптәшенә никадәр авыр икәнен аңлый.

«Нәрсә генә булмасын, ул язарга яки шалтыратырга вакыт табарга тырыша. Мин моны аңлыйм», – дип өстәде ул.

«Миномет взводы уты белән коридор булдырдылар, аның буенча спецназ чолганыштан чыкты»

Изюмнан соң, Ниязның подразделениесы Угледарны штурмларга китә. Алар шәһәрне азат итүдә катнашалар һәм азат ителгән территориядә Россия флагларын күтәрәләр.

«Ирем сугышлар турында аз сөйли. Махсус хәрби операция башында 2022 елның июлендә Изюм юнәлешендә урманны штурмлаганнарын күптән түгел сөйләде. Ул вакытта спецназ дошман тылына керергә карар кылган – алар анда 1-2 терәк пунктны кулга төшергән. «Вэсэушниклар», үзләрен чолгап алганнарын аңлагач, резерв көчләрен безнекеләргә каршы чыгарган. Безнекеләр чолганышта калган, чыга алмаганнар. Шул вакытта Нияз сугышчылары миномет взводы уты белән «коридор» төзегән һәм спецназ шуның буенча камалыштан чыккан. Шулай итеп аларның гомерләрен саклап калганнар. Ирем моны «батырлык түгел» ди. Минемчә, кешеләрне коткарган очракта, бу – чын батырлык», – ди Алия.

Сугышларның берсендә майор кыйпылчыклар белән бик нык җәрәхәтләнә.

«Ул хезмәттәшләре белән биремгә китә, һәм алар дроннар утына эләккән. Бер кыйпылчык аның аягын үтәли тишкән. Шуңа да карамастан, ул өйгә кайтмаган, хезмәтен дәвам иткән. Ул вакытта аның хезмәттәшләре җитди җәрәхәтләнә, кемдер аяк-кулларын югалта. Ниязга бәхет елмайды, дип әйтергә була», – ди Алия.

Дошман дроннары атакасы астында миномет уты алып барганнар

Тагын бер бәрелеш Ниязның исендә кала – ул 2022 елның августында Угледар янында була.

«Алар бригаданың разведка батальонына алга барырга ярдәм итә. Дошман безнең миномет батареясына танктан, минометтан һәм иң куркынычы – 155 миллиметрлы гаубицадан ата. Шуңа да карамастан, алар дошманга каршы төгәл һәм өзлексез ут алып бара алган. АГСның ут позициясе һәм пулемет ноктасы юк ителә. Шуның аркасында разведчиклар төркеме дошманның терәк пунктын югалтуларсыз яулап ала», – дип сөйли офицерның хатыны.

2022 елның көзендә Нияз подразделениесе дошманның терәк пунктын ала, пехота кичекмәстән ныгый башлый.

«Шул вакыт дошман контрһөҗүм башлый – аларга бу терәкне югалтырга ярамый, чөнки ул стратегик әһәмиятле биеклектә була. Ләкин безнекеләр дошманга үз планын тормышка ашырырга ирек бирми. Аларның бер генә минометлары була, һәм шуның ярдәмендә алар атаканы кире кайтара, Украина кораллы көчләренең унлап солдатын юк итә», – ди Алия.

2023 елның гыйнварында, Угледар юнәлешендә һөҗүм барган вакытта, миномет батареясы мөһим бурычны үтәгән. Алар көненә 100дән 150 минага кадәр чыгарган.

«Аларга пехотага миномет ярдәме күрсәтергә кирәк иде. Ул чакта һавада дошманның пилотсыз очкычлары әйләнә, аларга эшләргә ирек бирмиләр, ләкин Нияз үзенең сугышчан иптәшләре белән утны туктатмый. Теләсә кайсы вазгыятьтә объектларга һөҗүм итәләр һәм пехотачыларга ярдәм итәләр», – дип сөйли ул.

Балалары һәм оныклары, әбине калдырып, Көнбатыш Украинага киткән

Нияз җирле халыкның безнең хәрбиләргә бик яхшы мөнәсәбәттә булуын, ярдәм итәргә һәм дәртләндерергә тырышуларын сөйли.

«Бервакыт ул карт әби ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәнен – телевизорны элеп куярга сораганын сөйләде. Алар ризалаша. Эшләгәндә, сөйләшә башлыйлар. Карчык үзенең инде 80 яшьтә булуын сөйли, аның барлык балалары һәм оныклары, сугыш хәрәкәтләре башлангач, Көнбатыш Украинага күчеп киткән, ә аны ялгыз калдырганнар», – дип сөйли Алия.

2023 елда Алиянең бертуган энесе һәм Ниязның әтисе алгы сызыкка китәләр – үз геройларын туган көне белән котларга, күчтәнәчләр тапшырырга телиләр. Ул чакта Ниязның подразделениесе нәкъ менә Волноваха өчен барган сугышларда катнаша.

Бу сәфәрдән соң абыйсы Алиягә дә барырга, балаларын да үзе белән алырга тәкъдим итә.

«Ирем анда балалар белән әле беркем дә килгәне булмавын әйтте. Мин, ярый, без беренче булыйк, дип уйладым. Каенананы да үзебез белән алып, бишәүләп юлга чыктык. Башта без Ростовка кадәр генә барырга теләгән идек. Ләкин ирем Мариупольдә тыныч, бернидән дә курыкмаска мөмкин булуын әйтте. Шулай итеп безнең сәфәребез озынайды. Юл җиңелләрдән түгел иде, ләкин барып җиттек», – дип уртаклашты ул.

«Бик куркыныч булды, бигрәк тә Мариупольдә – йорт хәрабәләре... Исемә төшсә, «каз тәннәре» чыга»

Алар бөтен гаиләсе белән Донецкины, Волноваханы узалар – сугыш нәтиҗәләрен күрәләр.

«Бик куркыныч булды. Бигрәк тә Мариупольдә – йорт хәрабәләре... Бу турыда искә төшерсәм дә, «каз тәннәре» чыга. Без төнлә килдек, ә иртән шәһәр тормышының кайнаганын күрдем. Кешеләр урамда йөри, кафе, кибетләр эшли. Үзәктә инде яңа йортлар төзелә, җимерелгән биналар, нигездә, шәһәр читендә. Мин бернинди шартлау тавышлары ишетмәдем. Миңа тынычрак булып китте. Без диңгезгә барып килдек, күп йөрдек, затлы рестораннарда ашадык – әйтерсең курортка килдек. Ирем белән бик күп сөйләштек – бу турыда искә төшерү бик җылы», – дип уртаклашты офицерның хатыны.

Шуннан бирле инде 7 ай узган. Ире әле ялга чыкмаган. Балалар әтиләрен өйдә бик көтә. Әтиләрен аларга бабалары алыштыра: мәсәлән, 23 февральгә бакчада кулдан ясалган бүләкне кемгәдер тантаналы рәвештә тапшырырга кирәк булганда.

«Олы улым әтисе белән булырга ярата, ирем аны еш кына үзе белән полигонга ала иде, без Байкал аръягында яшәгәндә техниканы күрсәтә иде. Ул хәзер дә хәрби тема белән мавыга. Озакламый бишенче класска бара һәм һичшиксез «Юнармия»гә керәчәк. Кечесе дә патриот булып үсә, хәрби җырлар, сугыш турында җырлар җырларга ярата», – дип сөйли ул.

Алия хәрби шәһәрчекне сагына һәм кабат кайтырга хыяллана. Бакчада бухгалтер булып түгел, тәрбияче булып эшләү өчен педагоглыкка укый башлый. Уллары да сагына, чөнки алар шунда үскән, хәрби һәм сугышчан техниканы күрергә күнеккән. Ләкин алар өчен иң мөһиме – әтиләре яннарында булу.

Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100