news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан мөфтие: «Корбан гаете – кешеләрнең тәкъвалык һәм Аллаһының рәхмәт тантанасы ул»

news_top
Татарстан мөфтие: «Корбан гаете – кешеләрнең тәкъвалык һәм Аллаһының рәхмәт тантанасы ул»
Фото: https://dumrt.ru

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады.

«Газиз милләттәшләрем!

Бүген, кояш баеганнан соң, Корбан бәйрәме җитә. Сезне ихластан якынлашып килүче шушы бөек гает белән тәбрик итәм!

Корбан гаете – кешеләрнең тәкъвалык һәм Аллаһының рәхмәт тантанасы ул. Корбан чалып без дә, Раббыбызның әмеренә чын күңелдән күнгән һәм Аның сынавын уңышлы үткән пәйгамбәрләр Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль (галәйһимәсәлам) кебек, Раббыбызның ихтыярына һәм Аның сүзенә буйсынуны күрсәтәбез. Корбаннан мохтаҗларга, туганнарга, күрше-күләнгә өлеш чыгарып, Аллаһыга биргән нигъмәтләре өчен шөкер кылабыз. Корбан гаетенең асыл мәгънәсе шуннан гыйбарәт: бу дөньяда Яралтучыбызның ризалыгыннан да кыйммәтрәк берни юк, һәм без Аңа тәвәккәл кылырлык, Аның хакына яраткан әйберләрне фида кылырлык дәрәҗәдәге тәкъвалыкка омтылырга тиеш.

Анабыз Гайшә (радыяллаһу ганһә) хәбәр иткәнчә, Аллаһ Илчесе ﷺ болай дигән:

«مَا ‌عَمِلَ ‌آدَمِيٌّ ‌مِنْ ‌عَمَلٍ ‌يَوْمَ ‌النَّحْرِ أَحَبَّ إِلَى اللَّهِ مِنْ إِهْرَاقِ الدَّمِ، إِنَّهُ لَيَأْتِي يَوْمَ القِيَامَةِ بِقُرُونِهَا وَأَشْعَارِهَا وَأَظْلَافِهَا، وَأَنَّ الدَّمَ لَيَقَعُ مِنَ اللَّهِ بِمَكَانٍ قَبْلَ أَنْ يَقَعَ مِنَ الأَرْضِ، فَطِيبُوا بِهَا نَفْسًا»

«Корбан гаете көнендә Адәм баласы кылган гамәлләрнең Аллаһка иң сөеклесе — корбан чалу. Чөнки (ул хайван) Кыямәт көнендә мөгезләре, йоны һәм тояклары белән (Аллаһ хозурына) киләчәк. (Хайванның) кан тамчысы җиргә төшкәнче үк, корбанны Аллаһы Тәгалә кабул итә. Шуңа күрә бу гамәлне ихлас күңел белән башкарыгыз!» (Сүнән Тирмизи, 1493).

Корбан гаете – ул хаҗ гыйбадәтләренең тәмамлаунуын хәбәр итүче бәйрәм дә. Бу мөкатдәс көннәрдә изге Мәккә җирләрендә Татарстаннан 1800 бәхетле кардәшебез сәфәр кыла. Мин республикабыз җитәкчелегенә хаҗны оештыруда булышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәм, чөнки шушы ярдәм белән 200 мөселман – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, шулай ук милләттәшләребезнең сәламәтлекләрен кайгыртып торсыннар өчен 20 табиб хаҗга җибәрелде. Барлык ватандашлырыбыз гыйбадәтләрне исән-сау һәм имин килеш башкара, аларны хәзрәтләр һәм медицина хезмәткәрләре озатып йөри.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мөбарәк гает көннәрендә Сезгә ихластан шуны телим: Аллаһы Тəгалə сезнең һәм безнең корбаннарны һәм гыйбадәтләр кабул итеп, безгә савапларын арттырсын һәм Үзенең ризалыгына ирештерсен! Гаиләләрдә бәрәкәт, иминлек булып, иман нуры балкып торсын! Бәйрәм белән!» диелә Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыккан мөрәҗәгатьтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар