news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан мөфтие көн саен телефонны бераз сүндереп торырга киңәш итте

news_top
Татарстан мөфтие көн саен телефонны бераз сүндереп торырга киңәш итте
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мөселманнарга көн саен билгеле бер вакыт аралыгында гаджетлар куллануны чикләргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин яшьләр алдында ачык лекция вакытында сөйләде.

«Мондый тынлык баш миенә мәгълүматны тәртипкә китерергә һәм төркемләргә мөмкинлек бирә. Ә баш миебез шалтыратуларны һәм хәбәрләрне көтеп торганда, ул нәрсәне дә булса ятлый һәм истә калдыра алмый», – диде мөфти.

Шулай ук Сәмигуллин баш мие эшчәнлеген даими рәвештә стимуллаштырып торырга кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, моны эшләмәсәң, вакыт узу белән баш мие эшчәнлеге йомшарачак.

«Шуңа күрә баш миен даими эшләтү мөһим: текстлар ятларга, хәтерне үстерергә, игътибарны күнектерергә кирәк», – дип өстәде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар