news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан мөфтие: «Гашүрә көнен олылау өчен, Рәсүлебез ураза тотарга кушкан»

news_top
Татарстан мөфтие: «Гашүрә көнен олылау өчен, Рәсүлебез ураза тотарга кушкан»
Фото: https://dumrt.ru

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашүрә көне уңаеннан мөрәҗәгать итте. Ул 24 июнь - Гашүрә алды көне булуын искәртте.

Аллаһы Тәгалә бу көндә бик күп пәйгамбәрләргә җиңү биргән һәм дошманнардан коткарып калган. Гашүрә бөтен кешелек дөньясына сабак бирә: пәйгамбәрләрнең иманы нык, тәвәккәллеге көчле булганга, Раббыбыз аларга Үзенең ярдәмен җибәргән. Гашүрә көнен олылау өчен, Рәсүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм мөселманнарга ураза тотарга кушкан.

Ибне Габбастан, аннан һәм аның атасыннан Аллаһ риза булсын, хәбәр ителә:

«Рәсүлебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм Гашүрә көнендә һәм Рамазан аенда ураза тотарга омтылган кебек омтылганын башка бер көндә дә күрмәдем». (Бохари һәм Мөслим)

Шуның белән бергә, бу уразаны Гашүрәдән бер көн алдан яки бер көн арттан өстәп тотарга кирәклеге турында да хәдисләр бар. Быел Гашүрә көне уразасы көннәре 24-25 июньгә яки 25-26 июньгә туры килә.

Аллаһ Раббыбыз безгә алдагы көннәрне гыйбадәттә үткәрү өчен көч һәм мөмкинлекләр бирсен, диелә Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыккан текстта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар