news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан мөфтие: «Барлык эшләребездә сөннәткә таянсак, бәла-казалардан имин булырбыз»

news_top
Татарстан мөфтие: «Барлык эшләребездә сөннәткә таянсак, бәла-казалардан имин булырбыз»
Фото: https://dumrt.ru

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәүлид ае якынлашып килү уңаеннан мөрәҗәгать итте. Әлеге текст Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.

«Бүген, кояш баю белән, мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае, яки сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән Мәүлид ае җитә.

Быел Мәүлид ае, изге җомга белән башланып, җомга белән тәмамланачак. Ә Аллаһның Илчесе салләллаһү галәйһи вә сәлләм кояш чыга торган иң яхшы көн – җомга дип әйткән. Пәйгамбәрнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм бу һәм башка сүзләре, үгет-нәсыйхәтләре, үрнәге – барысы да мөэмин-мөселманнар иярергә тиешле хак юлдыр, Коръәннән соң ислам нигезләренең берсе булган Сөннәт. Аллаһ Тәгалә Мөхәммәдне салләллаһү галәйһи вә сәлләм бөтен галәмнәргә рәхмәт буларак җибәргән һәм кешелек өчен һәр нәрсәдә өлге итеп куйган. Һичшиксез, әгәр без барлык эшләребездә сөннәткә таянсак, бәла-казалардан имин булырбыз һәм ике дөнья бәхетенә ирешербез.

Коръәндә әйтелә:

وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيُعَذِّبَهُمْ وَأَنتَ فِيهِمْ

«Син араларында булган чакта, Аллаһ аларны җәзаламаячак» («Әл-Әнфәл» сүрәсе, 33 нче аять).

Бу аятьне ишеткәч, үзеннән-үзе сорау туа: безнең арада Рәсүелебез салләллаһү галәйһи вә сәлләм булмагач, хәзерге заман мөселманнарына, Аллаһы Тәгаләнең ярлыкавына ничек ирешергә соң?

Җавап бик гади: сөннәте яшәсә, мөселман дин кардәшләребез «әһле сөннәт» юлыннан атласа, аның тәгълиматыннан һәм яшәү рәвешеннән язмаса, бу Пәйгамбәрнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм безнең арада икәнлеген аңлатачак.

Кадерле дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид аенда Пәйгамбәргә салләллаһү галәйһи вә сәлләм салават әйтү, аның сирасын (тормыш юлын) өйрәнү, үзе һәм аның гүзәл сыйфатлары турында вәгазьләр тыңлау, аның пәйгамбәрлек иткән вакытларын һәм аның шул бөек чорда булган гаҗәеп вакыйгаларны һәм могҗизаларны искә төшерү дөрес санала.

Бу күркәм чаралар халык арасында Мөхәммәдкә салләллаһү галәйһи вә сәлләм һәм аның сөннәтенә карата мәхәббәт тәрбияли, хак ислам кыйммәтләрен саклый һәм бөтен кешелек дөньясы өчен уртак булган мәңгелек әхлакый төшенчәләр – мәрхәмәт, гаделлек, гыйлемлелек, ата-ананы кайгырту, хатын-кызларга хөрмәт, балаларны сөю, күршеләр белән татулык турында искә төшерә.

Аллаһы Тәгалә безгә мөкатдәс әфәндебез, кешелеккә җибәрелгән соңгы Рәсүлебез, адәм балаларын гөнаһтан дәвалаучы һәм һидаятькә юнәлтүче, Кыямәт Көнендә барлык мөселманнар өчен шәфәгать кылучы, бу дөньяда хөрмәтлеләрнең иң хөрмәтлесе һәм бакыйлыкта иң мәртәбәле зат Мөхәммәд Мостафаның салләллаһү галәйһи вә сәлләм пакь Сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп итсен. Әмин», диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар