news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан Милли архивын утыз елга якын җитәкләгән Людмила Горохова вафат

1986-2015 елларда Людмила Горохова Татарстанның Милли архивының директоры була.

news_top
Татарстан Милли архивын утыз елга якын җитәкләгән Людмила Горохова вафат
https://arhiv.tatarstan.ru

Татарстан Милли архивының элеккеге директоры, оешманы утыз елга якын җитәкләгән Людмила Горохова 6 мартта вафат булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Людмила Васильевнаны хезмәттәшләре зыялы, мәрхәмәтле, таләпчән һәм гадел җитәкче буларак истә калдыра. Ул һәрвакыт хезмәттәшләренең һөнәри үсешен кайгыртты», — диелә Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты хәбәрендә.

Людмила Горохова Мәскәү Тарих-архив институтын тәмамлагач ук, 1966 елда Татарстан архивына эшкә урнаша. Өч елдан соң ул документларны куллану бүлегенә күчә һәм архив директоры урынбасары вазифаларын үти башлый.

1986-2015 елларда Людмила Горохова Татарстанның Милли архивының директоры була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар