Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 29 октябрьдә башлана һәм 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәм көннәрен дә исәпкә алганда, укучылар 11 календарь көн ял итәчәк. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
2026/2027 уку елы өчен каникуллар вакытын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән. Бердәм график укучыларның ял вакытын оешкан рәвештә үткәрү, аларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү, шулай ук каникул чорында чараларны бердәм план нигезендә үткәрү максатыннан төзелгән.
Министрлык тәкъдимнәре буенча, кышкы каникуллар 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк — барлыгы 11 календарь көн. Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар 13–21 февральдә, язгы каникуллар 27 марттан 4 апрельгә кадәр булачак. Аларның һәркайсы 9 календарь көн тәшкил итә.
Җәйге каникул башлану вакыты һәр белем бирү оешмасының уку графигы белән билгеләнә. Аларның гомуми дәвамлылыгы ким дигәндә 8 атна булырга тиеш. Уку елы 26 майда тәмамлана. 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен уку елының төгәл тәмамлану вакыты Россия Мәгариф министрлыгы раслаган дәүләт йомгаклау аттестациясе расписаниесенә бәйле, диелә хәбәрдә.