Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан мәктәбендә кечкенә малайларны кыйныйлар, дигән видео таралды

news_top_970_100
Татарстан мәктәбендә кечкенә малайларны кыйныйлар, дигән видео таралды

«Чүпрәле районының Иске Чокалы авылы мәктәбендә дедовщина күренеше» дигән видео чыкты. Видеода бер зур малай ике кечкенә баланың эченә китереп суга, алар урталай бөгелеп төшә. Бу күренешне видеога төшереп торучы да булган.

Бу видео ата-аналар төркеменә эләккән. «Маш ипташ» телеграм-каналы язуынча, анда кайберәүләр балаларын беренче генә кыйнамауларын, моны укытучылар да белүен, әмма күз йомып килүләре турында яза.

Мәктәп директоры Илгат Хәйретдинов бу видео турында «балалар күңел ачкан – социаль челтәрләр өчен фильм төшергән» дип аңлаткан. Аның сүзләренчә, видеода кече сыйныф укучылары юк: барлык «актерлар» да 8 һәм 9 сыйныфларда укый. «Алар шулкадәр шәп уйныйлар, хәтта авырта да», – дип яза телеграм-канал.

Соңрак, бу хәлгә карата Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында чаралар күрелүе билгеле булды. Анда, министр кушуы буенча, эшче комиссия төзелгән. Ул видеога төшерелгән фактларны тикшерәчәк. Аның нәтиҗәләреннән чыгып, тиешле карарлар кабул ителәчәк. Бу мәсьләне мәгариф министры Илсур Хадиуллин шәхси контроленә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100