Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
Рамазан-шәриф ае башланырга ике ай кала, Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәтү курслары башлана. Дәресләр программасы Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.
Курслар 2026 елның 1 декабреннән һәм 2027 елның 7 февраленә (Рамазанга) кадәр дәвам итә.
Курслар була торган мәчетләр исемлеге:
- Казанның «Рәшидә» (Казан ш., Чәчәкле ур., 24), «Гаилә» (Казан ш., Җәүдәт Фәйзи ур., 2), «Әниләр» (Газовая ур., 18), «Ал таң» (Казан ш., Имәнлек ур., 2В), «Иман нуры» (Дорожная ур., 32), «Казан нуры» (Казан ш., Фатих Әмирхан ур., 3, корп. 2), «Әхмәдзәки» (Яңа Осиново тыкрыгы, 16а), «Нурислам» (Казан ш., Муса Бигиев ур., 36), «Ризван» (Казан ш., Хөсәен Мәүлетов ур., 48а), «Рауза» (Казан ш., Сеченов ур., 21), «Рамазан» (Питрәч районы, Званка авылы, Күл буе ур., 18), Питрәч районының Яңа Шигали авылында урнашкан Габдрахман ибн Гауф исемендәге мәчет һәм Мамадыш мәдрәсәсе (Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 8/28).
Апанай мәдрәсәсенең тарихи бинасында (Шиһабетдин Мәрҗани ур., 28) хатын-кызлар өчен аерым төркемнәр оештырыла.
Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләре алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп әлифбасын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.
- Рамазан ае – Коръән иңә башлаган ай, шунлыктан Рамазан аен Коръән укып үткәрү кабул ителгән.
Курсларга язылу өчен түбәндәге телефон номерларына ватсапка язарга мөмкин: +7 995 941‑30‑53 (ир-атлар) һәм +79083430190 (хатын-кызлар).