8 августта Бөгелмәдә мини-футбол буенча Татарстан мәчетләре арасында Бөгелмә шәһәре һәм районы башлыгы кубогына турнир узачак. Ярышларны Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте оештыра. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.
Турнирның максатлары һәм бурычлары – мөселманнарны активлыкка тарту, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен үстерү һәм ныгыту, физик культураны һәм спортны пропагандалау.
Ярышларда Татарстан Республикасы мәчетләренең җыелма командалары катнаша ала. Турнир «Гәүһәр» мәчете футбол кырында мини-футбол кагыйдәләре буенча узачак, жирәбә салу 09:00 сәгатьтә башлана.
Җиңүче команда – кубок һәм 1 нче дәрәҗә диплом, ә алдынгы урыннар яулаган командалар призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк, диелә хәбәрдә.